«Казан» бию ансамбле чыгышларын республиканың мәдәни чараларында еш күрәбез.
Күреп кенә калмыйбыз, дәртле, талантлы яшьләренә сокланабыз да. Кызганыч, барысын да танып бетермибез. Гомумән, коллективта эшләп танылу мөмкинме ул? Татар халык биюе яшьләргә кызыклымы? Бу хакта «Казан» бию ансамбле биючесе Гүзәл Насретдинова белән сөйләштек.
БИЮГӘ МӘХӘББӘТ ӘТИСЕННӘН КҮЧКӘН
Гүзәл Насретдинова Казанда туып үскән. Казан хореография училищесын, аннары Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган.
«Биюгә мәхәббәтем әтиемнән күчкән дип уйлыйм. Ул бала чагында бал биюләре белән шөгыльләнгән. Әти-әнием миндә дә бу сәләтне күреп алып, һәрвакыт терәк булдылар. Алты яшемнән Вахитов районының «Созвездие» коллективында эстрада биюләре белән шөгыльләнә башладым».
«Созвездие» коллективында биегәндә, Гүзәлнең педагогына охшыйсы килә башлый. Ә инде бераз үскәч, педагог-хореограф булырга хыяллана. «Биюче булмасам, сәнгать яки педагогика белән бәйле һөнәр сайлармын», – дип уйлый. Бу хыялы ансамбльгә килеп, эшчәнлекне күзәткәч үзгәрә, сәнгать җитәкчесе булу турында уйлана башлый.
АНСАМБЛЬГӘ ИЛТКӘН ЮЛ
«Казанның татар ансамбльләрендә үзебезнең биюләрне биер диеп, миннән дә күбрәк әнием хыяллангандыр. Чөнки мин училищеда укыганда, ул бүлмәм диварына татар костюмы кигән биюче парның фотосын элеп куйган иде. «Казан» бию ансамбленә барып карарга кирәклеген гел әйтеп торды. Хәлләр үзеннән-үзе җайланды ки, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова безнең чыгарылышның дәүләт имтиханына үзе килде. Мине ошатып, ансамбльгә эшкә чакырды. Шулай итеп, Казан шәһәр филармониясенә килдем».
Гүзәл үзенең беренче иң дулкынландыргыч чыгышын яхшы хәтерли: училище бетергәндә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куйган чыгарылыш концертында «Курай» хореографик композициясендә ялгыз партия башкара.
«Ялгыз чыгыш ясаганда, тамашачының бар карашы үзеңә генә юнәлгәнлеген аңлыйсың. Гомумән, тамашачының сокланулы карашы мине «янып чыгу» мизгелләреннән дә коткара – сәхнә белән бәйләп тора. Остазым Вера Закамскаяның әйткән сүзләрен исемнән чыгармыйм: «Нәрсәгәдер ирешкәннән соң тукталып калма, үс һәм камил бул. Үз көчеңә ышан һәм максатыңа бар», – дигән иде ул».
«ТАНЫЛАСЫМ КИЛӘ»
«Казан» бию ансамбле «Чулпан» мәдәният үзәгендә бик күп сольный концертлар куя, барлык шәһәр чараларында катнаша, шулай ук Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә чыгыш ясый. «Зур коллективта эшләп, танылып буламы?» дигән сорауга да Гүзәлнең үз карашы бар:
«Коллектив белән эшләп тә танылырга мөмкин, ләкин моның өчен артист актёрлык осталыгына, хореографик сәләткә һәм харизмага ия булырга тиеш. Шулай ук башкалар арасында аерылып тору өчен, үзенчәлекле сыйфатларга ия булырга, күп кенә ялгыз партияләр башкарырга кирәк. Ләкин коллективның җитәкчесе, составы сиңа ярдәм итмәсә, талант кына да булышмый. Әлбәттә, минем сәхнәгә, мине танып белә торган тамашачы каршына чыгасым, таныласым килә. Минем иң яраткан номерларымның берсе – «Ритмы фламенко», шулай ук «Йосыф-Зөләйха» спектакленнән өзек – анда без әфлисун һәм пычаклар белән биибез».
«НИНДИ КӨЙ ИШЕТСӘМ ДӘ, ХӘРӘКӘТЛӘНӘ БАШЛЫЙМ»
Гүзәл фикеренчә, татар халык биюенең иң кирәкле символлары – милли кием, бизәнү әйберләре, хайваннарны имитацияләү белән бәйле хәрәкәтләр, кул хәрәкәтләре, сюжетлы биюләр. Хәзер яшьләр халык биюләре белән кызыксына дип саный. Аның фикеренчә, алга таба да бу кызыксынуны саклап калу максатыннан, бию техникасына, стиленә үзгәрешләр кертеләчәк.
«Минем өчен бию – үз-үзеңне белдерү ысулы. Аның аша үз холкымның көчен аңлыйм. Бию – якын дустым, без аның белән гомер буе бергә, мин һәрвакыт аның ритмында. Нинди көй ишетсәм дә, үзем дә сизмәстән хәрәкәтләнә башлыйм. Бию ул – сәнгать һәм физик активлык формасы. Күпләр безнең көн саен эштә, репетицияләрдә алган физик йөкләнешне бәяләп тә бетерми. Андагы хәрәкәт спорт белән шөгыльләнүгә тиң. Мин эштән буш вакытта табигатьтә булырга, сәяхәт итәргә, үзем өчен яңа һәм кызыклы урыннар ачарга яратам».
Фотолар: «Казан» бию ансамбле һәм геройның шәхси архивы
Әлеге язма «Идел»нең июнь санында басылып чыкты.
Нет комментариев