«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Иделле медиаинтенсив
Новости
Тәҗрибә

Иделле медиаинтенсив

Студентлар медиасы – зур журналистика дөньясына аяк атлаганчы уза торган тренировка гына түгел.

Мондый мохиттә трендлар туа, идеяләр кайный һәм, иң мөһиме, журналистларның холкы ныгый. Биредә син үзеңне төрле рольләрдә сынап карый аласың – подкастлар алып баручысы, репортёр, баш мөхәррир... Бездә Татарстанның медиа дөньясында кайнаган егет-кызларны бер урында туплау хыялы күптән бар иде. Менә, ниһаять, 27 март көнне без бу ниятебезне тормышка ашырдык! Бу эшебездә безгә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе, «Казаньоргсинтез», Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, ТР «Студентлар лигасы» ярдәм итте. Медиаинтенсивта төрле студентлар медиаларыннан 80 кеше катнашты!

Бу кызу көннең беренче өлеше «Яратам» яшьләр клубында башланып китте. Программаның беренче өлешендә «Студентлар мәсьәләләрен яктырту мөмкинлеге буларак яшьләр медиасы» темасына дискуссия узды. Биредә мөхәррирләр, матбугат хезмәткәрләре, яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Шул ук вакытта холлда вакансияләр ярминкәсе эшли торды, анда Татарстан оешмаларында һәм медиада эш тәкъдимнәре урын алган иде.

Дискуссиядән соң җәһәт кенә остаханәләр башланды. Халык алдында чыгышлар буенча тренер Айнур Зиннәтуллин үзеңне аудитория алдында тоту серләре белән бүлеште, «Идель» журналы шеф-редакторы Динара Зиннәтова текстлар язуда актуаль алымнар турында сөйләде, видеомейкер Фәридә Галимуллина мобиль видеосъемка һәм монтаж буенча остаханә уздырды. Шулай ук продюсер, «Кояш» коммуникация агентлыгына нигез салучы Эдгар Мавликеев гади хәбәрдән шәп контент ясау серләре белән уртаклашты, блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Алинә Гыймалтдинова социаль челтәрләрдә шәхси брендны үстерү турында сөйләде.

Интенсивның икенче өлешендә катнашучылар «Казаньоргсинтез»га юл тотты. Экскурсиядән соң студентлар өчен «Эшче һөнәрләрне популярлаштыру» исемле медиауен оештырылды. Егет-кызлар командаларга бүленеп эшче һөнәрләрне популярлаштыру юнәлешендә проектлар әзерләде. Җиңүчеләрне исә сез тиздән «Идель» журналында һәм социаль челтәрләрендә күрәчәксез.

Гүзәл Закирова (Гүзәлә) тәрҗемәсе

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое