«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Тәкъдим: эш вакытын көненә 6 сәгатькә кадәр киметергә

Инициаторлар фикеренчә, кыскартылган эш вакыты гражданнарга гаиләсе белән күбрәк вакыт уздырырга мөмкинлек бирәчәк.

КПРФ фракциясеннән депутатлар Дәүләт Думасына эш вакытын көненә 6 сәгатькә кадәр киметергә тәкъдим иткән закон проектын кертте. Үзгәрешләр РФ Хезмәт кодексына кагыла.

«Федераль закон проектын әзерләүнең максаты – нормаль эш атнасы озынлыгын 30 сәгатьтән арттырмау (5 көнлек эш атнасы шартларында көненә 6 сәгатьтән артмый торган эш вакыты билгеләү)», – диелә проектның аңлатма язмасында.

Документ аерым категория хезмәткәрләр өчен эш вакытының пропорциональ рәвештә киметелүен дә күздә тота: 16 яшькә кадәргеләр, 16дан 18 яшькә кадәргеләр, I һәм II төркем инвалидлар, авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар, педагогик хезмәткәрләр, шулай ук хезмәт шартлары зыянлы яки куркыныч булган эш урыннарында эшләүчеләр өчен. Алар өчен эш вакыты атнасына 24 сәгатьтән артмаска тиеш.

Аңлатма язмасында билгеләнгәнчә, закон проектын кабул итү хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә, хезмәткәрләрдә стрессны киметергә, авырулар санын һәм больничныйларны азайтырга ярдәм итәчәк. Шулай ук хезмәткәрләргә өстәмә һөнәри белем алырга мөмкинлек бирәчәк һәм аларның керемнәрен күтәрәчәк.

Инициаторлар фикеренчә, кыскартылган эш вакыты гражданнарга гаиләсе белән күбрәк вакыт уздырырга мөмкинлек бирәчәк, бу – демографик хәлгә дә уңай йогынты ясаячак, диелә хәбәрдә.

РИА Новостига сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое