«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

«Зөлкарнәй һәм Зөһрә ишегенә әкият үзе шакыды» – «Елантау» этно-фэнтези мюзиклы премьерасы

15 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасында «Апуш» татар балалар театр студиясе «Елантау» этно-фэнтези мюзиклын тәкъдим итте.

Пьесаның авторы – язучы Резеда Гобәева. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссёр – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актёрлык осталыгы буенча остаз Алия Фәйзрахманова.

Гади кешеләр дөньясында яшәүче Зөлкарнәй исемле гап-гади малай көннәрдән-бер көнне, очраклы рәвештә, бер бик гадәти булмаган хәлгә юлыга: ул борынгы китапларда һәм балаларның хыялларында гына була алган әкият дөньясына эләгә. 

Зөлкарнәй һәм аның сеңлесе Зөһрә төрле әйберләрен үзара бүлешә алмыйча еш талашалар, бер-берсен әниләренә әләклиләр. Әниләре исә улына олы бала буларак сеңлесенә карата сабырлык күрсәтергә куша. Малай бу хәлгә нык үпкәли һәм сеңлесен кара бүлмәгә ябып куя, бераздан тынычлангач, бүлмә ишеген ача, әмма кыз инде юкка чыккан була. Зөлкарнәй дә шул бүлмә аша бүтән серле дөньяга эләгә. Биредә аны кечкенә генә затлар каршы ала. Бу Кәрлүшләр Зөһрәнең Елантауда әсирлектә булуы турында хәбәр итәләр. Зөлкарнәй үзенең нәни юлдашлары белән кызны коткарырга китәләр.

Бара торгач озын агач башында Сәмруг кош оясына тап булалар. Шул ук вакытта каршыларына ерткыч гиеналар килеп, агачта урнашкан мәрҗән бөртекләрен алырга кушалар. Малай аларны тыңлап, алып бирә, әмма агачтан сәмруг кошчыклары да ерткычлар кулларына төшәләр, һәм бер нәни кошчык һәлак була. Сәмруг кош кайгыга бирелеп, ярсый. Әмма янында торган Зөлкарнәйне бер баласын коткаручы дип санап аңа рәхмәтен белдерә. Биредә әни кешенең сабыена булган самими һәм саф мәхәббәте күрсәтелә.

Юлчылар Чүлгән елгасына эләгәләр, биредә аларны су асты ияләре каршы ала, монда калырга куша. Су кызчыклары йолдызлар ярдәмендә малайга акчага һәм сәяхәтләргә бай тормыш юрыйлар. Әмма бу мәгълүмат өчен мәрҗән яисә малай гомере белән түләргә сорыйлар, һәм малай аларга Сәмруг кошы агачыннан мәрҗәнен тоттыра. 

Геройларыбыз Елантау итәгенә җитәләр, әмма бу тауга менү мөмкин түгел. Зөлкарнәй бирештем дигәндә, аның ярдәменә Сәмруг кош очып килә. Әмма малайның намусы Сәмруг кошның игелеклеге белән кулланырга ирек бирми. Герой бар дөресен әйтеп бирә – мәрҗән алырга теләп, ул кош балаларын ерткычлар кулына төшерә. Кәрлүшләр эчендә дә бу ихласлыкка тәэсирләнәләр һәм үзләренең чын ниятләрен ачып салалар. Алар көчле булырга хыялланып план төзиләр – Зөһрәне үзләре еланга тапшырганнар, ә аннары кызны коткарган булып, еланны үтереп ашыйлар һәм зур көчкә ия булалар. Мәрхәмәтле Сәмруг кош исә аларны кичерә һәм Елантау башына очырып алып бара.

Елантау башында балалар үзләрен борчыган проблемаларын сөйләп, күңелләрен бушаталар. Менә бер кыз әтисез яшәве турында тасвирлый, ул аны ихлас ярата һәм сагына, тиздән кайтуын зарыгып көтә. Тагы бер кыз бүләккә песине сораган, әмма әти-әнисе вәгъдәләрен тотмаганнар һәм кыз хыялланган бүләксез калган. Аннары бер малай аны бүтәннәр белән гел чагыштыруы турында сөйләде. Әтисе улына башка малайны һаман үрнәк итеп куя, ә улы бит аның кебек түгел, ә үзе сыман уникаль булырга тели. Нигә аңа бүтәннәрнең кызыксынулары белән уңышлары, ул бит үзенең аерым сәләтләренә һәм казанышларны ия! Дөрестән дә, олылар еш кына балалар юктан гына ачуланалар, елыйлар дип уйлап, аларның хисләре һәм борчуларына артык игътибар бирмиләр. Ләкин нәкъ әти-әни сабыйларның күңелләрен аңларга, хисләрен уртаклашырга, сүзләрен ишетергә, проблемаларның чишү юлларын ачырга тырышырга тиеш бит!  

Менә юлчыларыбыз елан-кызын Шаһмараны очраталар. Тау хуҗабикәсе Зөһрәнең үзенә абыйсының рәнҗетүе турында сөйли. Зөлкарнәй ихластан гафу үтенә. Әмма Шаһмара кызын кире бирергә риза түгел, чөнки аның җиренә кергән бар нәрсә тышка чыга алмый. Ул, башка кешеләрдән аермалы буларак, балалар сүзләрен тыңлый һәм тышка беркайчан да чыгармый. Моның сәбәбе ачыклана, кайчандыр Шаһмара үзен яшьтәшләреннән аерылып торган ямьсез дип уйлаган гади кыз булган. Ул бик матур егеткә гашыйк булуын дус кызына ышанып сөйләп биргән, әмма икенче көнгә аның серен инде бар мәктәп белгән. Кыз оятыннан мәктәп алыштырырга дип үтенгән, ләкин әти-әнисе бу проблемага игътибар итмичә, бер нәрсәне дә хәл итмәделәр. Рәнҗегән бала тау куышына бикләнеп, кеше серләрен бер кемгә дә сөйләмәскә үз-үзенә вәгъдә иткән. 

Зөлкарнәй Шаһмарага олылар бирә алмаган төп әйберне бирә, ул да булса – игътибар. Малай аны бик теләп тыңлый, аңа күңелен бушатырга ярдәм итә, кызга күп матур сүзләр һәм иң мөһиме киңәшен әйтә. Соңынан Зөлкарнәй, Зөһрә һәм Шаһмара әкияти тауны ташлап китеп, кире чын дөньяга кайталар.

Төп геройга бик катлаулы юл үтәргә туры килә. Барлык кыенлыкларны җиңеп чыкканнан соң гына, ул дөньяның иң кыйммәтле хәзинәләре алтын-көмеш тә, хакимлек тә түгел, ә намус, тугрылык, мәхәббәт һәм бүтән рухи сыйфатлар икәнен аңлый. Шомлы, серле, хикмәтле бу дөнья Зөлкарнәйне үзенең холык-фигыле турында уйланырга, элеккеге фикерләреннән кире кайтырга мәҗбүр итә. Балалар бу спектакль аша кешеләр белән аралашырга, үз хисләреңне танырга, ялгышлык эшләгән булсаң, гафу үтенергә һәм үтенүчеләрне кичерергә, намус белән яшәргә һәм башка мөһим әйберләргә өйрәнә алалар.

Әлеге уйландыра торган әсәрдә кызык-комик мизгелләр дә бар иде. Бүгенге көн рәвешенә якын китереп, балалар сөйләшендә еш кына рус алынмалары, сленглары кабатлана. Алар яңгыраган вакытта кәрлүшләрнең берсе, табличка күтәреп, әлеге сүзнең татарчага тәрҗемәсен әйтеп китә. Әлеге приём ярдәмендә бу спектакль сабыйларга җитди үгет-нәсыйхәт кенә түгел, ә кызык һәм мавыктыргыч әкият булып тора.

Әлеге әсәрдә балалар кичергән барлык проблемалар күтәрелә дисәк була. Беренче мәхәббәт, дуслар белән аралашу, әти-әни белән мөнәсәбәтләр һәм бик күпләрне сабыйлар һәм яшьүсмерләр еш үз күңелләре аша үткәрәләр. Шуңа да әлеге спектакль олылар өчен дә бик файдалы дип саныйм. Биредә булган барлык тамашачы үзләренең балаларның, яисә кечкенә эне-сеңелләрен ишетергә һәм аңларга тырышачак дип өметләнәм. 

Әлеге премьерада «Апуш»ларның «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләре катнаша. Алар театр сәхнәсендә үзләренең сәләтләрен һәм тырышлыкларын профессиональ дәрәҗәдә күрсәттеләр. 

Сәхнә телен аларга остазлары Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Шакирова, ә вокал дәресен музыка белгече Наилә Закирова укыта. 

«Елантау» спектакленең көйләр авторы – студиянең музыкаль мөхәррире Ильяс Фәйзрахманов. 

Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков

Спектакльгә биюләр куючы хореограф – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты Резедә Муллагалиева. 

Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. 

Ут рәссамы – Илшат Сәяхов.

Тавыш режиссеры – Азат Нотфуллин.

Илүзә Минһаҗева  

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое