Идел буе белән Идел Буеның аермасы шактый зур. Моны һәркем тиз генә аңлап та бетермәскә мөмкин.
«Почык» борынны аңлыйбыз да кебек, ләкин дөрес аңлыйбызмы икән? Сез, бәлки, белә дә булгансыздыр, мин исә «йөрмә» сүзе белән дә, шул сүз кулланылган мәкаль белән дә яңа гына таныштым. Танышкач шәп бит инде! «Шәп» дигәннән, бу сүзнең килеп чыгышын беләсезме? Белмәсәгез, бу сандагы мәгълүмат нәкъ сезнең өчен.
ШӘП!
– Егетсең, балам, йөзне хур итмәдең, – ди [Сафа бабай]. (Г. Ибраһимов). Сирайны әйт тагын, ай-һай егет икән! (А. Гыйләҗев).
Бу мисалларда егет сүзе мактау өчен кулланылган һәм ул «уңганлык, тәвәккәллек, кыюлык, батырлык, намуслылык сыйфатларына ия булган ир кеше» дигән мәгънәне белдерә. Кызык, егет сүзенең эчтәлеге яхшы аңлашылгангамы, аны малайларга, яшь ирләргә карата гына куллану телебез өчен бик табигый күренеш.
Ә менә рус теленнән алынган молодец сүзе бездә «егет, яшь ир» буларак бер дә кулланылмый. Ул безнең мисаллардагы кебек мактау сүзе булып йөри. Һәм иң кызыгы: ир кеше дә, хатын кеше дә, бала да, хәтта маэмай да молодец була ала. (Сөйләм теле аша кергәч, аны эскәтер, бүрәнә, ызбруй кебек телебезгә яраклаштырып маладис формасында язу дөресрәк булыр иде дә бит...)
Янә мактау, дәртләндерү сүзе буларак телебездә тагын шәп дигән берәмлек бар. Әйе, аның мәгънәләре күп. Ул «тиз» сүзен дә алмаштыргалый хәтта: Поезд да бик шәп барадыр иде. (Г. Камал).
Бу шәпнең егет яки молодецка ни катнашы бар дисәгез, шәп тә шул ук сүзләрнең эквиваленты икән. Ягъни гарәптән кергән шәп чыганак телдә шә̄ ббүн – «егет, яшь ир» дигәнне белдерә. Моннан нинди нәтиҗәгә киләбез? Алынмалар бездә мактау, соклану, хуплау сүзләре буларак активрак кулланыла башлаган. Үзебезнекенең мәгънәсе ничектер киңәеп китә алмаган.
ПОЧЫК БОРЫН
Сезнең ничектер, минем кайбер сүзләрнең мәгънәләре ниндидер ассоциациягә бәйле күз алдына килеп баса. Мәсәлән, почык борынны мин табак белән «шаңк» итеп китереп суккач ямьшәйгән, очы изелгән кебегрәк кечкенә борын дип күзаллый идем. Мәгәр почык сүзенең ни икәнен белгәч, бик тә ялгышканымны аңладым.
Почык хәзер бездәге кебек үк башка төрки телләрдә дә борынга карата кулланыла: тат. почык, каз. пұшық, үзб. po’chuq, хәтта таҗ. пучуқ. Чыгышы ягыннан бу сүз «ярты, ярым» дигәнне белдерә икән (төрекнең buçuk дигәне бу мәгънәне саклаган: iki buçuk – ике ярым). Димәк, безнең почык борын ул «тулы», «бөтен» борынның яртысы булып чыга. Вәт әкәмәт!
Аңлатмалы сүзлектә почык «очы өскә чөелеп торган кыска; курнос» дип аңлатылган, ләкин этимологиясенә караганда, аның «чөелеп тору» төсмере юк. Анысы инде рус теле йогынтысы, чөнки русларда курносый ул «короткий и вздёрнутый (о носе)». Чөелүнең аяклары шуннан үсә.
Һәм бер башлагач, почыкның үлчәү берәмлеген белдергәнен дә әйтеп китим. 1 почык ул 2 батманга тигез авырлык, ягъни бер батманның яртысы була. Мәкальдә: Батман бирсәң – күп булыр, подаука бирсәң аз булыр, почык бирсәң тамандыр. Монда да почык борынгы төп мәгънәсеннән ерак китмәгән.
ЙӨРГӘН АЯККА ЙӨРМӘ ЭЛӘГӘ
Янымда әнә шундый үзе аңлашыла, үзе аңлашылмый торган мәкальне кулландылар да: «Ишеткәнең бар идеме?» – дип сорадылар. Сүз барышында мин шундый фикергә килдем: өйдә генә утырсаң, беркем дә сиңа берни дә китереп бирми; әгәр дә аякларың белән йөреп сәбәбен эзләсәң, файдасы булмый калмый.
Әмма мондагы иң табышмак сүз ул – йөрмә. Шуның ни икәнен эзли-эзли, диссертациялек булмаса да, бер фәнни мәкаләлек материал җыелды, мин сиңа әйтим. Хәзер шуны бер-ике абзацка сыйдырасы бит инде.
Беренчедән, бу мәкальнең төрле, хәтта капма каршы мәгънәдә килә торган күп кенә варианты барлыгы ачыкланды. Йөргән аякка йөрмә эләгә. Йөргән аякка җүрмә иярә. Йөргән аякка йөрем иярә. Йөргән аякка йон иярә. Йөргән аякка җим иярә. Йөргән аякка мал иярә. Күп йөргән аякка чүп иярә. Йөргән аякка саулык иярә. Йөргән аякка таш тияр. (Әти белән әнине интектерә торгач, алар безнең якта моның Йөрегәнгә йүрмә (юрьмә?) эләгә дигән варианты барлыгын исләренә төшерде.)
Болардан йөрмә, йон, җим, мал, саулык белән килгәннәре, Н. Исәнбәт аңлатканча, «йөргән кеше ризык таба» мәгънәсендә. Җүрмә, чүп, таш белән килгәннәре «күп йөрсәң, җәзасын да алырсың» кебегрәк аңлашыла бугай. Йөрем дигәнен татарча-русча сүзлек «ход, шаг; ходьба; походка» сүзләре белән тәрҗемә иткән һәм мисал итеп китерелгән әлеге мәкальне «тот, кто часто ходит (путешествует), привыкает к быстрой ходьбе» дип тәкъдим иткән. Шәхсән миңа Н. Исәнбәтнең аңлатмасы хакыйкатькә якынрак һәм борынгырак мәгънәне чагылдыра төшәдер кебек тоела. Нәкъ шул «йөрсәң, барыбер нәрсәдер табасың, йөргәч-йөргәч бер чыга инде ул җае, буш калмассың» мәгънәсе мәкальләрнең тулырак вариантларында ачыла төшә шикелле. Чаг.: Йөргәнгә йөрмә эләгә, йөрмәгәнгә юкә эләгә. Йөргән аякка йөрмә, йөрмә булмаса, ярма. Йөргәнгә йөргәм эленер, ятканга җан җуынмас.
Икенчедән, бу мәкаль(ләр)нең башка төрки телләрдә шактый гына параллеле бар икән. Башк.: Йөрөгән аяҡҡа йүрмә эләгә. Чув.: Ҫӳрекен ҫӳрме тупнӑ. Ҫӳрекен ҫӳрме тупнӑ тет. Ҫӳрекен ҫын ҫӳрме ҫиет. Çӳрекене çӳрме çакланать, тет. Каз.: Жүрген аяққа жөргем ілінеді. Жүргенге жөргем ілінеді. Үзб.: Yurgan oyoqqa yo’rg’a yo’liqar // Юрган оёққа йўрға йўлиқар. Димәк, бу бик борынгы һәм шактый киң таралган мәкаль.
Ниһаять, йөрмә сүзенә аерым тукталыйк. Нәрсә соң ул? Ул бер генә норматив сүзлеккә дә теркәлмәгән, шуңа миндә зур кызыксыну уятты да. «Татар теленең зур диалектологик сүзлегендә» йөрмә «азык, җим» дип аңлатылган да, үрнәк буларак Йөргән айакка йөрмә ләгә ул дигән җөмлә бирелгән. Шул ук сүзлектә җүрмә сүзе дә теркәлгән, «камчы» дип аңлатылган һәм иллюстрация буларак Җөргәнгә җүргә ләгә ул китерелгән. Йөрмәне «сырлан» кебек ниндидер ябышкак үлән дип тә аңлатулар очрый, ләкин болар берсе дә сүзнең мәгънәсен дөрес ачмый. Инде телгә алынган Н. Исәнбәт аңа мондый аңлатма бирә: «йөрмә – эчәк-бавырны казылык кебек итеп карындыкка йөрмәп тегеп пешерелгән тутырма» (йөрмәү фигыле сүзлекләргә җүрмәү формасында теркәлгән икән).
Бу йөрмә дигән ашамлыкны төрле татар чыганакларыннан эзләп табарга тырыштым. Т.Х. Хәйретдинованың «Названия пищи в татарском языке» китабында да, Ф.С. Баязитованың «Аш-су һәм халык традицияләре лексикасы»нда да ул теркәлмәгән. Хәер, анда киңрәк таралган аш-су төрләре генә теркәлгән. Безнең якта атның майлы юан эчәген тозлап, борычлап, сарымсак сөртеп, эче тышка әйләндереп пешерелә, суынгач, казылык кебек телемләп табынга бирелә торган әйләндермә дигәннең дә беркая теркәлгәнен күргәнем булмады.
Мәкаль башка халыкларда да булгач, аларның чыганакларына да күз салдым. Чувашлар ҫӳрме дигәннән рулет формасында әзерләнгән эчәк бавыр ризыгын аңлый. Башкортлар йүрмәсе сыер яки сарык эчәкләрен чәч кебек итеп үреп казанда куырып (суда пешерепме?) әзерләүдән гыйбарәт (шулай ук эч маена уралган рулет дип аңлату да очрый). Казакның жөргем дигәне дә малның юан эчәге белән нечкә эчәген үреп әзерләнә торган ризык.
Йөрмә сүзен безнең сүзлекләргә дә кертергә кирәк дип саныйм. Аңлатмасы да азмы-күпме ачыкланды инде хәзер. Ихтимал, кемнеңдер бу азыкны ясаганын күргән яки ашаганы бардыр? Кайсы якларда һәм ничек әзерлиләр икән татарда, беләсе иде бит. Бөтен күрше-тирәдә булган ашамлык бездә генә булмый калмастыр бит?
ИДЕЛ БУЕ
Белемнәребез арткан саен, ниндидер кагыйдәләргә яңача караш, аларның хәзерге заман таләпләренә туры килмәгәннәрен үзгәртү әллә ни гайре табигый нәрсә түгел бугай. «Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?» дигән сүзлекне төзегәндә бер үк төрле языла торган ирекле сүзтезмә белән географик атамалардан кайберләренә игътибар ителде.
Татар телендә берничә сүздән оешкан географик атамаларның бик күбесе буе, аръягы, алды, арты кебек компонентлар ярдәмендә ясала. Ирекле сүзтезмәләрдән аеру өчен (алар һичшиксез аерыла), географик атаманың һәр элементы баш хәрефтән язылырга тиеш: Идел Буе, Идел Аръягы, Байкал Аръягы, Кама Аръягы, Кавказ Арты, Кавказ Алды, Кара Диңгез Буе, Днестр Буе, Амур Буе, Урал Алды; Казан Арты, Тау Ягы, Саз Ягы (Себердә, рус. Заболотье). Әйе, боларның барысы да рус телендә бер сүз буларак ясала һәм кулланыла, чаг.: Поволжье, Заволжье, Забайкалье, Закамье, Предкавказье...
Ләкин буе, аръягы, алды, арты сүзләре, географик территорияне белдермәгәндә, юл хәрефеннән языла, мәс.: Идел буе каеннары, авылның тау ягы. Мондый очракта рус теленә тәрҗемәләр югарыдагы кебек булмый. Сизәсездер бит?
Нет комментариев