Бу юлы без «укучылар» сәхифәсе белән «язучылар өненә» – Татарстан Язучылар союзына барып кердек.
Союзның язучылар өчен эшләп килә торган үз китапханәсе бар, бу китапханәнең төп байлыгы – уникаль татар китаплары.
Китапханә Казанның иң матур биналарының берсендә, Мөштәри урамындагы элеккеге сәүдәгәр Оконишников йортында урнашкан. Йортның тышкы ягында барокко стилендә чүкелеп ясалган тимер капка бар. Андый капкалар Казанда бармак белән санарлык – ул кулдан ясалган, димәк, бик иске. Гомумән, йорт 1907 елда Казандагы бай түрә өчен төзелә башлаган, әмма төзелеп бетмичә, булачак хуҗасына сатылган. Михаил Иванович Оконишников Печищедагы данлыклы кызыл кирпечле фабрика хуҗасы булган. Моннан кала аның тагын берничә керемле эше була.
Революциядән соң сәүдәгәрне реквизицияләп төрмәгә утырталар һәм ул төрмәдә җан тәслим кыла, аның барлык туганнарын да себергә озаталар.
1920 елларда бинада балалар йорты һәм балалар хастаханәсе урнаша. Бүгенге көндә исә анда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге эшли.
Бераз тарих
Татар язучылар союзы 1934 елда формалаша. Аны Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Әхмәт Ерикәй, Ләбиб Гыйльми, Муса Җәлил, Таҗи Гыйззәт, Гомәр Бәширов, Туфан Миңнуллин кебек язучылар җитәкләп килә. Бүгенге көндә берлекнең рәисе – язучы, депутат Ркаил Зәйдулла.
Бүгенге көндә союзда 300 дән артык язучы бар. Аларның иң активларын очраклы гына берлек бинасында очратып, сөйләшергә, фикер алышырга була. Язучылар берлеге эчендә язучылар өчен генә эшләп килә торган китапханә бар.
Китапханәдә төгәл ничә китап булуын әйтүе дә кыен, чөнки аларны менә әле яңа гына тәртипкә салып, аралап яталар. Хәзер китапханәдә тәртип, ямь, үзенә күрә бер җан бар. Әле күптән түгел генә китапханәче эшен үз өстенә Гәүһәр Хәсәнова алган. Гәүһәр ханымның китапларга мәхәббәте әллә каян сизелеп тора. Гаҗәп тә түгел, чөнки ул танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиевның кызы һәм Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Әхәт Гаффар, Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон һәм башка бик күп язучыларның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән кеше. Өстәвенә 2007–2009 елларда ул «Идель» журналында әдәби мөхәррир, тәрҗемәче, баш мөхәррир урынбасары булып та эшләп ала әле. Шуңа күрә китапханәгә эләккән очракта, аннан күп нәрсә сорарга һәм тагын да күбрәк нәрсә белергә була.
Кадерле китаплар
Китапханәдә тәртип урнаштыра башлагач, Гәүһәр ханым бик күп кызыклы экземплярларга тап булган. Китапларның кайберләре миңа да кызык булып тоелды. Аларның шул ягы үзенчәлекле – бу китапларны башка беркайда табып та, сатып алып та булмый.
Менә, мәсәлән, чит телләргә тәрҗемә ителгән татар язучылары әсәрләре: инглиз, алман, фин һәм иң күбе төрек теленә тәрҗемә ителгән әсәрләр. Монда Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах кебек әдәбиятчыларның саллы хикәяләр җыентыгы да бар. Алар төрле телләрдә, төрле нәшриятләрдә чыгарылган. Күбесен төрек тәрҗемәчесе Фатих Котлы тәрҗемә иткән.
Тагын сирәк очрый торган китаплардан латин графикасында чыгып өлгергән иске китаплар бар. Алар хәзерге китапханәләрдә юк. Бары тик шәхси китапханәләрдә генә очрый. Шундый китапларның берсе – 1939 елда латин графикасында чыккан «Капитан Грант балалары». Бу китаплар турында безнең буын әти-әни, әби-бабайлар сөйләве буенча гына белә. Ә монда аны ачып, укып карарга була.
Язучылар берлегендә әдипләрнең имзалары төшкән китаплар да байтак. Аларның кайберләре союзга бүләк ителгән, ә кайберләре башка язучылар аша китапханә киштәләренә эләккән.
Менә, мәсәлән, Сибгат Хәкимнең 1955 елда Салих Батталга бүләк иткән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы. яки Нәби Дәүлинең Хәсән Сәрьянга бүләк итеп биргән хикәяләр һәм памфлетлар җыентыгы.
Китапханәдә теге яки бу тематик киштәдә урын тапмаган, әмма татар язучылары эшчәнлеге турында күпне аңларга ярдәм итә торган китаплар бар.
Шундыйлардан «Tatar pen: Безнең юл. Наш путь. Our Way» җыентыгын телгә алырга була.
Бу китап – татар ПЕН-клубы альбомы. Китапны 2021 елда Әхәт Мушинский белән Ленар Шәех төзи. Әлеге берләшмә – бик кызыклы һәм бездә артык билгеле булмаган тарих битләре. Пен-клуб – бөтен дөньядагы язучы, журналист, шагыйрьләрне берләштерә торган һәм аларның хокукларын яклый торган халыкара оешма. Татар язучылары әлеге оешмага 1996 елда керә, шул рәвешле, алар татар әдәбиятының «дөнья әдәбиятында» лаеклы урын алып торуын дәлилли. Пен-клуб ярдәме белән төрле әсәрләр татар, рус һәм инглиз телендә чыгып бара. Бүгенге көндә әлеге клубта булган язучылардан берничәсе генә исән.
Ничек керергә?
Саный китсәң, карыйсы килгән китаплар байтак монда. Әмма аларны ирекле рәвештә һәр теләгән кешегә бирмиләр. Китапханәгә керүнең берничә юлы бар: яки күләмле даһи әсәрләр язып, Язучылар берлегенә эләгү һәм шул рәвешле китапханәгә керү, яки берлектә эшләүче яшьләр белән килешү – ә яшьләр, шөкер, анда бар. Бар гына да түгел, соңгы араларда алар берлекне терелтеп, данын күтәрергә тырыша. Журналист һәм шагыйрә Дания Нәгыйм белән музыкант һәм шагыйрь Ильяс Фәрхуллин Язучылар берлегенә ребрендинг ясый, чаралар форматын алыштырып, аларны яшьләр өчен кызыклы итәргә тырыша. Яшьләрнең планнары зурдан – төрле проектлар, лабораторияләр, чаралар оештырыла, төрле темаларга лекцияләр һәм яңа форматлы концерт, спектакльләр дә куела. Кыскасы берләшмә хәзер коллаборацияләргә – аралашу һәм берләшүгә шат.
Китапханәдән әлегә ирекле рәвештә китап алып булмаса да, Язучылар берлегенең ишеге гади укучылар өчен дә ачык. Беренче каттагы буккроссинг (ягъни китап алышу) зонасыннан китапны бушлай алып укырга, үзеңнекен китереп куярга була.
Язучылар союзына эләксәң, менә сиңа чек-лист:
- ИЛЬЯС ФӘРХУЛЛИННЫ ОЧРАТЫП, «СИН ДӘ СОЮЗДАМЫНИ?» – ДИП СОРАРГА.
- БИНАНЫҢ ТЫШКЫ ЯГЫННАН НИНДИ МАТУР БУЛУЫНА ШАККАТАРГА.
- БИНАНЫҢ ЭЧКЕ МАТУРЛЫГЫНА ТАГЫН БЕР ШАККАТАРГА.
- СОҢГЫ ЕЛЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕНДӘ НИНДИ КЫЗЫКЛЫ ӘСӘРЛӘР ЧЫККАНЫН СОРАШЫРГА.
- КОСМОС ЯКИ КОМИКСЛАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕКЦИЯГӘ КИЛЕРГӘ.
- БЕРӘР ЯЗУЧЫНЫ ОЧРАТЫП, «КАРАЛЕ, БУ БИТ ТЕГЕ НИ, НӘРСӘ ЯЗГАН ӘЛЕ УЛ?» ДИП ХӘТЕРЕҢНЕҢ ТИШЕК БУЛУЫНА ТАГЫН БЕР МӘРТӘБӘ ИНАНЫРГА.
- БАЛАЧАКТА ЯРАТЫП УКЫГАН ЯЗУЧЫЛАР БЕЛӘН ФОТОГА ТӨШӘРГӘ.
Фирүзә Вәлиева фотолары
Нет комментариев