«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Айдар Исхаков – беренче башкорт блюзмәне

Айдар Исхаков – 22 яшендә шактый танылу алган, башкорт музыкасына яңа сулыш, юнәлеш биргән яшь талант.

Айдарның музыкасын башкортлар гына түгел, татарлар да, руслар да, казахлар да үз итә. 26 апрель көнне Айдар Казанга «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә җырлар өчен килде. Махсус аны тыңларга дип байтак кеше җыелган иде. Җырларының көен дә, сүзләрен дә үзе иҗат итә. Курайда ул башкорт халык көйләрен генә түгел, блюз һәм джаз да уйный. Гомумән, Айдар – уникаль шәхес.

«КАЧАРГАМЫ ИКӘН, ДИП ТӘ УЙЛЫЙ ИДЕМ»

– Балачагың ничек үтте? 

– Минем әти-әнием – профессиональ биючеләр, алар гастрольләргә йөреп ярты дөньяны урады, мине ешрак өләсәйгә, олатайга (әби-бабайларга – Авт.), апаларга берничә айга калдыра иделәр. Мин шулай үстем. Балачагым әти-әниемнең репетицияләрен күреп, оркестр тыңлап узды. Балачак хатирәләрем филармония белән бәйле. Бәлки шуңа күрә мин һәрвакыт иҗатка якын булганмындыр. Гастрольләргә йөрүләренә карамастан, әти-әнием мине өф-өф итеп үстерде. Әмма мин туган нигездән тиз аерылдым. 

Учалы – бәләкәй кала, артык перспективалар юк иде, шуңа әти-әнием мине 7 сыйныфта Уфадагы гимназиягә күчерде. Анда 2–3 айга укырга китәм дә, бер атнага гына өйгә кайтып йөри торган булдым. Башта мин бик курыктым. Әти-әнидән кисәк кенә аерылу, ялгызым зур шәһәрдә калу авыр бирелде. Качаргамы икән, дип тә уйлый идем. Өйгә шалтыраткан саен күземә яшь килде, шул ук вакытта бу чорны ничек тә үтәргә кирәклеген дә аңлый идем. Чөнки шушы гимназияне тәмамласам, сынауны үтсәм, көчлерәк булам. Үземнең уйларымны, сагынуымны куып җибәрер өчен бөтен буш вакытымны нәрсә белән булса да тутырырга булдым. Биюгә, волейболга, курайга, баскетболга йөри башладым.

–  Музыкаль белемең юк дип беләм, гитарада уйнарга ничек өйрәндең?

– Гитарада уйнарга интернеттан өйрәндем. Кечкенәрәк чагымда, туган көнемә әти-әниемнән гитара сорадым. Миңа зур классик гитара алып бирделәр. Башта берни дә килеп чыкмый иде. Бармаклар авырта, гитара зур, уңайсыз. Кыскасы, минем теләгем бер елга сүрелеп торды. Бер ел тик ятканнан соң, яңадан уйнап карадым. Шулай әкренләп китте...

Уфага мин гитарамны алып китмәдем. Башкаларныкын алып тора торган булдым. Беренче җырларны кешедән алып торган гитарада тулай торакның ванна бүлмәсендә уйнап яздырдым.

«ЯРАР, АЙДАР, СИН ЯХШЫ МАЛАЙ, РӘХМӘТ, ИҖАТЫҢНЫ ТАШЛАМА»

– Ә беренче җырларың нинди иде?

– Иң беренче җырларымны рус телендә яздым. 11 сыйныфта укыганда мин башкорт теле беркемгә дә кирәк түгел, телнең перспективасы да юктыр дип уйлый идем. Бергә яшәгән егет белән сөйләшкәндә, башкорт эстрадасында җырларның начар булуына зарлангач, ул миңа: «Тәнкыйтьлисең икән, тәкъдим ит», – диде. Башкорт телендә үземнең нинди җырлар тыңлыйсым килер иде, дип уйладым һәм үземчә язып карарга булдым. Шулай иҗат итә башладым.

– Тәүге җырыңны да гитарада уйнап яздыңмы?

– Тәүге җырымны фортепианода уйнап җырладым. Гимназиядә укыган вакытта безнең актлар залында фортепиано тора иде. Шул залның ачкычын алып, үзем өчен копиясен ясаттым. Өй эшләрен эшләргә бирелгән вакытны мин шунда уздыра торган булдым. Балалар сөйләшергә өйрәнгән кебек, көй чыгарырга – уйнарга өйрәндем. Очраклы рәвештә баскалап, авазларны туры китереп уйнарга көйләндем. Авазлар белән гитара аккордлары арасындагы бәйләнешне аңлап алгач, җиңелрәк булды. Теоретик базам юк, көйне язганда башта гитараны күз алдына китерәм, аннан фортепианога күчерәм. Хәзер сәнгать институтында дүртенче елымны укысам да, яхшылап ноталарны өйрәнә алмадым. 

– Беренче җырларың нәрсә турында иде соң?

– Беренче язган җырларым мәхәббәт турында иде. Аларны миннән өлкәнрәк сыйныфта укый торган кызга багышладым. Җырларны аңа тыңлаткач, «Ярар, Айдар, син яхшы малай, рәхмәт, иҗатыңны ташлама», – диде… (Көлә).

«СӘХНӘГӘ ЧЫГУ ДА – СЫНАУ, ПАРАЛИЧ ҺӘМ ТАХИКАРДИЯ»

– Мәктәптән соң син сәнгать институтына киттеңме?

– Сәнгать институтына керер өчен училище бетерергә кирәк булуы турында мин укырга керергә килгәч кенә белдем. Килдем, миннән: «Училищең бармы?» – дип сорыйлар. «Юк», – дим. «Ә музыка мәктәбең бармы?» – «Юк!». «Алайса син монда нигә килдең?» – диләр. Мин аптырап калдым. Эстрада факультетына керәсе идем, анысы булмады. Өметсезлектән әллә инде Уфадагы «Нур» театрына барып караргамы икән дип тә уйлый башлаган идем. (Көлә).

Шулай да миңа институтның үзеннән шалтыраттылар, минем курайда уйнаганны белгәннәр булып чыкты. «Курай факультетына керәсең килмиме?» – диләр. Минем ул вакытта кураем да, курайга керергә теләгем дә юк иде. Шулай да, «Кил, курай табарбыз», – дигәч, бардым. Биш бюджет урынның берсенә кердем. Хәзер соңгы курста укыйм, юнәлешемне дәвам итәргә уйлыйм.

– Син үзең бию дә өйрәтәсең бит әле. «Син кем?» дигән сорауга ничек җавап бирәсең?

– Музыкант дип җавап бирәм. Ләкин үзем, әйе, бию дәресләре дә бирәм. Бию белән әле гимназиядә укыганда шөгыльләнә башлаган идем. Икенче курста укыганда, Башкорт дәүләт университетына бию куярга ярдәм итүемне сорадылар. Шулай өйрәтә башлагач, мине эшкә дә чакырдылар. Минем педагогик белемем юк, әмма күзәтүчәнлегем бар. Әти-әниемне күреп торгач, биюнең асылын аңлагач, миңа җиңел. Әмма өйрәтер өчен аерым бер сәләт кирәк. Аннан алар үземнең яшьтәшләрем булгач, уртак тел табуы җиңел булды. Хәзер үзем дә ансамбльдә биим, чыгышлар ясыйбыз. Бию мине күп җирләргә алып барды, Россияне карап кайттык.

– Чит илләрдә булганың бармы?

– Азәрбайҗанда һәм Польшада булганым бар. Азәрбайҗанда бию фестивалендә без беренче урын алып кайттык. Соңыннан 2021 елда Польшага бардык, төрле шәһәрләрдә йөреп, күп җирләр күрдек. Европага Башкортстаннан автобус белән бардык. Европа күңелемә хуш килде. Чит илләрдә яшәп карыйсым килә минем. Башка мохитне дә күрәсем килә. 

– Сине урамда таныйлармы?

– Таныйлар, автограф сораучылар да бар, бераз сәеррәк кешеләр дә очрый, өйгә хәтле озатып куючылар да булды. Аларны начар дип әйтмим, бәлки, үзем берәр танылган кешене күрсәм, аның яныннан китмәс тә идем әле. Бәлкем, кайберәүләр өчен мин шундый фигурадыр. Кайвакыт куркыныч та булып куя – мине күп кеше белсә, уратып алырлар да йотарлар кебек. Мин интроверт бит. Сәхнәгә чыгу да – сынау, паралич һәм тахикардия. (Көлә). 

– Башкортстанда сине ничек кабул итәләр?

– Кемдер ошата, яңалык, ди, кемдер аңлап бетерми. Концертларда курайда да уйныйм, биим дә, җырлыйм да, шуңа кешеләр үз итә кебек.

– Үзең нинди музыка тыңлыйсың?

– Күп нәрсә, күбрәк блюз, 30 нчы еллар музыкасы… Казахларны, татар альтернативасын беләм – Мубайны, Зуля Камаловаларны тыңлаган бар, Лунами, GAUGAны беләм.

Язманы тулысынча «Идел»нең июнь саныннан укыгыз.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое