Төрекләрнең классигына әверелгән, легендар язучы Орхан Памукның әсәре тагын татар сәхнәсендә.
Заманында авторның «Минем исемем кызыл» спектакле инде Камал театры сәхнәсен тоткан иде.
Бу юлы Орхан Памукның «Сафлык музее» романын режиссер Никита Кобелев сәхнәләштергән. Әлеге әсәр язусының иң танылган романнарыннан.
Төп каһарман – 30 яшьлек Кемаль исемле, бай гаиләдән чыгышлы егет (Ришат Әхмәдуллин). Ул өйләнергә җыена, әмма ярәшер алдыннан гына яңа 18 яше тулган Фисунга (Ләйсән Гатауллина) гашыйк була. Кәләшенә Фисүн белән хыянәт итсә дә, өйләнү фикереннән баш тармый. Аның хатыны Сибель (Алинә Мөдәрисова) күпләрнең күз явын алырдай булса да, Кемаль эченнән генә Фисунны яратып, аның белән яшерен күрешеп тора. Кемаль үзенең хисләр чолганышында бутала һәм үзе дә тәгаен гына нәрсә хис иткәнен аңламый. Фисун араларны өзеп, юкка чыгып, күченеп киткәч, Кемаль аны үлеп яратуын аңлый. Ул хатынын ташлый да, Фисунны эзли башлый. Әмма ни кызганыч, Фисун инде кияүгә чыккан булып чыга. Кемаль Фисуннар гаиләсе дусты була, шуңа күрә ул бик озак еллар аларга кунакка йөреп тора, ул кызны кире кайтарырга өметләнә, чөнки кыз да аны ярата. Нәтиҗәдә алар бергә булалар, әмма бергә булдык дигәндә генә, инде артык яшь булмаган Фисун һәм Кемаль фаҗигага юлыга.
Төп герой әйтүенчә, әлеге хисләр Тахир Зөһрә, Ләйлә Мәҗнүннәргә тиң көчле мәхәббәт булган - ул бу хисләренә, Фиунга, аның мәхәббәтенә музей ачарга теләгән.
Әлеге музей чыннан Истанбулда бар һәм ул бик популяр. Заманында ул «дөньяның иң яхшы музее» исеменә дә лаек булган. Бүгенге көндә аның эченә кулында Орхан Памукның «Сафлык Музее» китабы булган кешеләр бушлай керә ала.
Спектакльга барганчы, китапны укысаң, спектакльдә күрсәтелгән әйберләр күпкә яхшырак аңлашыла. Спектакльнең дәвамлылыгы 3 сәгатьтән артык.
Нет комментариев