«Минем актёр булачагым кечкенәдән үк билгеле иде», – ди Рәүф Шакиров.
Күпләрегез бу мөлаем, чибәр егетне танып беләдер – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли ул. Театрда әле беренче сезонын гына булуына карамастан, истә калырлык рольләре инде бар. Алар хакында соңрак сөйләшербез, әлегә үзе белән танышыйк!

Рәүф Шакиров 2002 елның 31 окт ябрендә Минзәлә районының Кадрәк авылында туа. 2024 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2024 елның сентябреннән эшли.
– Минем балачагым Минзәлә районында ү тте. Әти-әнием авылда яши, ләкин алар мине 3 сыйныфтан кадет мәктәбенә бирделәр. Анда мин Роза Биктаһирова җитәкләгән бию түгәрәгенә йөри башладым. Без кадет вальсын өйрәнеп, Казанга чыгыш ясарга бардык. Сәхнәгә тартылуым шулай башланды дисәм дә була. 11 сыйныфта укыганда безнең мәктәпкә элек Минзәлә театрында эшләгән актёр Ленар Миңнемуллин килде. Аның ярдәме белән үземне сәхнәдә дөрес тотарга өйрәндем. Актёр булырга хыялланганымны белгәч, ул миңа Казан театр училищесына укырга керергә киңәш итте.
– Ни өчен нәкъ менә актёрлыкк а тартылдың икән?
– Минем актёр буласым балачактан билгеле иде инде, гомумән, үземне башка һөнәрдә күз алдыма да китермим. Мәктәптә укыганда «Кем буласың?» дигән сорауга, үземә зур ышаныч
белән «актёр» дия идем. Ә болай, уйласаң, 2 сыйныфка кадәр ЮХИДИ хезмәткәре булырга җыенып йөргән кеше мин. (Көлә). Әтинең туган ягы Чирмешәнгә кайтканда юлда торганнарын күрсәм, шундук елый башлый идем. Нигәдер алар әтине алып китәләр дип курыкк анмын. Янәсе, үзем ЮХИДИ хезмәткәре булып эшләсәм, алай усал булмас идем дип уйлый идем.
– Әти-әниең театр юлын сайлавыңа ничек карады?
– Алар минем театр училищесына керүемне уңай кабул итте, гомумән, гаиләм минем теләкләремә каршы килми, гел ярдәм итәләр. Гаиләдә без өч малай: Илгиз абыем – юл төзүче, Сәйдәш абый табибка укыды. Ә мин Казан театр училищесында Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров курсында укыдым.
«ҺӘМ БЕРКӨННЕ РЕЖИССЁР ҮЗЕ ШАЛТЫРАТТЫ...»
– Курсташларың Айрат Шамс, Инсаф Хәләүтдинов, Эльвина Кәримованы беләбез. Алар белән студент чакта булган кызык хәлләрне исеңә төшер әле!
– Өченче курс ахыры иде. Сес сия бара. Без мәш килеп «Бәйрәм белән, кызлар» спектакленең беренче актын куярга әзерләнәбез. Сәгать төнге бердә спектакльгә кирәкле ак зур кубның каркасын җыйдык та, Инсаф белән Айрат аны сәхнә янына илтеп куйды. Мин, бераз шаярасым килеп, «Моңа утырсаң ничек булыр икән?» дип, куб эченә кереп утырдым. Егетләр белән көлешеп туктагач, инде чыгар вакыт җитте. Чыгып кына булмый бит! Төнгә чаклы бергә җыйган кубны аркам белән ватарга туры килде. Айратның мине сүккәнен әле дә хәтерлим. (Көлә).
– Бергә укысагыз да, син театрга соңрак килдең кебек? Ничек алай килеп чыкты ул?
– Кариев театрына килеп эләгүем җиңел булды димәс идем. Студент вакытта киләчәктә кайсы театрда эшләргә теләвеңне барыбер уйлыйсың бит инде ул. Ә Кариев театры труппасы белән без укыганда ук таныштык, алар безне бик җылы кабул итте. Дүртенче курс башында Айрат белән Инсафны эшкә чакырдылар. Ул вакытта «Нигә мине дә чакырмадылар икән?» – дип борчылдым. Аннары театрның баш режиссёры Ренат Әюпов белән сөйләшә, үземне күрсәтә башладым. Укуны тәмамлагач, бер мәктәпкә укытучы булып эшкә керергә йөргәндә, Ренат абый эшкә чакырып шалтыратты. Һәм шул сөйләшү минем язмышымны хәл итте…

ХӘБИБРАХМАН ҺӘМ ЕВГЕНИЙ ОНЕГИН
– Сине кайсы спектакльләрдә күрергә мөмкин?
– Бу сезон эчендә биш ролем булды. «Умырзая»да – Хәбир Минзилинский, «Куркак Батыр»да – Гриф, «Кар иле патшабикәсе»ндә – Кай, «Габдулла – яктылык»та – Фатих Әмирхан, «Позывной Татарин»да – Фәнис. Һәр ролем кадерле, әмма иң яраткан образларым – Хәбир белән Фәнис. Хәбир Минзилинский роле пьесада юк, Ренат абый әйтүенчә, ул – заманында Рәшит Ваһаповның күчмә труппасында эшләгән комедияле артистлардан җыелган образ. Фәнис роле исә миңа үземне башка яктан ачарга мөмкинлек һәм яңа актёрлык мәктәбе бирде. Ул шактый авыр, әмма тормышчан роль.
– Тапталган сорау булса да бирим инде: уйныйсы килгән ролең бармы?
– «Беренче театр» пьесасында Хәбибрахманны, рус әдәбиятыннан Евгений Онегинны уйнар идем. Лирик, романтик персонажлар да кызыксындыра.
– Якыннарың син уйнаган спектакльләргә киләме?
– Әти-әнием берсен дә калдырмый, бу сезонда һәр премьерага беренчеләрдән килеп, фикерләрен әйттеләр. Минзәлә ерак булу сәбәпле, авылга елына бер-ике генә кайтам. Шул ике кайтканда да туган ягымнан җылылык, рәхәтлек алам. Премьера вакытында әти-әнием шул җылылыкны үзләре белән алып килә.
«УЧИЛИЩЕ КОРИДОРЫНДА ЧӘЧНЕ ПЕЛӘШКӘ АЛДЫРДЫМ»
– Кәефеңне төшерү җиңелме?
– Бик авыр. (Көлә). Кайчагында бер-ике сүздән дә кәеф төшә анысы, ләкин күп очракта мин шаярып-көлеп йөрим. Кеше миннән уңай энергия алса, минем дә күңел күтәрелә. Үзем мин йомшак күңелле, әмма тиктомалга елап йөрмим инде. Минемчә, кайчак авыр эштән соң кайтып, бер-ике бөртек күз яше төшереп алсаң да куркыныч түгел.
– Чәчләрең турында сөйләшик әле, алар үзләре шундый бөдрәме?
– Әтиемә рәхмәт – аның чәчләре яшь чагында бөдрә булган, шул миңа да күчкән. Чәчләремне бик карыйм димәс идем, алар үз тормышы белән «яши». Киптергәндә генә авыр. Гомумән, чәчем миңа бик ошый, химия дә сөртмим, турайтмыйм да, бары тик көн саен юып торам. Миннән еш кына чәчемне тотып карарга сорыйлар, мин рөхсәт итәм инде. Чәчкә бәйле бер кызык хәл искә төште. Икенче курста Тукай турында спектакль чыгарганда, мин бәләкәй Тукайны уйнарга тиеш идем. Зөлфәт абый миңа чәчне пеләшкә алырга кушты. Ләкин мин аны мөмкин кадәр суздым һәм алдырмадым. Зөлфәт абый инде ачулану катыш язгач, курсташым Инсаф (Һидиятуллин – Авт.) училище коридорында машинка белән «көдрәләремне» кыркып аткан иде. Ни гаҗәп, хәзер шул чорга кайтасым килә, сагындырган.

«АШАРГА ПЕШЕРЕРГӘ ЯРАТАМ»
– Театрдан тыш ниләр белән шөгыльләнәсең?
– Минем театрдан тыш вакыт күп калмый, дөресен әйткәндә. Видео һәм фотомонтаж белән кызыксынам. Аннары ашарга пешерергә яратам. Пешерү процессында тынычланам, фантазиягә биреләм. Мин рецепт буенча пешермим, тоемлавыма таянам. Ризыкларым белән театрдагыларны сыйлыйм яки кунакка чакырам – аларга бик ошый: «Бу синең талант!» – диләр.
Шулай ук ялларымны «Сәләт»тә үткәрәм. Үзем анда беренче тапкыр 2015 елда барган идем. «Сәләт»тә чын дуслар таптым, сәләтемне ача алдым. Мин уй- борчуларымны шәһәрдә калдырып киләм дә, монда рәхәтләнеп ял итәм. Ун ел эчендә «сәлкеш»тән башлап «башҗитәк»кә кадәр мендем. 2022 елдан соң өч елга тукталып торган идем, быел менә кире
кайттым. Балаларның ышанычы, елмаюы сагындырган. Рәүф белән әңгәмәбезнең «Сәләт» турында сөйләшү белән тәмамлануы юкка түгел, билгеле. Ул балаларга актёрлык осталыгы дәресләре бирү белән мәшгуль иде. Августта инде, хәл җыеп, кабат театр тормышына кайтачак һәм яңа сезонда да шәп рольләре белән сөендерәчәк.
Фотолар авторы: Гөлназ Шәрипова
Нет комментариев