«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яңа елгы «Печән базары»нда ниләр көтелә? - программа белән таныш!

13–14 декабрь көннәрендә Иске Татар бистәсендә беренче тапкыр кышкы татар шәһәр мәдәнияте һәм дизайны фестивале — Яңа елгы «Печән базары» узачак.

Фестиваль программасына дизайн-маркет, лекторий, кинопоказлар, «Ялкынлы декабрь» күргәзмәсе, Яңа ел почтасы һәм башка чаралар керә.

Ярминкә Каюма Насыри, 38 адресы буенча, Агишев йортында үтәчәк; мәдәни программасы — Каюма Насыри, 11 адресы буенча, Муллин йортында.

ДИЗАЙН-МАРКЕТ

Ярминкәдә Яңа елга татар рухындагы бүләкләр, татар телендә уеннар, балалар китаплары, бизәнү әйберләре, кием, табигый тире һәм тукыма эшләнмәләре, керамика, татар милли стилендәге интерьер әйберләрен сатып алырга мөмкин.

Маркетта Татарстан, Уфа, Мәскәү, Төмән, Екатеринбург, Чуашия һәм Киров өлкәсеннән 40тан артык дизайнер катнашачак.

Локация: Агишев йорты (Каюм Насыйри, 38)
13-14 декабрь 11:00–20:00

ЛЕКТОРИЙ

Фестиваль кысаларында лекторий узачак, анда татар мәдәнияте, тарихы һәм көнкүреше турында актуаль лекцияләр һәм презентацияләр тәкъдим ителәчәк. Белгечләр һәм краеведлар үз белемнәре белән уртаклашачак.

Беренче лекциянең темасы: Татар халкының традицион кышкы уеннары һәм күңел ачулары. Лектор: Фәнзилә Җәүһәрова — баш фольклорчы, «Татар ядкәрләре» проекты авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Икенче лектор: Рәдиф Кашапов — «Реальное время» интернет-гәзите баш мөхәррире урынбасары, режиссер, төбәк тарихын өйрәнүче. Лекциянең темасы: Совет бистәсе. Иске Татар бистәсенең тарихы 1917 елдан соң да дәвам итә: үзгәрә, яңара, шаккатыра. Югалтулар, табышлар, индустриализация, күп катлы йортлар, мәчетләр язмышы һәм яңа шәһәр коды — лекция нәкъ менә шул хакта булачак.

Өченче лектор:  Гүзәлия Гыйматдинова — тарихчы, экскурсияләр алып баручы. Темасы: Совет чорында татарлар һәм Тукай. Ул заманда Габдулла Тукайны кем итеп күргәннәр, аның турында дәреслекләрдә ничек язганнар, туган көннәрен ничек бәйрәм иткәннәр — бу хакта лекциядә сөйләячәк.

Программа:
13 декабрь

13:00 – Татар халкының традицион кышкы уеннары һәм күңел ачулары. Фәнзилә Җәүһәрова.

15:00 – Совет бистәсе. Рәдиф Кашапов 

14 декабрь

16:00 – Совет чорында татарлар һәм Тукай.  Гүзәлия Гыйматдинова 

Модераторлар: Гөлназ Бәдретдин, Рәдиф Кашапов

Лекторий ирекле форматта узачак: һәр катнашучы үз фикерен әйтә, сорау бирә һәм яңа идеяләр белән уртаклаша алачак.

Локация: Муллин йорты (Каюм Насыйри, 11)

КҮРГӘЗМӘ «ЯЛКЫНЛЫ ДЕКАБРЬ»

Маркет көннәрендә «Ялкын» журналы күргәзмәсе – «Ялкынлы декабрь» ачылачак. Анда журналның 101 ел дәвамында чыккан декабрь саннарының тышлыклары тәкъдим ителәчәк.

13-14 декабрь 11:00–20:00
Локация: Агишев йорты (К. Насыйри, 38)

ЯҢА ЕЛ ПОЧТАСЫ

Ике көн дәвамында маркетта Яңа ел почтасы эшлиячәк. Һәркем якыннарына Яңа ел открыткасына теләкләр язып, махсус почта тартмасына сала алачак. Барлык открыткалар адресатларга килеп җитәчәк.

13-14 декабрь 11:00–20:00
Локация: Агишев йорты (Каюм Насыйри, 38)

СПЕКТАКЛЬ

«Ирония судьбы, или С легким паром» фильмын белмәгән кеше юктыр. Бездә дә үз «Ирония судьбы» бар иде!

Дамир Сиразиевның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектакле тамашачыларга шулкадәр ошаган ки, аны еллар буе Яңа ел алдыннан ТНВ каналында күрсәткәннәр. Шул ук вакытта театр сәхнәсендә дә берничә тапкыр уйнаганнар. Артистлар соңгы спектакльдән соң бәйрәм өстәленә иртә кайтканга хәтта җиткерә алмаганнар.

Спектакль өчен Разил Валеев һәм Луиза Батыр-Булгари 20дән артык җыр язган. Алар арасында татар эстрадасында популяр булганнар: «Сана, кәккүк» (Венера Ганиева, Асаф Валеев һ.б.) һәм «Кышкы учак» (Рамиль Миндияр) һ.б.

13 декабрь көнне Муллин йортында спектакльнең телевизион язмасы күрсәтеләчәк. Күрсәтү совет антуражында, музейда оештырылачак.

Вакыт: 13 декабрь, 17:00
Локация: Муллин йорты (Каюм Насыйри, 11)

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое