Кайвакыт син ниндидер сүз ишетергә тилмереп йөрисең. Син ул сүзне онытасың һәм югалтасың.
Бушлык хасил була. Эчеңдә булган халәткә атама бирә алмыйсың. Тотыныр әйбер калмый. Тын кысыла.
...ә аннан ул сүзне кемдер сиңа әйтә, син аны кайдандыр укыйсың, язганда исеңә төшерәсең. Һәм барысы да аңлашыла башлый, музыка уйнап җибәрә, паузага куелган тирә-юнь янәдән терелә. Синдә көч арта. Син бүлешә алу мөмкинлеген тоясың. Сулышың тирәнәя.
Бә-рә-кәт
Су-лыш
Я-ра-ту
Ку-рык-мау
Кө-лү
Ях-шы-лык
Ка-раш
Син гадиләнәсең. Бер күзәнәкле булып каласың. Әмма бу гадилектән син бик күп нәрсә аласың.
Дус-лык
Я-шәү
Шат-лык
Ты-ныч-лык
Син сорыйсың. Син бу көннән нәрсә теләсәң, шуны сорыйсың. Дога кыласың.
Эч-кер-сез-лек
Е-лау
Син яратуны кичерер өчен нинди зур көч кирәк булуын аңлыйсың. Нәфрәтләнү, качу, нык булып күренергә тырышу аның янында бик кечкенә икән…
Ба-ры-бер
Мәң-ге-гә
Эз-лә-нү
Ко-чак-лау
Наз
Рәх-мәт
Ха-кый-кать
Син тагын-тагын шул изгеләрне барлыйсың, кабатлыйсың. Дисбе тарткан кебек. Алар бүгенгә синең намазың. Алар синең «җебең», юлың (югалтма, өзмә генә). Син янәдән тере, син янәдән бала, син янәдән гашыйк. Чөнки күптән беләсең: гашыйк булмыйча, яратмыйча, тудыра да, туа да алмыйсың син.
Ә-ле-гә
Ки-лә-чәк
Бил-ге-сез
Әм-ма
Һич-шик-сез
Хә-ер-ле…
В начале было слово. Евангелия от Иоанна
Әйткән сүз – аткан ук. Халык әйтеме
Бу язма сүз колы – шагыйрьләр, шигърият, сүз көче һәм ләззәте турында булыр. «Җылы сүз – җан азыгы», – ди халык. Ә кем соң ул шагыйрь? Шигырь язучы – «рифмоплёт»мы, хыялыймы, «Питер Пэн» синдромлы кешеме, зыялымы, шыр тилеме?
Шагыйрь иң беренче чиратта ач һәм яшь булырга тиештер, минемчә. «Картайган шагыйрь» мәгънә эзлим дип, шигърияткә генә хас җиңеллекне, исәрлекне югалтырга мөмкин, аның шигърияте дөрес, әмма гармониясез, анда тормыш тәҗрибәсе усал ата-ана кебек шигърият-баланы шуклыктан тыя башлый: рифмаң кайда? Бу ике сүз гомергә бергә кулланылмаган! Чү, мондый ямьсез сүзләргә шигърияттә урын юк! Чын шагыйрь турында уйлаганда, күз алдына мүк баскан агач түгел, ә үз эчендәге барлык каршылыкларны юкка чыгарырга теләүче, җирнең тарту көчен җиңәргә омтылучы яралы кош образы килә. Аңа логик каршылык я синкретизм булдыру гына аз, ул үз-үзенә каршы төшә; аны алогизмда гаеплиләр, дуслары аннан йөз чөерә, аның туган теле дә юк, чөнки аның өчен телләр иерархиясе дә, грамматик кагыйдәләр дә, стиль кануннарына буйсыну да күптән искелек кайтавазы гына булып калган. Шагыйрь, яңа мәгънәләр табарга дип, су төбенә чума, күккә күтәрелә, ул абстрактлаша, чәрдәкләнә. Ул беркемнеке дә, бернәрсәнеке дә түгел, аның хуҗасы бер генә – сүз. Шагыйрь башка төшенчәләргә буйсынудан уттан курыккандай курка, ә аңа кадәр яшәгән фразалар, сүзтезмәләр аның өчен атавизм гына.
Шунлыктан, «картайган шагыйрь» үзеннән-үзе оксюморон кебек яңгырый башлый, чөнки шигърият охшаш яңгырашлы юллар гына түгел, ул прозада да туа ала; яңалык китерүче һәр уй, сүзтезмә, метафора – шигърият, ә шагыйрь – алар арасында бәргәләнүче үткәргеч.
...бар тапканын, барлык югалтканын
чәркәләргә салып кат-кат чайкый.
җанындагы упкыннардан качып,
мәгарәгә керә, җирне айкый...
Луиза Янсуар.
Шагыйрь – сандугач. Ул сайрый бирә, ул сөйли бирә. Ә сөйләмнең грамматикасы, кагыйдәләре бармы соң? Кагыйдәгә буйсынып, шагыйрь иң беренче максатыннан – ләззәттән колак какмыймы? Даими рәвештә ләззәт китерә торган нәрсә юк диләр. Бар нәрсә дә иртәме-соңмы туйдыра, искерә. Әмма шагыйрь бу эчпошыргычлыктан качу юлын таба: ул ана телен, туган телен барлый, аның белән уйный, ә аннан ул җисемне «вата»: үз кагыйдәләрен булдыра, телне деформацияли, боза, таптый.
Шулай итеп ләззәтнең яңа кырлары барлыкка килә, ата-анадан, ияләшкән реалияләрдән сепарацияләнү процессын хәтерләткән күренеш башлана.
Йөрәк-баш
Рациональ-иррациональ
Акыл-хис
Бу ике полярлык һәр кеше эчендә көрәшәдер. Кемдер гедонизмнан культ ясаса, башкалар ләззәт алуны акылсызлар, нигилистлар эше дип саный, рухи чистарыну эзли, ә ул чистарыну үз чиратында ләззәтләрдән тыелганда гына була ала. Әмма ләззәт сүзләр эчендә дә, текстта да мөстәкыйль яши алмый, ул – утырым, аны бары тик игътибарлы ач күзләр генә эзләп табарга сәләтле һәм игътибарлы укучы гына ул утырымны болгатып, болганчык суда күчеш, революция ясый аладыр. Ләззәт асоциаль һәм бик шәхси нәрсә. Ләззәтне законлаштырган я инде бертөрле кичергән коллективны күз алдына да китерүе авыр. Әмма ләззәтне гауга чыганагы итү берни тормый. Эш ләззәтнең оятсыз яисә әхлаксыз булуында түгел, ләззәт һәрвакыт – атипик. Аның формасы да, образы да юк, әмма аны амораль нәрсәләрдән дә, рухи, мәгънәви нәрсәләрдән дә алырга була.
Who do you need?
Who do you love?
When you come undone.
Duran Duran
Нәрсә генә эшләсәм дә, мин үземә бер сорау бирәм: «сиңа хәзер рәхәтме?» Ләззәтне бөтен нәрсәдә табып булганына мин күптән инанган, чөнки игътибар булган җирдә ләззәт тә булачак икәнен үз тәҗрибәм буенча беләм. Яраткан кешегез янында булып, икәүләп башка чит уйлар, хыял дөньясында йөзү ничек рәхәт булса, язу да шундый ук ләззәт китерергә сәләтле. Бер җөмлә үзе артыннан әллә ни кадәр дәртле уйлар, назланыр сүзләр, ягымлы уй бризлары алып килә ала. Бу вакытта шагыйрь текст белән мәхәббәт белән шөгыльләнгәндәй тоела. Бер караш. Бер ым. Бер елмаю. Бер орыну. Ниһаять, бер сүз. Ләззәт, әйтерсең, кешегә дөньяга зурайткыч пыяла аша карау мөмкинлеге бирә, тирә-ягыбызда күпме ләззәти муллык икәненә ишарә ясый.
Текст ләззәт алынып язылган икән, ул укучыны да уятачак, кабызып җибәрәчәк. Шуңа да иҗатны фальш аша тудырып булмыйдыр. Әлбәттә, һәр текст та үзенең укучысын табачак, әмма ясалма шигърият экстракорпораль аталандыру процессын хәтерләтә: стериль, төгәл, бәлки матурдыр да, әмма ләззәтсез. Һәм иң кызыгы шунда ки: шагыйрь (ничек кенә теләсә дә) шул «л» хәрефенә башланган сүзне берничек тә үзе эчендә тотып тора алмый, ә электр чыбыклары үзләре аша ток үткәргәндәй, кичерешләрне дә үзе аркылы үткәрә. Бу эчке көрәшнең, эчке авыртулы рәхәтлекнең, язуның (ләззәти язуның) максатсыз икәнен ул үзе генә белә, бу максатсызлык үз чиратында аңа үлемне хәтерләтә. Шуңадырмы, бер шагыйрь дә укучысына бу кичерешләре турында махсус сөйләмәс.
Шигърият ул – күңел стриптизы (с)
Ясалмалыкның тагын бер антонимы – фетиштыр, аны сайлап алып булмый, ул үзе эзләп таба, буйсындыра. Ләззәт алынып һәм ләззәт бирергә дип язылган язу/хат та – фетишның бер төре. Кайсы сүз аңны эләктереп алырга сәләтле, ә кайсылары битараф калдыра? Шагыйрь сүз сайлый, ә сүз – аны. «Син тиеш»тән торган бу дөньяда шагыйрь кыю йөрәген учына кысып, ялганнан кача, күзгә күренмәс антенналары белән галәм авазларын тыңлый, мода агымына бирелмичә, консерватор булып та кала, үз чорыннан алга китеп, футуристик уйлар белән дә яна ала.
...ул капшанып бара, бара, бара
чытырманнан –
эз салмаган бәндә.
«минеке бу туфрак!
һәм җир шары!...» –
шапырына...
тик...
үзе дә хәтта –
үзенеке түгел.
ил, чорныкы...
чәркәдәге ялкын, түзми, чатный.
авызлыктан ычкынырга теләп,
бәргәләнә...
юк!
ычкына алмый!
Луиза Янсуар
Шагыйрь – моңсулыкны легальләштерүче дә. «Депрессия күп очракта кеше һәрвакыт бәхетле булырга тиеш дигән ялган, әмма искиткеч ныклы ышанудан башлана», – диде миңа бер танышым. Ничек киенергә, үзеңне ничек тотарга, нәрсә ашарга, кайда яшәргә, күпме акча эшләргә икәнен дә әйтеп торучы җәмгыять бүген кешегә инде ничек һәи ни кадәр бәхетле булырга икәнен дә өйрәтә. Кеше, шаблонга туры китереп яшәмәвен күрә, битенә бәхет битлеген кия башлый һәм беркайчан да янмаган, көймәгән, җиңелмәгән, еламаган, тормыш каршында тез чүкмәгәннәрнең мифик ыруына кушыла. Шагыйрь генә мондый «зиннәтле бүләк»тән колак каккан: ул һаман да кичерә, тоя, яшь түгә, кабул итә бирә: озакка сузыла торган, фиксацияләнгән бәхетне бу дөньяда очратмаячагына инанган, ә сагыштан, моңсулыктан торган хәяттә алдатмый торган чиста бәхет, ләззәт табып булганын төгәл белә.
Рузалия Шакирова
Нет комментариев