Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum кысаларында оештырылган Kazan Halal Market ярминкәсендә булганнан соң Telegram-каналында Казан халкын һәм кунакларын әлеге мәйданчыкка килергә чакырды.
«Россия төбәкләреннән, күрше илләрдән 150 компания һәм Иран, Һиндстан, Төркия, Сенегал, Әфганстан һәм башка дәүләтләрдән килгән кунакларыбыз үзләренең хәләл продукциясен тәкъдим итте. Кызыклы һәм сыйфатлы әйберләр, тәмле продуктлар – шәхсән үзем тикшердем! Сез дә килегез!» - дип яза республика җитәкчесе.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
чыганак: Татар-информ
Нет комментариев