«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Якын көннәрдә явым-төшем көтеләме?

Якын көннәрдә Урта Идел буенда һәм Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак.

Бу исә атмосфера басымының һәм һава температурасының сизелерлек тирбәлүенә китерәчәк.

Пәнҗешәмбе, 18 декабрьдә, Татарстан үзәге Архангельск өстендә булган циклонның җылы секторында булачак. Урыны белән бераз кар, көндез юеш кар явачак. Көньяк-көнбатыштан Татарстанга җылы һава килә башлаячак: төнлә тагын салкын булачак - -4-9, көнчыгышта -15, көндез -3 - +2 градуска кадәр җылыначак.

ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә республикада җылы һава торышы, урыны белән бераз явым-төшем сакланачак. Якшәмбе көнне температура кышкы күрсәткечләргә әйләнеп кайтачак.

«Шәһри Казан»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое