11 июльдән 13 июльгә кадәр «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы традицияләр һәм сәнгать белән тулы мәйданчыкка әвереләчәк.
Биредә борынгы әкиятләр, риваятьләрнһәм мифлар театраль куелышларда җанландырылачак. Бу хакта музей-тыюлык сайтында хәбәр ителә.
Фестиваль 11 июльдә 18:30да башлана Спас манарасы янында ачылачак.
Катнашучылар: Болактагы Яшьләр театры (Казан), Руслан Риманас (Казан), «Легкие крылья» урам театры (Әлмәт шәһәре), ПЭЖО әфәнденең сәяхәт итүче курчаклары (Санкт-Петербург), Кстов курчак театры, ВАУ театры (Воронеж), «Микос» клоунада театры (Мәскәү), «ДЖИВА» театры шоу-труппасы (Казан)
Нет комментариев