«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Биегән өчен – 300 мең!

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының 5 еллыгы уңаеннан профессиональ булмаган биючеләр арасында «Бию көрәше» узачак.

Иң шәп биючегә бүләккә – 300 000 сум!

«Бию көрәше» Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән оештырыла. Максат – татарча биюче һәвәскәрләр санын арттырып кына калмыйча, аларның бию осталыгын үстерү, татар халык биюен популярлаштыру.

Бәйгедә катнашуның ике ысулы бар: берсе – пәнҗешәмбе 18.00 Кабан күле яр буенда узучы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чарасына килеп, «иң яхшы биюче» исеменә лаек булу яки икенче ысул – гариза юллау. Моның өчен 14 августка кадәр махсус анкета тутырып, konkurskazan@mail.ru электрон адресына татарча биегән видеоңны җибәрергә кирәк. «Бию көрәше»нә, профессиональ биючеләрдән кала, 18 яше тулган һәркем гариза юллый ала. Килгән гаризалардан чыгып, жюри әгъзалары финалистлар исемлеге төзи, аларга «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чараларында җиңү яулаган катнашучылар килеп кушыла.

Көтелгән этап – финал – 29 августта узачак. Берничә турдан торган бәйгедә җиңүчеләрне жюри әгъзалары билгеләячәк, шарт буенча бер турда халык тавышы да исәпкә алыначак. 

«Бию көрәше»нең нигезләмәсе һәм гариза юллау өчен анкета формасы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының Вконтактедагы төркемендә урнашкан.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое