«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Гүзәлия Хөснетдинова: «Мин бәхеткә лаек түгелме?»

Күпләр Гүзәлияне тыелган социаль челтәрдәге видеолардан күреп белә.

Аның башкалардан аерылып торган образларына, якты макияж, чәч төсен төрләндереп торуына игътибар итми мөмкин түгел. Әле уйлап карасаң, аны күзәтеп баручы хатын-кызлар Гүзәлиядә үзләрен күрәдер. Күпләр аңа шулай дип язалар да икән. Соңгы айларда аның тормышында да үзгәрешләр күренә. Юмор хисенә бай, көчле һәм шул ук вакытта тыйнак та була белгән Гүзәлия Хөснетдинова белән якыннанрак танышырга теләсәң, интервьюга рәхим ит!

«Стерва» образы һәм чынбарлык

Гүзәлиянең социаль челтәрдәге образы аны беренче күрүчеләр өчен «ялкынлы» булып тоелгандыр. Шунысы кызык, хәзер аңа охшарга тырышып контент төшерүчеләр күбәя башлады. Әйтерсең лә Гүзәлия үз мисалында хатын-кызларга фикерләрен социаль челтәрләрдә җиткерә алу мөмкинлеген күрсәтә. Хәтта гримеркага кереп, аңа «Сезнең кебек буласым килә» дип елаучылар да булган.

«Хатын-кызлар миңа «Сине стерва дип уйлый идем», – дип әйтәләр иде. Күптән түгел макияжга барган идем, куллары калтырый мастерның.

«Ишектән бәреп керерсең дә, акыра башларсың дип уйлаган идем мин сине», –  ди. Минем образым шундый, күрәсең. Социаль челтәрдә да бер ягым гына инде, тыныч вакытларны кертмим – кызык түгел ул кешегә. Акырып-бакырып видеолар куям – ансы халыкка ошый».

Язылучылар саны көннән-көн артса да, Гүзәлия үзен блогер дип санамый. Шулай да караучылары алдында җаваплылык сизә. Ул һәркемгә җавап бирергә, һәркайсының фикерен истә тотарга тырыша. «Стикер җибәрсәләр дә җавап язам. Әле озак җавап бирми торсам, гафу үтенеп язам. Кеше мине уйлап язган бит», – ди ул. Гүзәлия язылучылары белән ихлас аралаша, шуңа да аны караучылар арасында өлкән яшьтәгеләр күбәя башлагандыр да:

«Видеоларның кисәк күп карау җыюын, күп язылучылар булуын теләмим. Алар булгач, көн саен контент ясарга тиеш буласың. Аннан кала да эшең, шәхси тормышың бар бит. Халык та сайланып кына карый. Аңламассың кешегә нәрсә кирәген. Юкка чыксам, берсенең дә исе китмәс инде, ләкин мин «көтәләр бит, чыгарга кирәк» дигән нәрсәне сизәм».

Гүзәлия һәрвакыт үзендә нидер үзгәртә, бертөрлелек тиз туйдыра аны. Мәктәптә укыганда ук чәчләрен төрлечә кистереп, образлар белән экспериментлар ясаган. Бүген көдрә чәчләр ясарга планлаштыра. Гүзәлия беренче татуировкасын 18 яшендә Казанга килгәч ясаткан. Хәзерге вакытта аның җиде татуировкасы бар. Холкы белән дә аерылып тора ул. Болар барысы да аеруча ир-атларда кызыксыну уята, билгеле. Исемен атамаса да, эстрадада биюче булып эшләгән чагында, бер артистның бәйләнеп, сыра эчәргә чыкыруы турында бүлеште Гүзәлия. Мондый хәлгә охшаган вакыйгалар белән еш очраша ул, кайберләрен социаль челтәрләрдә дә урнаштырып, юмор аша халыкка күрсәтә.

«Бик акыллы булып күренмәскә куштылар»

Гүзәлиянең «30-40-50» проектына эләгүе дә бик кызыклы килеп чыга. «Венера чакырды, мин килдем, шул ук көнне 3 тапшыру төшердек. Аңламыйча да калдым», – ди ул шаяртып. Бер сторисында тапшыруның репостын ясагач, «әз сөйлим кебек» дигән иде. Төшерү процессында вакыт җитмәү, калган алып баручыларны, кунакны бүлдерәсе килмәгәнгә фикере әйтелми кала икән. Караучылар алып баручыларга бер-берсен бүлдермәүне сорап яза, ди Гүзәлия, ә вакыт кысан булганлыктан, бүлдерергә туры килә икән, чөнки бүтәнчә сүз әйтеп булмый.

«Зөлфия Вәлиева белән мин бертөсле фикерлибез булып чыкты. Бик акыллы булып күренмәскә куштылар әле миңа. Хатын-кызларның фикерләре бертөслерәк, әллә мин иртәрәк килгәнменме соң ул яшькә. Теләсә-нәрсә кыстырып утырам инде шунда. (Көлә.)»

Тапшыруда һәр кунактан тормышына карашын үзгәрткән 3 вакыйга турында сорыйлар. Гүзәлиядән бу сорауга үзеннән җавап сорадым. Бераз уйлагач, җавап бирде:

«30-40-50 проекты – бер уйламаганда зур адым булды. Үземне аңлар өчен билгеле бер мөнәсәбәтләрдән киттем – шулай ук тормышка карашымны үзгәртән вакыйга дип санарга буладыр. «Предложение» дигән фильм – героиняда, бәлки, үземне күрәмдер, шуңа ошый ул миңа, кабат-кабат кайтып карый торган бердәнбер фильм ул минем».

Белеме буенча Гүзәлия – режиссёр. Күп кенә татар эстрадасы клипларында режиссёр буларак хаталар да күрә икән. Тик үзенең бер дә клип төшерәсе килгәне булмаган. Гади тормышта ул үзен «елак» ди. Гел йогышлы көлүе белән башкаларның кәефен күтәрүче, елмаеп торучы Гүзәлияне бер дә «елак» дип уйламассың. Ләкин хәзер ул график буенча елый.

«Чыгышлар алдыннан елап ятып, шешенеп беткән йөз белән кеше каршына чыгып булмый бит инде. Ә элек чыннан да шешенеп беткәнче елый идем. Урамда үтеп киткән әбине дә җәлләп елый идем хәтта! Әни мине «Ничек артист булырга җыенасың син?», – дип ачулана иде».

«Язарсың миңа, яме? Мин сине яратам! Давай, пока!»

Җәй көне («Шәһри Казан»га) биргән интервьюсында ул «йөрәгем буш» дигән булган. Триггерлы мөнәсәбәтләрдән соң озак вакыт беркем белән дә очрашмыйча, «сәламәт мөнәсәбәтләр» теләп яши ул. Ә соңгы айларда Гүзәлиянең сторисларында чәчәк бәйләмнәрен күрергә була. «Мин үзем шундый «шизанутый»дыр инде. Хәзер егет ягыннан сәламәт мөнәсәбәт бар, ә миннән сәламәт түгел кебек», - дип шаярта ул. Тормышында, үзе әйтмешли, «сөйгән яры» пәйда булгач, кайбер язылучылары моны уңай кабул итмәгән. 

«Хәйран кеше мөнәсәбәтләрдә икәнемне белгәч, җавап итеп – «башлана инде тиле-миле сторислар, андый әйбер күрсәтмә», «чәчәкләр, мәхәббәт – туйдырды инде, бөтен кеше шуны кертә» дип язды. Мин бәхеткә лаек түгелме? Ул бит контент бетә дигән сүз түгел. Әйе, баштарак сөйгән ярым янында сторислар төшерергә бераз уңайсыз иде: бергә булганда аны да, үземне дә социаль челтәрләр белән борчыйсым килмәде. Шул ук вакытта блогымда да үземнең тормышымдагы яңалыкларны һәм, аннан бигрәк, үземнең «нежный» ягымны күрсәтәсем килде».

Ә «сөйгән яры»н очратуга кружка сәбәпче була. Әйе, бу башта сәер тоелыр, ләкин Гүзәлия үзендә бер теорияне тикшерә (ышанмасагыз, үзегез дә тикшереп карый аласыз, 99,9% килеп чыгарга тиеш). Хәтерләсәгез, рилсларда бер ара кияүдәге хатын-кыз кияүдә булмаган дус кызына кружка бирсә, кияү табар дигән сүз йөри иде. Гүзәлия дә дус кызыннан кружка сорый. Һәм вакыйгалар да шулай төенләнә: кружканы алганнан соң, язмыш Гүзәлияне егете белән очраштыра.

«Мин «боевой». Мине мәхәббәт һәм кайгырту белән генә җиңеп була торгандыр. Бу мөнәсәбәтләрдә үзеннән-үзем тынычлана башладым. Аның янында үземне чын хатын-кыз итеп тоям. Мин хәтта үземнең шундый була алуымнан шаккатам».

Тарихлары болайрак була: аларның уртак дуслары таныштыра. Егет Гүзәлиянең язылучысы булган. Дуслар белән җыелганда егеткә «по приколу» видеотүгәрәк җибәрәләр. Гүзәлиянең сөйләшү азагында һәркемгә әйтә торган яраткан сүзләре бар – «Язарсың миңа, яме? Мин сине яратам! Давай, пока!». Кем белә, бәлки, нәкъ менә бу юлы аның сүзләре шаярып әйтү түгел, ә зур мәхәббәт тарихының башы булгандыр…

Гүзәлия тормышта да, социаль челтәрләрендә дә ихласлык белән аерылып тора. Әңгәмәбездә дә аның «стерва» ягын түгел, ә «нежный» була белүен күрдем. Ә сез Гүзәлиянең андый икәнен белә идегезме?

фотолар: Гүзәлиянең шәхси архивыннан

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое