Елның иң юмарт чорында күпләр кыр, болын, тау битләрендә җиләк кенә түгел, дару үләннәре, чәчәк бәйләмнәре дә җыя.
Тирә-якта үскән һәр үсемлекнең химик үзлекләре һәм дару сыйфатлары бар. Даруханәләрдәге күп препаратларның атамалары да үсемлекләрдән, аларның дәвалау үзлекләреннән яисә башка кызыклы сыйфатларыннан килеп чыккан. Шуларга күз салыйк.
Ацетилсалицил кислотасы (аспирин)
Борынгы заманнардан ук югары тән температурасын төшерү өчен тал кайрысын кайнатып эчкәннәр. Талның латин атамасы – Salix. Әлеге сүздән «салицил» тамыры килеп чыккан. Salix, үз чиратында, «су янында үсә торган» дигәнне аңлата. 1839 елда алман галиме Карл Лёбих бу матдәне карама яфраклы тубылгыдан (Spirea ulmaria) бүлеп чыгара һәм шушы үсемлек хөрмәтенә аңа аспирин атамасын бирә.
Атропин
Әлеге матдә шома мускулатураны йомшарту максатларында, мисал өчен, ашкайнату әгъзаларын, тын юлларын, күзләрне дәвалауда кулланыла. Атамасы Atropa belladonna (эт җиләге) үсемлегеннән килеп чыга.
Атропа – борынгы юнан мифологиясендәге Өч Язмышның берсе. Аның исеме «кире кайтарып булмый торган» дигәнне аңлата. Сеңелләре кешенең язмыш җебен үреп, үлчәгәннән соң, ул аны кисә дип исәпләнгән. Ә «белла донна» итальян телендә «гүзәл кыз» дигәнне аңлата. Элекке заманда кызлар күз каралары зуррак күренсен өчен, аларга эт җиләге яки аңа тугандаш тилебәрән суын тамыза торган булганнар. Тарихта, әдәбиятта, мифологиядә әлеге үсемлекләр белән бәйле агулап үтерү очраклары бихисап.
Випросал
Латин телендә Vipera сүзе «елан» дигәнне аңлата. Элекке заманнарда хайваннарга кече дозаларда елан агуы кадаганнан соң, аларның каны агуланган кешеләрне дәваларга сәләтле булуы ачыкланган. Соңрак елан агуының авыртуны басу үзлекләре ачылган. Әлеге мазь да кара елан агуы кушып ясала һәм авыртуны басар өчен хезмәт итә.
Папаверин
Бу матдә тамырларны киңәйтә һәм шома мускулларның тонусын (киеренкелеген) киметә. Papaver – мәкнең латинча атамасы. Аның этимологиясе тулаем билгеле түгел, ризыкны аңлата торган «papa» һәм «verus» – «чын» дигәннән килеп чыгуы ихтимал. Борынгы Римда һәм башка илләрдә тынгысыз балаларның йокыларын яхшырту өчен, аларга төелгән мәк орлыкларын ашата торган булганнар.
Глицин
Бу безнең тәнебездәге иң гади төзелешле һәм иң еш очрый торган аминокислота. Ул башка 19 аминокислота белән беррәттән аксымнар өчен төзелеш материалы булып тора. Халык арасында глицинны «баш эшләсен» өчен эчү гадәте бар. Тик кешенең баш мие гематоэнцефалик барьер белән уратып алынган, бу барьер аша күпчелек матдәләр, шул исәптән глицин да үтеп керә алмый. Аның атамасы «татлы» дигәнне аңлата.
Шул ук атаманы без Glycyrrhiza (солодка), татлы тамыр үсемлегендә дә очрата алабыз. Бу очракта латинча һәм татарча атамалар тулысынча тәңгәл килә.
Панаксод
Әлеге биологик актив өстәмә женьшень (Panax) үсемлеген кушып ясала. «Pan» тамыры «бөтен» сүзен аңлата, борынгы греклар да әлеге үсемлек бөтен авыруны да дәваларга сәләтле дип исәпләгәннәр.
МЕНӘ ТАГЫН КАЙБЕР ДАРУ ҮЛӘННӘРЕ АТАМАЛАРЫНЫҢ КИЛЕП ЧЫГЫШЫ:
Аксыргак (Veratrum)
Verare — «дөресен сөйләү» сүзеннән килеп чыккан. Аксыргак тамырыннан ясалган ком, лайлалы катлауларга эләгеп, төчкертә. Төчкергән кеше дөресен сөйли, дигән ышану бар. Шулай ук аксыргак тамырында үзәк нерв системасы эшчәнлеген әкренәйтә торган протовератрин алкалоиды бар. Башка матдәләре кан басымын төшерергә һәм йөрәк тибеше тизлеген арттырырга сәләтле. Гомумән алганда, бу бик агулы үсемлек.
Үги ана яфрагы (Tussilago farfara)
Әлеге үсемлек халык медицинасында йөткерүне дәвалау өчен кулланылу сәбәпле, фәнни атамасы да латинча tussis («йөткерү») һәм ago («куу») сүзләреннән килеп чыккан. Farfara эпитеты far («он») һәм farus («күтәрә») сүзләреннән төзелгән. Бу – үги ана яфрагының аскы ягы аксыл, ончыл булуга ишарә. Татар телендәге атамасы шулай ук яфрак төзелешенә бәйле. Аның аскы ягы әни сыман йомшак, җылы, ә өске ягы үги анадай салкын.
Песи үләне (Valeriana)
Латин телендә «valere» сәламәт булу дигәнне аңлата. Бу үсемлектә булган эфир майлары йөрәк тибешен акрынайта, мускуллар киеренкелеген киметә, ашказаны эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Ә менә песиләргә аның тәэсире капма-каршы. Ник дигәндә, үсемлектә булган актинидин матдәсе составы буенча песи сидегенә охшаш. Шунлыктан песиләр аның исен бик көчле чакыру сигналы буларак кабул итәләр. Шул ук матдә мәче бөтнегендә (Nepeta cataria) очрый.
Резеда
Бу үсемлекнең атамасы латин телендәге «rezedare», «resedo» – терелтү сүзеннән килеп чыккан. Чыннан да, ул витаминнарга (аеруча С витаминына), каротиноидларга, эфир майларына бай. Дару үләне буларак тир чыгару, бәвел кудыру, йөрәк авыруларыннан дәвалау чарасы буларак кулланыла.
Күке күзе
Бу үсемлек латин телендә Pulmonaria (лат. «pulmo» — үпкә) дип атала. Әлеге исеме аның яфраклары үпкә чирләрен дәвалау өчен кулланылганны искә төшереп тора.
Кешелек куллана торган шифалы матдәләрне, чәй, каһвә, тәмәке, сарымсак, борыч, башка тәмләткечләрнең компонентларын үсемлекләр беренче чиратта бөҗәкләр һөҗүменнән саклый торган агу буларак эшләп чыгаралар. Һәрнәрсә — дару да, агу да икәнен истә тоту мөһим. Дару ясау белән фармацевтлар шөгыльләнә, ә үләннәрне үз белдегең белән җыю, куллану куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Нет комментариев