«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Тарих тавышы» Бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул ителә

Россиядә беренче тапкыр яшьләрне тарихи агарту өлкәсендәге «Тарих тавышы» Бөтенроссия премиясе узачак.

Премия үз эченә Ватан тарихын популярлаштыруның, патриотик тәрбия бирүнең, тарихи хакыйкатьне саклау һәм яклауның төрле юнәлешләрен үз эченә алган 10 номинацияне ала, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр министрлыгы сайтында.

Премиядә 12 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары, юридик затлар һәм авторлар коллективлары катнаша ала. «Россия тарихы турында иң яхшы чит ил проекты» номинациясендә катнашуга чит дәүләтләрнең физик һәм юридик затлары чакырыла.

Максаты  —  тарихка өйрәтүнең иң яхшы методларын хуплау һәм тарату, новаторлык алымнарын хуплау һәм балаларны һәм яшүсмерләрне илебезнең тарихи мирасын актив өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итү, Бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына тулысынча туры килә.

Премиядә катнашуга гаризаларны Эксперт советы бәяләячәк, аның составына тарихчылар, педагоглар, патриотик тәрбия өлкәсендә балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, иҗтимагый фикер лидерлары һәм яшьләр берләшмәләре вәкилләре керә.

Премия лауреатлары, һөнәри танылудан тыш, партнерлар һәм оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр һәм ярдәм алачак. Шулай ук алар киң эшлекле һәм мәдәни программада катнаша алачак, Мәскәүдә премия тапшыру тантанасында булачак, күренекле дәүләт эшлеклеләре һәм танылган тарихчылар белән очрашачак.

«Тарих тавышы» премиясе тарихны өйрәнү процессын яшьләр өчен кызыклы һәм мавыктыргыч итә торган проектларны һәм инициативаларны хупларга тиеш. Без яшь лидерларны һәм тикшеренүчеләрне генә түгел, музейлар, тарихи проектлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен дә катнашырга чакырабыз. Премиядә катнашу танылу, яңа танышулар, шулай ук фикердәшләр һәм хакимият вәкилләре ягыннан ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте «Ватан Геройлары» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры, премиянең оештыру комитеты сәркәтибе Владислав Курбатов.

Катнашу өчен гаризаны 2025 елның 1 ноябренә кадәр рәсми сайтта бирергә мөмкин:  https://ano-geroiotechestva.ru/award.

Җиңүчеләрнең исемнәре 2025 елның ноябрь ахырына планлаштырылган тантаналы чарада игълан ителәчәк.

Премияне оештыручы —   Беренчеләр Хәрәкәте грант ярдәме белән «Ватан Геройлары» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Премиянең партнерлары: Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Тарихи Җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, Роспатриотүзәк, федераль музейлар, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлары. Стратегик партнер — «Транснефть» гавами акционерлык җәмгыяте.

Проект «Россия сегодня» медиатөркеменең «Социаль навигаторы» һәм «Аргументы и факты» акционерлык җәмгыяте мәгълүмати ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое