«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

«Туфрак исе диген, кендек каны тамган туфрак бу, шуны онытма!»

12 октябрь көнне «Чулпан» мәдәни үзәгендә шагыйрә Луиза Янсуар һәм режиссёр Резеда Гарипова «Мин – җан-туфрак» музыкаль спектакленең премьерасын тәкъдим иттеләр.

Әсәрдә бер керәшен гаиләсе тормышы һәм гореф-гадәтләре аша кешелекнең мәңгелек кыйммәтләре турында уйланулар бар. Спектакльдә тамашачы керәшеннәрнең бай һәм колоритлы көнкүрешенә, үзенчәлекле музыкасына, җырларына һәм йолалары буйлап «сәяхәт итте». «Мин – җан-туфрак» спектакле – бер гаилә тарихы гына түгел, ә буыннар бәйләнеше, көч бирә торган тамырлар, безгә кадәргеләр алдындагы иман турында уйлану да. Бу – ата-бабаларыбыз нык итеп басып торган җирнең тере хәтеренә орыну, нәсел-ыру каршындагы бурыч, киләчәк буыннар каршындагы җаваплылык.

Сәхнәдә җырлар, биюләр һәм драма чиратлашып, бер-берсен тулыландырып барды. Әсәр башында без гади керәшен гаиләсе белән танышабыз. Уллары Әндрий авылдагы кызны ошатып йөри, ниһаять, бар көчен җыеп, Кәтрингә үз хисләрен белдерә һәм кияүгә чакыра, кыз исә теләп ризалаша. Аннары тамашачыны керәшен туй йолалары белән таныштыралар, халык милли җыр-бию белән куңел ача, кияүнең әнисе яшьләрне «телләрегез балдай татлы, күңелләрегез майдай җомшак булсын» дип мендәргә бастыра һәм каршы ала. Кәтринәне кияүдәге хатын булуын күрсәтер өчен, кызлар аңа керәшен милли яулык ябалар. Яшьләр бергә матур яши башлагач, аларга сугыш дигән бәхетсезлек килеп керә. Әндрийне фронтка озатканда, әти кеше улына чүпрәккә төренгән туган туфрагын – «...туфрак исе диген, кендек каны тамган туфрак бу, шуны онытма...» - диеп тапшыра. Әлбәттә, спектакльнең җанга иң көчле тәэсир иткән өлешләрнең берсе ул – сугышчыларның хатларын уку. Һәр хат та туган җирне, туганнарны, сөйгән ярны сагыну сагышы белән тулы. Сугышчылар көндәлек гади әйберләрне-урыннарны юксыналар, якыннарының хәлләрен белешәләр, ә кемдер хәтта саубуллаша... Ул вакытта сәхнәдә тылда калган хатын-кызлар авыр ирләр эшен армый-талмый башкаралар. Сугыш кырында исә яраланган Әндрийне атасының сүзләре һәм туган җир туфрагы куәт өсти, бирешмәскә өнди. Ниһаять, моңа хәтле билгесез югалган дип игълан ителгән сугышчы кире туган якка, гаиләсенә әйләнеп кайта. Соңыннан сәхнәдәге хәрәкәт дәвамы бүгенге көнгә күчә.  Хәзер дә махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга да игътибар бирелде. Иң ахырда «Безнең ил» дигән танылган керәшен җыры сәхнәдәге катнашучылар һәм тамашачылар тарафыннан башкарылды. Төп рольләрдә Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов, Аграфена Васильева, Альбина Ногманова, Иван Пугачев һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары катнашты.

Спектакльнең хореографлары – Резеда Муллагалиева, Оксана Коваленко.

Милли җырларны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле артистлары һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар – «Казансу», «Айбагыр» (Казан шәһәре), «Нардуган» (Теләче районы), «Чулпы», «Нур» (Балык Бистәсе районы) керәшен фольклор коллективлары башкарды. Алар башкаруындагы борынгы керәшен көйләре җирнең үз тавышы яңгырый сыман. Төрле чорларда гомерен ил өчен биргән, я бәхете булып, өенә әйләнеп кайткан ир-егетләрнең язмышы бер үремгә үрелеп бара. Тамашачы буыннар чылбырын үрүдә, әйтергә кирәк, үзе дә катнаша.

Илүзә Минһаҗева

фото: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое