«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Әлмәттә 4 яңа спектакль премьерасы әзерләнә

Бу спектакльләр 1-3 ноябрьдә «Аваздаш» театр фестивале кысаларында күрсәтеләчәк.

Программада:

«Бакый» спектакле

Ул татар сынлы сәнгате атасы Бакый Урманче тормышына багышланган, Эльмир Низамов музыкасы һәм Татарстан Республикасы Камер хоры башкаруындагы спектакль булачак. Анда режиссер Туфан Имаметдинов Урманчының, тормыш авырлыкларына карамыйча, үз иҗатында аһәң һәм «идеаль кичеш»не  (Идеальное сечение) саклап кала алуын күрсәтергә тырышачак.

«balballar» бию спектакле

Нурбәк Батулланың татар сыннары турында физик спектакле. Балбаллар – мең еллар аша безнең көннәргә килеп җиткән скульпуралар.

«Күпме үзгәрешләрне кичереп, давыл-яңгырларга каршы торып, бүгенге көнгә килеп җиткән балбалларга без тиешенчә игътибар бирмибез кебек. Чыннан да, өйрәнә башлагач, алар турында мәгълүмат аз булып чыкты», - диде спектакль хореографы. Сәхнәдә 7 биюче һәм сткульптуралар булачагы билгеле (скульптор – Әлфиз Сабиров).

«Мин түгел» шигъри роман спектакле

Йолдыз Миңнуллинаның Хәсән Туфан һәм Клара Булатова әсәрләре мотивлары буенча поэтик спектакле. «Иҗат өчен үзеңнән зуррак булу халәте кирәк, ә ул халәткә ничек килергә? Бу спектакльдә шул хакта уйланабыздыр», - дип аңлатты яңа форматны интерпретатор. 

«Нәкыш» спектакле 

Бизәкләр теле турындагы спектакль. Биючеләр һәм перфомерлар дуэты Мария һәм Марсель Нуриевлар катнаша. Бодай белән әле моңарчы булмаган форматта спектакль булачак дип көтелә. 

«Аваздаш» театр фестивале «ТАТNEFT» Хәйриячелек фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Хәйриячелек фонды директоры Эльмира Газизова билгеләп үткәнчә, аларның миссиясе – тормыш нигезен тәшкил иткән мәдәният һәм рухи байлыкны үстерү. Шуңа да фестиваль барышында Алисә Әхмәдиевадан актерлык осталыгы, Таня Тарабановадан заманча бию остаханаләре, яңа форматлар ясарга өйрәнү һәм аларны аңлау буенча паралелль рәвештә бушлай лекцияләр һәм экскурсияләр үткәреләчәк.

«Катнашучылар сәхнәдә күрсәтеләчәк спектакльләрдән тыш уку-укыту программасынан үзләренә яңа белемнәр туплый, иҗат мохитенә чума алачак. Иҗат һәм сәнгатьне югары бәяләүче, үзләрен күрсәтергә курыкмаучы, рухи тоемлауны профессиональ дәрәҗәдә үстерергә теләүче яшьләр безнең проектларга килсен иде дип телибез», - диде фонд директоры.

Фестиваль кысаларында 2 экскурсия планлаштырыла. Беренчесе – беренче авыл (первый поселок) буенча экскурсия. Ул Бакый Урманчы иҗатына, аның традицияләр белән яңачалык арасындагы чикләрне аңларга тырышу идеяләренә багышланган. Икенче «Шәһәр бизәге» дип аталган экскурсиядә катнашучылар җирлектә булган милли бизәкләрне өйрәнә алачак. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое