«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Быел Татарстанда иң югары хезмәт хакы алучылар - курьерлар булган

2025 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителүче белгечләр – курьерлар булган.

Аларга тәкъдим ителгән медиан хезмәт хакы 144 мең сум тәшкил итә, дип яза «Татар-информ».

Хезмәт хакы күләме буенча икенче урында машина йөртүчеләр – 140 мең сум (узган ел белән чагыштырганда 29 процентка күбрәк). Төрле эш башкаручыларга уртача 102 мең сум тәкъдим итәләр (үсеш – 23 процент).

Шул ук вакытта, 11 ай нәтиҗәләре буенча, иң кирәкле белгечләр сату буенча менеджерлар булып чыкты. Алар өчен 21,5 мең вакансия урнаштырылган. Гәрчә сорау зур булса да, эш бирүчеләр аларга 98 мең сум гына түләргә әзер (үсеш – 17 процент).

Тәкъдимнәр саны буенча икенче урында – сатучылар һәм кассирлар (18,6 мең вакансия), өченче урында – call-үзәк операторлары (12,3 мең вакансия). Аларга тиешенчә 52,1 мең (үсеш – 6 процент) һәм 51,5 мең (үсеш – 14 процент) сум тәкъдим ителә.

Чагыштыру өчен: бу чорда курьерлар өчен – 6,1 мең, машина йөртүчеләр өчен – 9,9 мең, ә төрле эш башкаручылар өчен 7,7 мең вакансия урнаштырылган.

Сүз уңаеннан, «Идел» сайтында бер көн курьер булып эшләп караган Илназ Йосыпов язмасы чыккан иде:

«Курьер булып эшләү җиңелме? – минем тәҗрибә»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое