«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе: быелгы яңалыклар, үзенчәлекләр

11-16 августта Казанда Халыкара «Татар кызы – 2025» бәйгесенең ярым финал ярышлары узачак, ә инде финалны 10 сентябрьдә Оренбургта тамаша кылып булачак.

Бәйгенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин әйтүенчә, барлыгы 38 төбәктән кызлар катнашкан, ярымфиналына 29 кыз чыккан. Әмма шәхси сәбәпләр аркасында барысы да ярымфиналга килә алмаган. Шулай итеп 9 кыз төшеп калган. 

Быелгы яңалыкка килгәндә, бәйгегә яңа этап – «Китап клубы» форматында китап уку юнәлешен өстәгәннәр. Аның кураторларының берсе Айдар Шәйхин. Кызлар Әмирхан Еникиның «Матурлык» әсәрен укып, фикер алышачаклар. Шулай итеп аларның интеллектуаль фикерләү сәләте бәяләнәячәк.

Ярымфиналга чыккан кызлар бер атна вокал, хореография, нәфис сүз буенча остазлар белән шөгыльләнәчәк, шулай ук аш-су этабында да кайнаячаклар. Кызлар тел, тарих, милли мәдәният буенча белемнәрен нәкъ менә бәйге ярдәмендә күтәрә алачак. Оештыручылар сөйләвенчә, үзенең сөйләмен тагын да камилләштергән катнашучылар моңа кадәрге елда да булган. «Без кызларның тел ягыннан камиллеген бер-берсе белән түгел, ә үз-үзе белән ярыштырабызю Мәсәлән, бәйгегә килгәнче ул 100 сүз белсә, нәтиҗәдә инде 200не белеп китсә – бу үсеш дигән сүз», – дип аңлатты алар. Шуңа күрә кызларның сөйләменә карап кына бәяләү дөрес түгеллеген әйттеләр, гәрчә моңа кадәр ул яктан тәнкыйть ишетелә иде, дип өстәделәр.

Шулай итеп, халыкара «Татар кызы – 2025» бәйгесендә 12 кыз финалга чыгачак һәм гран-при өчен көч сынашачак. Ә бүләкләр исә партнерлар ярдәмендә дә әзерләнә.

Сүз уңаеннан, «Идел»нең август санында бәйге оештыручы көчле команда турында язма чыкты. Тиздән барысын да социаль челтәрдә сөйләрбез, күзәтеп барыгыз!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое