«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Тинчурин театры үзгәрешләр кичерә: куелачак спектакльләр, грандиоз планнар һәм кайбер сорауларга җаваплар

Бүген «Татмедиа»да Тинчурин театрының киләчәгенә багышланган матбугат конференциясе булды.

Тинчурин театры чыннан да зур үзгәрешләр чорында: октябрьдән театрның баш режиссеры – Айдар Җаббаров булачак. Моңа кадәр театрда әлеге вазифаны 4 ел дәверендә Туфан Имаметдинов башкарды. Тагын бер зур үзгәреш – Тинчурин театры Татарстан, 1 (Камал театрының иске бинасы) адресы буенча урнашкан бинага күчәчәк. Бу үзгәрешләр турында бүген барысын да тәфсилләп сөйләделәр.

Рамил Гали, Татар-информ фотосы

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, алар октябрьнең беренче яртысында беренче спектакль куярга ниятлиләр, әзерлек инде бара, диде ул. 

 – Без бинаны үзебез белән алып китмибез. Аның белән элемтәне дә өзмибез, чөнки декорацияләр шунда, әлегә Татарстан урамы беренче йортта барлык декорацияне дә саклау мөмкин түгел. 

Ә Тинчурин театры бинасында төгәл нәрсә буласы билгеле түгел, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова  Тинчурин театры бинасының киләчәге турында сорауларга төгәл җавап бирмәде, чөнки иң элек театр бинага күчәргә тиеш, диде.

- Камал театры яңа бинага күчкәндә дә иске бина турында сораулар шактый килгән иде. Башта шуны әйтәсе килә, безнең халыкта сәнгатькә караш җиңел. Россиядә артист көне барлыкка килә дигәч тә, шул бәйрәмне күпсенүчеләр булды, янәсе, нигә артистны шулай зурларга. Ә нигә зурламаска? Һәр һөнәрнең үз урыны бар. Шулай ук артистларны да данларга кирәк. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, театр – театр булып калырга тиеш. Иң мөһиме театрның миссиясе үтәлсен иде, аны булдырган шәхесләр дә, тарих та онытылмасын. Барлык документ әзер булгач, Тинчурин театры бинасында нәрсә буласын әйтербез, диде министр.

Режиссер Айдар Җәббаров сүзен рәхмәттән башлады, аңа журналистлар, тәнкыйтьчеләр җылы сүзләр әйтеп котлап язган-шалтыраткан. «Моннан соң минем иҗади потенциалыма ышанычым арта гына, ышанмаска хакым юк дип уйлыйм», — диде ул. 

Рамил Гали, Татар-информ фотосы

Баш режиссер вазифасына билгеләнгәнче минем юлым озын булды. Ирада Хафизҗановна тарафыннан да, башка төбәктәге театрлардан да күп кенә тәкъдимнәр килә иде, тик ул вакытта үземне әзер түгел дип санадым, шулай ирекле рәссам булып йөрисем, төрле театрда эшләп тәҗрибә туплыйсым килде. Хәзер инде тәҗрибәм җыелды дип саныйм, театрны кайсы тарафка алып барырга дигән уйларым тупланды, шуңа күрә тәкъдимне кабул иттем. 

Айдар әйтүенчә, аңа читтән килгән көчле режиссерлар белән эшли торган театрлар кызыклы. Ул үзе дә шундый режиссерлар белән эшләргә ниятли. Сигез режиссерга шалтыраткан – берсе дә каршы килмәгән. Бу һәм киләсе сезонга планнары белән дә бүлеште. Спектакльләр:

1. «Хыял артыннан», автор — Резеда Гобәева.

Әлеге пьесаны Резеда ике ел элек Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында язган иде. Совет фильмнары рухындагы җылы, күңелле музыкаль комедия булачак ул. Баш рольләрдә җырчылар – Илгиз Мөхетдинов, Илгиз Шәйхразиев, Эльмира Кәлимуллина, Марина Карпова һәм башкалар уйнаган иде. Хәзер бу әсәрне Тинчурин театры артистлары башкарачак. 

2. «Казан сөлгесе» музыкаль спектакле, автор – Кәрим Тинчурин.

Спектакльдә театр труппасының бөтен составы һәм оркестр катнашачак. Премьера декабрьдә көтелә.

3. «Казан егетләре», автор – Мансур Гыйләҗев.

Музыкаль спектакльләрдән тыш, яңа сезонда театр тагын берничә спектакль тәкъдим итәчәк:

4. «Кто стучит в мое окно», автор һәм режиссёр – Салават Юзеев.

Кино режиссеры беренче тапкыр үзен театр сәхнәсендә режиссер буларак сынаячак. Кече залда куелачак артхаус спектакле, юмор белән үрелеп барган җылы пьеса. Премьера ноябрьдә көтелә. 

5. Балалар спектакле, режиссёр – Руслан Риманас

Клоунада һәм цирк жанрындагы спектакль Кече залда барачак.  Премьера декабрь ахырында көтелә, әмма сюжеты Яңа ел темасына багышланган түгел, шуңа күрә спектакль репертуарда калуы планлаштырыла. 

6. «200 елдан соң инкыйраз», автор – Гаяз Исхакый, режиссёр – Айдар Җаббаров.
Әсәр эченә язучының башка әсәрләреннән өзекләр дә кертелергә мөмкин. Өченче тапкыр Гаяз Исхакый иҗатына мөрәҗәгать итәчәк. Катлаулы спектакль көтелә.

7. «Тополёк мой в красной косынке», автор – Чыңгыз Айтматов, режиссёр – Айдар Җаббаров

8. Чакырылган режиссёр — Камал театрының баш режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев тә Тинчурин театрында спектакль куячак.  Алар Айдар белән шулай алдан килешкән булганнар.  Пьеса һәм автор исеме әлегә билгесез.

Кәрим Тинчурин исемендәге театр бина гына түгел, ә татар халкы театры, мәдәнияте һәм тарихының йөрәге. Бүген театр дистәләгән елларга аның язмышын билгеләячәк тарихи үзгәрешләр чорында тора. Бу — республиканың бөтен театр җәмәгатьчелеге өчен тарихи мизгел.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое