«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Гөлназ Рәшитова: «Намазга басасым килә»

Ул үз эшеннән рәхәтлек ала, «Элемтә» проекты авторы буларак, яшь талантларга үзләрен күрсәтергә, иҗатларын танытырга ярдәм итә. Бу интервьюда «Болгар радиосы» дулкыннарында яшьлек белән «элемтә» булдыручы Гөлназ Рәшитова белән танышырбыз.

Сәхнә хыялы

Радиода эшләү Гөлназның балачак хыялы булмаса да, сәхнә аның өчен һәрвакыт якын булган. Өч яшьтән бирле вокал белән шөгыльләнгән Гөлназ беренче тапкыр сәхнәгә чыккач ук аның үзенеке икәнен аңлый.

«Сәхнә һәм микрофон – минем иң яраткан атрибутлар иде», – ди ул. Яшьләр үзәгендә тавышы ачылганнан соң, уен коралында уйнарга өйрәнү теләге аны музыка мәктәбенә китерә. Биш ел буе фортепиано бәйгеләрендә катнашу аңа сәхнәдә үзен дөрес тотарга, дулкынлануны җиңәргә булыша. «Шул этапны узмаган булсам, бүген кыенрак булыр иде», – дип искә ала Гөлназ балачагын:

«Элек матур җырлыйсың дигәннәре ошап бетми иде. Мин күңел өчен генә, ничек сизәм, шулай җырлый идем. Хәзер миңа үземнең җырлавым ошый. Социаль челтәрләрдә дә җырлаганымны урнаштыра башладым».

Укытучылыктан – радиога

Гөлназ Казан педагогия көллиятенә укытучы булыр өчен түгел, ә яңа мөмкинлекләр һәм тәҗрибә туплау өчен керә. Нәкъ шунда ул сөйләм теленә аеруча игътибар бирә башлый. Көллият елларында ук күп бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. 

«Тик торырга яратмыйм мин, тирәмдә дә бөтен нәрсә хәрәкәттә булырга тиеш. Әз генә ял барлыкка килсә, борчыла башлыйм. Миңа гел нәрсәдер эшләргә, ашыгырга кирәк. Бәйгеләргә килгәндә, «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесендә җиңүем бәйгеләрдә катнашуыма матур йомгак булды дип саныйм». 

«ЯшьЛайн» проектының яңартылган аудиоспектакль форматындагы «Элемтә» тапшыруы бер елга якын уңышлы эшләп килә. Кызганыч,  декабрьдә инде төгәлләнә икән. Тик Гөлназ радиотыңлаучыларын «Элемтә»сез калдырырга ашыкмый, алга таба яшьләр белән танышу мөмкинлеге әле булачак. Бәлки, башка форматтагы тапшыру булыр, бәлки исеме үзгәрер – әлегә билгесез. Ләкин тәгаен нәрсәдер булачагын әйтте ул. «Болгар радиосы» зур эш башкара дип саный Гөлназ.

«Элемтә тапшыруына килгән яшьләр – безнең мәдәниятебезнең киләчәге», - ди ул. 

Үз эшеннән күңел рәхәте алып эшли Гөлназ. «Танылган яртистлар белән эшләсәң, үзеңне дә танытыр идең», - дип әйтүчеләр дә бар икән үзенә. Тик аның фикеренчә, телевидение, радио, газета-журналларда да күпчелек танылган кешеләр яктыртыла, ләкин бүгенге көндә яшьләргә дә игътибар бирергә кирәк. Тапшыру кунаклары белән тормышта да һәрвакыт элемтәдә ул. Үзе оештырган яки алып барган чараларга да киләбез дип кенә торалар икән. «Гөлназ, әйдә үзеңнең яшьләреңне җый да, безгә кил» дип чакырганда да ашкынып торалар алар, бик рәхмәтле Гөлназ үзләренә:

«Нәрсәгә кирәк бу сиңа? Тузга язмаган эш эшлисең кебек тоелмыймы? - дип сорыйлар. Һаман яшьләр дип чабам, радиода нәрсәдер эшләргә, сценарий язарга, концерт үткәрергә дигән уйлар белән яшим – миңа ул кызык, рәхәт һәм кирәк. Күпләр безне бушка эшли дип уйлый. Юк, барысы да түләнә. Ләкин акча беренче урында түгел, түләмәсәләр дә эшләргә риза мин. Минемчә, әгәр иҗат өлкәсендә икәнсең, акчаны беренче урынга куярга кирәкми. Максатың – акча эшләү икән, эшеңнең нәтиҗәсе сыйфатлы да, дәрәҗәле дә, җылы да булмаячак. Ә бөтен күңелеңне биреп эшләсәң, аны кешеләр дә тоя, сиңа карата мөнәсәбәт тә үзгәрә».

«Болгар радиосы»нда хәзер Гөлназның тавышын яңалыкларда гына түгел, ә тагын да ешрак – рекламаларда ишетергә була. Аның җырга сәләтен ошатып, тавышын реклама бирүчеләр үзләре үк сорап ала икән. Реклама яздырганда кайбер текстларны көйгә туры килеп бетмәгәнлектән үзгәртергә кирәк була, дип бүлешә Гөлназ. Шул вакытта аңа шигырь язу сәләте ярдәмгә килә. Күпләр аның бу сәләтен белеп тә бетермидер әле. Тик сирәк булса да, шигырь язуны ташламый ул. Музыкантлар, композиторлар еш кына җыр тексты сорыйлар икән үзеннән.

«Кайнар хитлар» концертын Рөстәм Гайзуллин белән алып бару тәҗрибә өсти Гөлназга. Концертта булучылар кызыклы һәм гадәти булмаган мизгелләрне хәтерлидер. Әңгәмәбездә дә шул вакытны искә төшерде Гөлназ.

«Концерт вакытында безнең аппаратура сүнде! Тамашаны туктатып булмый бит инде. Без сценарийларны алып ташладык та, аппаратура рәткә килгәнче, тулысынча импровизациягә күчтек. Һәм шул вакытта ышанычлы, таянырдай чын хезмәттәшнең нинди булырга тиеш икәнен аңладым. Сәхнә артына кергәч, Рөстәмнең үзенә дә хөрмәтем тагын да ныграк артканым әйттем».

«Яшемне беләч, аптырыйлар»

Гөлназ теләкләр картасы ясый һәм әкрен генә үз вакыты белән барысы да чынга ашып бара икән. Аның уңышларына, тәҗрибәсенә күзәтү ясасаң, бер дә 22 яшьлек кыз юлы дип уйламассың да. Ул һәркайда һәм бөтен җирдә өлгер. «Кайчакта яшемне беләч, аптырыйлар. Тавышым һәм холкыма да бәйледер инде», - ди ул моның турында. 

Башындагы уйлары һәм планнарын тормышка ашырмыйча тынычлана алмаучыларга да ял кирәк. Эмоциональ янулар вакытында үзе генә калырга ярата, беркем белән сөйләшми бераз вакыт үткәргәч, үз халәтенә яңадан кайта – болар барысы да Гөлназ кебек тыңгы белми торган кешеләргә хас үзенчәлектер.

«Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Аллаһ Тәгаләгә барысы өчен дә рәхмәтлемен, беркайчан да ташламый. Мин аны тоям, ярдәмен һәрвакыт сизәм. Хыялым – киләчәктә намазга басасым килә. Ләкин аңлыйм, хәзер мин моңа әле әзер түгел»,- дип тәмамлады әңгәмәне Гөлназ.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое