«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Хәзерге заман «Татар кызы» нинди булырга тиеш?

Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең көчле командасы белән таныштырабыз!

Аларның һәрберсе диярлек башта үзен катнашучы яки волонтёр буларак сынаган. Хәзер инде үзләре оештыручы ролендә. Алар белән 14 еллык тарихы булган бәйгенең соңгы елларда нинди үзгәреш кичерүе, әһәмияте һәм татар кызлары турында сөйләштек. Әлеге материал «Идел»нең август санында чыкты.

ҮЗЕҢӘ БАШКА ЯКТАН КАРАУ ТУРЫНДА

Халыкара Татар кызы бәйгесе дирекциясенең Башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин:

– Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясен узган елдан башлап җитәклим. Әмма бу проектта беренче тапкыр 2017 елда волонтёр буларак катнашкан идем. Шул чакта ук мин бу чараның гадәти бәйге генә түгел, ә яшьләрне берләштерә, милли горурлык хисе уята торган көчле платформа икәнен аңладым.

Шул мизгелдән башлап, «Татар кызы» минем тормышымда аерым урын алды. Төрле елларда төрле рольдә катнашып тәҗрибә тупладым. Милли проектларны күреп, үзем дә идеяләр белән яна башладым. Хәзер шул юл мине дирекцияне җитәкләүгә китерде.

Әлбәттә, башта җиңел булмады, чөнки бу эш – зур җаваплылык. Ләкин мин моны эш дип түгел, ә тормышымның бер өлеше, үз миссиям дип кабул иттем. Бу эш минем өчен фәкать административ вазифа гына түгел, ә йөрәктән чыккан хезмәт.

«Татар кызы» бәйгесенең бүгенге дәрәҗәгә җитүендә күп еллар дәвамында проектны җитәкләгән Гүзәлия Гыйниятуллинаның өлеше зур. Аның тырышлыгы, энергиясе һәм милли эшкә бирелгәнлеге бу платформаның үсешенә ныклы нигез салды. Мин бу эшне дәвам итүне зур җаваплылык кына түгел, ышаныч дип тә кабул итәм.

– «Татар кызы»нда катнашучы кызлар арасында көндәшлек көчлеме? Ниндидер конфликт, бәхәсле моментлар чыкканы бармы?

– Бу сорауны еш бирәләр! Бәйге дигәч, күпләрнең күз алдына кинофильмдагыча интрига, көнләшү, «таҗ өчен көрәш» килеп баса. Ә чынбарлыкта барысы да башкача. Әйе, һәр кыз үзен күрсәтергә тырыша, һәркайсының максаты – лаеклы чыгыш ясау. Ләкин бу – иң беренче чиратта уртак юл: кызлар бер-берсенә булыша, бергәләп репетицияләр ясый, бизәнергә, бәйгегә әзерләнергә ярдәм итешә.

Кызларның дуслыгы еллар буе дәвам итә. Бәйге беткәч, алар бер-берсен туйларына чакыра, проектларда бергә катнаша. Шуңа күрә без моны бәйге дип түгел, зур бер гаилә очрашуы дип кабул итәбез.

– «Татар кызы» исемен алу киләчәктә кызларга ничек тә булса ярдәм итәме?

– Иң беренче чиратта, бу проект кызларны үзләренә башка күз белән карарга өйрәтә. Кемдер моңарчы сәхнәдә чыгыш ясарга курыккан булса, финалдан соң моңа башкача карый. Кемдер татарча сөйләшергә оялган булса, хәзер милли проектлар алып бара. Ягъни, катнашу барышында кызлар «Мин булдыра алмыйм» дип уйлаган нәрсәләрне дә эшләп, үзләренә киресен исбатлый. «Татар кызы» исеме – үзе бер зур ышаныч күрсәткече. Бу исемне йөрткән кызларны еш кына төрле чараларга чакыралар, аларга проектларда катнашырга, интервью бирергә, башка яшьләргә үрнәк булырга тәкъдим итәләр. Һәм әлбәттә, шуны ассызыклап үтәсем килә: Россия төбәкләре, чит илләрдән килгән кызларыбыз бәйгедән соң киләсе елда узасы төбәк финалларын оештыруда аерым көч куя.

КОМАНДА ТУРЫНДА

Азилә Сәлахова – программа директоры, Татарстан Республикасы «Татар кызы – 2019» җиңүчесе:

Мин үзем Чаллыдан. «Татар кызы»на кадәр «Сабан туе гүзәле» бәйгесендә катнаштым. Соңрак «Татар кызы»нда Яр Чаллыны тәкъдим иттем. Хәзер инде мин бәйгенең программасын әзерләүдә җаваплы. Без программага кызларны бәяләр өчен төрле сынаулар гына түгел, республикабыз, тарихыбыз, татар дөньясы белән танышу өчен очрашулар, кичәләр дә кертергә тырышабыз.

Гадәттә, ел саен ярымфиналда уза торган аш-су, кул эше, иҗади этапларда без кызларны «иң яхшы токмач кисүче», «иң матур изү ясаучы» яки «иң матур биюче» буларак кына түгел, үзара мөнәсәбәтләрен, ярдәм итүләрен дә күзәтәбез.

ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫЧ ТУРЫНДА

Энҗе Габдуллина – куратор, Татарстан Республикасы «Татар кызы – 2022» җиңүчесе, Халыкара «Татар кызы – 2024» финалисты:

«Татар кызы» бәйгесен берничә ел дәвамында күзәтсәм дә, 2022 елда гына Казан этабында катнаштым. Казан этабы башка зона этапларында катнаша алмаган Казан шәһәре һәм башка районнардан булган кызлар өчен аерым үткәрелә. Шулай итеп, мин ярымфиналга, аннары Татарстан этабы финалына үттем. Гран-Прига лаек булуым көтелгән дә, көтелмәгән дә иде. Бәйгегә үзеңне ничек күрсәтергә кирәклеген барыбер аңлап барасың бит инде. Бәйгегә ел саен көчле кызлар килә. Хәзер инде эчке кухнясын аңлаган кеше буларак, мин көчле якларын аерам.

«Татар кызы» бәйгесе дирекциясендә быел беренче тапкыр оештыручы буларак катнашам. Мин матбугат чаралары белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтә өчен җаваплы.

«Татар кызы нинди булырга тиеш?» дигән сорауны өнәмим. Хәзерге заман татар кызының үз фикере бар һәм ул аны әйтергә курыкмый. Ул туган телен яхшы белә, иркен сөйләшә. Хәзерге заманда хатын-кыз бары тик гаилә учагын сакларга тиеш дип тә әйтә алмыйм, чөнки татар хатын-кызы да үзен төрле өлкәләрдә профессионал итеп күрсәтә һәм үзе сайлаган юлда бәхетле була ала. Гаиләме ул, эшме – барысы да индивидуаль. «Татар кызы» бу очракта үзеңә ышаныч, ачылырга, үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бирә.

«ҺӘР КАТНАШУЧЫ ТӨРЛЕ, ӘММА МАКСАТ – БЕР»

Айгөл Котдусова – куратор, Татарстан Республикасы «Татар кызы – 2021» җиңүчесе:

«Татар кызы» турында мин социаль челтәрдән белеп алдым, ул вакытта мин Алманиядә идем, беренче тапкыр хәйран озакка кителгән иде – илемне, якыннарны шундый сагынган чак.
Шул елда бәйгедә Саба районыннан катнашкан танышым миңа бәйге турында барысын сөйләп бирде. Нәтиҗәдә, мин «Халык мәхәббәте» номинациясенә һәм «Татарстан Республикасы Татар кызы – 2021» исеменә лаек булдым.

Әлеге бәйгедә үземне күп өлкәләрдә сынап карадым: катнашучы, оештыручы, жюри, сәхнә артында ярдәм итеп торучы, катнашучы кызларның дусты. Узган ел һәм быел мин – куратор ролендә. Бәйгедә кызлар белән элемтәдә булу – минем төп вазифам, бәйгене оештыру моментларында барлыкка килгән кайбер сорауларда шулай ук ярдәм итәм. Проектта катнашучы кызлар күп, алар һәрберсе дә төрле, кемдер күбрәк спорт ягыннан, кемдер иҗади яктан, кемдер белем ягыннан көчле. Татар кызы, беренчедән, үз телен, тарихын белергә
тиеш. Бигрәк тә хәзерге вакытта татар телен саклау безнең төп бурычыбыз дип саныйм. Без бит киләчәк буын аналары.

ТОРМЫШ КЫЙММӘТЛӘРЕ ТУРЫНДА

Эльназ Җамалетдинова – пиар- менеджер, Халыкара «Татар кызы – 2023» финалисты:

Мин бу проект турында күптән ишетеп белә идем инде, ләкин катнашырга гариза калдырырга кыюлыгым җитми иде. Хәзер инде мин проектның пиар-менеджеры вазифасын башкарам. Бу бәйге турында тагын да күбрәк кеше белүен телим.

Бәйге барышында кызлар дуслаша, хатын-кыз өчен тормышта бик күп кирәкле булган нәрсәләргә өйрәнә. Шәхсән үземнең бертуган апа-сеңелләрем юк, абый һәм ике энем генә – проектка эләккәч кызлар белән бер-беребез өчен апа да, сеңел дә булдык. Әлеге көнгә кадәр аралашып торабыз.

«БӘЙГЕ ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ»

Алсу Дәүләтшина – куратор, партнёрлар белән хезмәттәшлек итү координаторы. Халыкара «Татар кызы – 2024») финалисты (Башкортстан Республикасы):

Мин Башкортстан Республикасында жиңеп, туган ягымны халыкара этапта тәкъдим иттем. Финалда «Иң тырыш кыз» исеменә лаек булдым. «Татар кызы – 2023»тә катнашкан Башкортстан кызы да шундый ук номинация алган иде. «Безнең республикада иң тырыш татар кызлары яши», – дип көлешәбез. «Татар кызы» көтелмәгәндә тормышымны үзгәртте: эш урыным алышынды, яңа проектлар, яңа рольләр һәм яңа үрләргә ирешелде.

Минем өчен «Татар кызы»нда мөһим этапларның берсе – татар телендә сөйләшү. Бәйгедә катнашкан кызлар үзләре дә сизмәстән туган телләренең камилләшүен күзәтә. Быел да саф һәм матур татарча сөйләшкән кызлар күп булыр дип көтеп калам.

Бәйгедә мин куратор буларак кызларга ярдәм итәчәкмен һәм алар белән гел элемтәдә, бергә булачакмын. Кызларның бәйге дәвамында яхшы якка үзгәрүен һәм үсүләрен күзәтергә насыйп булачак миңа. Шулай ук иганәчеләр белән эш алып барам.

РУХ ҺӘМ КӨЧ БИРӘ ТОРГАН БӘЙГЕ

Фәрзанә Мәхмүтова – куратор, иҗади этап координаторы, «Яз Гүзәле – 2024» җинүчесе, Халыкара «Татар кызы – 2024» финалисты (Самара өлкәсе):

Мин Самара шәһәреннән. Узган ел Казанда «Яз гүзәле» бәйгесендә җиңүем «Татар кызы» ярымфиналына чакыру булды. 2024 елда бәйгедә Самара өлкәсен тәкъдим иттем –«Иң җитез кыз» номинациясен алдым. Хәзерге вакытта мин – иҗади этап оештыручысы һәм катнашучыларның кураторы. Төп бурычым – иҗади номерларда безнең сәләтле кызларның уникаль чыгышларын уңайлы итеп уздыру. «Татар кызы» – үзеңне һәм көчле якларыңны сынау өчен менә дигән мөмкинлек. Проектта катнашу вакытында кызлар бик күп яңа мәгълүмат, күнекмәләр ала, иң мөһиме – илһамланалар. Үзләренең татар булулары белән рухланып өйләренә кайталар. Егерме беренче гасыр татар кызы барысына да өлгерә. Хәзер һәр өлкәдә үсеш юлын сайлау мөмкинлеге бар. Шуңа күрә миңа «Татар кызы нинди булырга тиеш?» дигән сорау ошамый.

«ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ТАРИХЫ:

Беренче тапкыр «Татар кызы» бәйгесе 2011 елда Чиләбе шәһәрендә уздырыла. Бәйгене Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы рәисе, Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Президенты Лена Рәфыйк кызы Колесникова башлап җибәрә.

Беренче елны «Татар кызы» бәйгесендә Чиләбе өлкәсе шәһәр-районнарыннан 100дән артык кыз катнаша, шуларның унысы финалга чыга. Җиңүчегә бүләк буларак Златоуст осталары махсус таҗ ясый – ул Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле булган «Казан башлыгы»на охшатып эшләнә. 2012 елда бәйгенең чикләре киңәя, ярымфинал Казанда уза. Проект Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырыла башлый. 2015 елда «Татар кызы» бәйгесе халыкара статуска ия була. 2016 елда финал Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Халыкара финалда Уфа кызы җиңү яулый. Шул елны яңа гадәт кертелә: Халыкара бәйгенең финал тамашасын уздыру хокукы узган елгы бәйгедә җиңгән кызның туган җиренә бирелә.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое