«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

«Виртуаль дөнья» спектакле – зумерларга тормыш дәресе

Күз алдыңа китер: син көннәрдән бер көнне виртуаль дөньяда уянасың: яныңда бер якын кешең юк, гаиләң кайдадыр еракта, син – берүзең.

Ләкин синең кебекләр дә бар, әмма һәрберсенең монда үз миссиясе. Син күп сорау алдында каласың: кайда ялгыштым? Хәзер бу лабиринттан ничек чыгарга? Виртуаль дөньядан тулысынча «качу» юллары бармы һәм ул кирәкме, гомумән? – Бу сорауга җавапны 18 декабрьдә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында куелган «Виртуаль дөнья» премьерасында эзләдек.

«Виртуаль дөнья» («Лабиринты виртуальности») әсәренең авторы һәм сәхнәгә куючы режиссёр – Булат Минкин. Бу – аның әлеге театрда беренче премьерасы, шуңа аның, зур җаваплылык тоеп, дулкынланганы сизелә иде. Өстәвенә спектакльне күбесенчә мәктәп укучылары карады.

«Аларны 40 минут эчендә спектакльгә җәлеп итү мөмкин булырмы? Әгәр инде кулларына телефон алмасалар, үз максатыбызга ирешәбез дигән сүз. Мин залда телефонда утырган баланы күрмәдем, алар спектакльне видеога төшерергә генә кулланды», – диде Булат үзе.

Без премьерадан соң аның белән бераз фикерләшеп алдык. 

фото: Булат Минкинның шәхси архивыннан

«БЕЗ ВИРТУАЛЬ ДӨНЬЯНЫ ҖИҢӘ АЛМЫЙБЫЗ»

– Түбән Кама театры белән эшчәнлегең кайчан башланды һәм бу спектакльгә алынуың ничек булды?

– Театраль дөнья шундый бит ул – монда кеше бер-берсен белә. Сентябрьдә баш режиссёр Лилия Әхмәтова хәбәргә чыкты. Синопсисның берничә варианты бар иде, аннары ул актуаль проблемага нигезләник, диде. Шуннан соң виртуаль дөнья темасы сайланды. Виртуаль дөнья безнең тормышка актив рәвештә кереп бара, һәм кеше барлык мәгълүматны эшкәртергә өлгерми – лабиринтка кереп адаша. Кайвакыт ул фаҗига белән тәмамлана. Виртуаль дөнья булмаска тиеш түгел димим, әмма чамасын белергә кирәк. Без аны җиңә алмыйбыз, ул инде безнең тормышның бер өлешен тәшкил итә.

ГАИЛӘ БЕЛӘН КАРЫЙ ТОРГАН СПЕКТАКЛЬ

– Шулай да, бу лабиринттан ничек «исән чыгарга?» соң? 

– Аны бетереп булмый, без аны спектакльдә дә бетермибез, спектакль «Яңа уенга әзер...» дип тәмамлана. Аны фәкать контрольгә кертергә мөмкин. Минем балама биш яшь, ул әлегә мульфильмнар гына карый, кайвакыт күп караса, агрессия күрсәтә. Без үскәндә «Телефонда утырма», –  дип бер генә әйтәләр иде – без инде алып куя идек. Хәзерге балалар икенче төрле, алар башка заманда үсә.  

Безнең максатыбыз монда балаларны гына кертү түгел, аларның әти-әниләрен дә җәлеп итү. Шуңа күрә спектакльдә без үскәндә булган уеннар – тетрис, денди элементлары бар. Гаилә белән карый торган спектакль булсын дип төрле әйберләрне керттек, хәзерге замандагы «зумер», «альфа», «криповый» кебек сүзләр дә бар. Бу сүзләр театрда ешрак кулланылса, кеше күбрәк йөрер иде.

Театрга кешене китерергә кирәк. Искечә сөйләшсәң, минемчә, хәзерге балага ул «бармый», балалар бу спектакльдә үзен күрергә тиеш.

«Виртуаль дөнья» 50 минут бара, бер сәгатькә якын вакыт үткәне сизелми дә – нәкъ менә интернеттагы уеннар кебек. Артур исемле гап-гади малай (Динар Терентьев) буш вакытын гаджетларда үткәрә һәм көннәрдән бер көнне баш-аягы белән виртуаль дөньяга кереп киткәнен сизми кала. Без төп героебыз «лабиринт»ка эләккәнен аңлыйбыз, соңрак ул үзе генә булмый: урта яшьләрдәге, гаиләле Рөстәм (Раушан Әсәтов) һәм Артур яшендәге Алинәне (Таңсылу Сибгатуллина) күрәбез.

ДЕКОРАЦИЯ, КОСТЮМ, МУЗЫКА ҺӘМ БЕРАЗ ГЫНА ЭЧТӘЛЕК

Минем иң элек спектакльнең визуаль ягына тукталасым килә: геройларның костюмнары барыбызга билгеле популяр сериалны хәтерләтә. (Костюмнар буенча рәссам – Фәридә Мөхәммәтшина) Сүз уңаеннан, автор шундый уен, сериалларга нигезләнгән һәм тамашачылар аларны танып утырды. Сәхнә бизәлеше дә виртуаль дөньяны хәтерләтте – геройлар белән бергә уйнаган кебек хис уянды. Өч уенчы белән Ясалма Фәһем тавышы (Ләйсән Каюмова) идарә итә. (Алга таба да ЯФ татар телендә шулай камил сөйләшә алсын иде!) Спектакль уен форматында барганга, тын да алмый геройлар өчен җан атасың. Ләкин уенның хикмәтен башта никтер Алинә генә аңлый. Аның үз-үзен тотышы үсмер баланың холкын ача алды: үзсүзле һәм кайчак агрессив та булып ала, шул ук вакытта көндәшләре өчен дә борчыла. Булат әйтүенчә, алар пьесаны тормыш иптәше Айгөл Минкина белән бергә язганнар. Аның балалар белән эшләү тәҗрибәсе булганга, психологияне яхшы чагылдырган. Ләкин миңа спектакльдә күңелне «тотып алырлык» бер әйбер җитмәде. Мин аны хәтта нинди әйбер икәнен без сүз белән генә аңлата алмам.

Сюжет буенча, башта Алинә беренче урында бара, аның бу уендагы миссиясе – сеңлесе Лилияне (Гүзәл Терентьева) коткару. Ул аны егетләрне кызгандырып сөйли-сөйли дә, бер этапны җиңә. Егетләр аны алдады дип уйлыйлар һәм бу сорау ачыкланмыйча кала. Ахырда гына чыннан да сеңлесе шул виртуаль дөньяда калганы билгеле була. Менә әлеге урында интриганы арттырып, динамика җитеп бетмәде. «Ә аннары ни булыр икән?» дип авыз ачып утырасы, аннары кульминация өлешендә «Ә! Менә нидә икән эш!» дип куясы килгән иде. Ләкин бу минем тамашачы буларак кабул итүем.

Спектакльнең ни белән тәмамланганын әйтмим, әмма Булат инде спойлерны чишкән иде. Ул «Яңа уенга әзер» дип бетә. Димәк, виртуаль тормыш дәвам итә һәм уен яңа «корбаннар» эзли...

Музыка! Спектакльнең музыкасы искиткеч һәм мохиткә алып кереп китә торган. Аны күбебезгә таныш композитор Айдар Әбдрәхимов иҗат иткән. Булат белән Айдар тандемы уңышлы килеп чыга икән, дип утырдым. 

СПЕКТАКЛЬ КЕМНӘРГӘ ОШАЯЧАК?

Билгеле, мин бу сорауга төгәл җавап та бирә алмам. Әмма премьера алдыннан 20 яшьлек энемә видеолар төшереп җибәрүгә, «Кайда бара бу? Мин дә телим!» дип язды. Мәктәп укучылары әти-әниләре белән карап, соңыннан, проблемасы хакында фикерләшү өчен яхшы спектакль дип саныйм. Алдарак әйткәнемчә, анда тетрис уеннарына ишарә дә бар! (Безнең буын өчен дә таныш уеннар – Авт.) Әйтергә онытканмын, спектакльдә Лабубу курчаклары (Эльвира Әсәтова, Ләйсән Каюмова) да бар – монысы инде безнең буын уенчыгы түгел, шуңа мин аның популярлык асылына төшенмәдем. Ләкин хәзерге заман тамашачысына якынаю өчен нәкъ менә Лабубу алынганын хупладым (баштарак карышкан идем).

«Виртуаль дөнья» театрда алга таба да куелачак, әмма декабрьдән соң, Кыш бабай (Фарил Вафиев) образын Тылсымчы роле алмаштырачак. Әгәр әлеге спектакль тамашачыны виртуаль дөньяны чама белән кулланырга өйрәтә һәм тәрбия бирә алса, димәк, уңышлы премьера булачак, дигән сүз. Шулай була күрсен!

фотолар: Тимур Мозаффаров

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое