Төбәккә -30 градуска кадәр көчле салкыннар килә.
Дүшәмбе, 22 декабрьдә, республикада әле артык салкын көтелми – төнлә һәм көндез температура -1..-6 градус тирәсе була. Җепшек кар, урыны белән буран, томан һәм бозлавык фаразлана. Җил секундына 15 метрга кадәр көчәя.
Сизелерлек салкыннар сишәмбе, 23 декабрьдән, башлана. Төнлә термометр баганалары -3..-8 градуска кадәр төшә, ә кичкә температура -9..-14 градус була. Кайбер районнарда кар явачак. Буран булу ихтимал. Җил секундына 7-12 метр тизлек белән исәчәк.
Иң көчле салкын чәршәмбе, 24 декабрьдә, көтелә. Төнлә Татарстанда -23..-28 градуска кадәр суыта. Көндез дә шактый салкын була: -16..-21 градус. Урыны белән бераз явым-төшем булырга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана. Җил секундына 6-11 метр тизлек белән исә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте, дип яза «ТНВ» телеканалы.
Нет комментариев