«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Тинчурин театры бәхет хакы турында уйланырга чакыра

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Бәхет хакы» дигән спектакльнең премьерасы көтелә.

Спектакль тамашачыга май ахырында тәкъдим ителәчәк. Режиссеры – Рамил Фазлыев. Театр җитәкчелеге режиссерга куелачак спектакльнең жанрына карата үз теләкләрен җиткергән һәм нәтиҗәдә Халисә Мөдәрисованың «Бәхет хакы» сайланып алынган. Бу хакта матбугат конференциясендә сөйләделәр.

- Әсәр иҗат кешеләре турында, ягъни артистларның үзләренә аеруча якын тема. Халыкка да кызыклы булыр һәм уйландырыр, ди Рамил Фазлыев. 

Спектакльдә 13 җыр яңгыраячак, аларга музыканы Марат Әхмәтшин иҗат иткән. Костюмнар буенча рәссам – Екатерина Горшкова, хореограф – Ләйсән Вәлиәхмәтова, хормейстер – Алия Хәмзина, ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров.

«Бәхет хакы» спектаклендә төп рольләрнең берсен уйнаучы Илнур Байназаров (Татарстанның атказанган артисты) әсәр һәркемне тормыш мәгънәсе, дөрес яшәү турында уйландырачак дип саный: 

- Мин үземнең образымны тудырганда бер диалог турында уйланып йөрдем. Анда әтисе белән улы сөйләшә торган бер мизгел бар. Мин улым янына килеп, шул диалогны үземнең мисалда тикшереп карадым һәм шуны аңладым: бу спектакль беркемне дә битараф калдырмаячак, чөнки ул – безнең турында, – ди Илнур. 

Спектакльдә Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллинаның да зур роле бар, ул аны «гомер буе көткән ролем» дип атады, ләкин образы турында барысын да сөйләп бетермәде – сер итеп калдырды. 

- Мин гел елмаеп-көлеп йөрсәм дә, тормышта төпле, хисчән кеше. Ә бу роль минем – гел уйлап йөргән рольнең берсе. Шуңа күрә мин аны бүләк булды дияр идем, диде Резедә ханым. 

Матбугат конференциясендә соңгы арада Тинчурин театрында йөргән имеш-мимешләр турында да сорау бирелде. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әлегә бу сорауга ачыклык кертмәде. Ләкин шунысы билгеле – бу театр сезонында барлык спектакльләр дә Тинчурин театры бинасында уйналачак. Алга таба нинди үзгәрешләр буласы билгесез булып калды. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое