«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Төс фәлсәфәсе: ихтыярлы караңгылык

Ул «вакыйгалар офыгы» белән уратылган.

Аның тартымы шулкадәр көчле ки, хәтта яктылык тизлеге белән хәрәкәт иткән җисемнәр дә, яктылык үзе дә аннан чыгып китә алмый. Ул барысын үзенә тарта, суыра, сихерли, оныттыра. Күзгә карап мәңге улап торган упкын, үзенә тарткан тантаналы һәлакәт.

Кара да гынай урман, караңгы төн,

Яхшы атлар кирәк лә үтәргә.

(Татар халык җыры)

ВАКЫЙГАЛАР ОФЫГЫ

Борын-борын заманда, ут ялкыны әле кешенең үзе кебек кыргый һәм кагылгысыз чакта, яшәгән ди, булган ди төн, җир куышлары, һәм су төпкеле. Аларның һәммәсе дә бу вакытларда ук кыргый, шикле һәм шомлы булган. Һәм берсе булса да якынаю белән, кешенең кагылгысызлыгы юкка чыккан, гормоннар аның аңын коточкыч куркыныч турында кисәткән. (Ә бәлки, бу мизгелләрдә ул үзен япа-ялгыз бер таш кисәгенә атланып, коточкыч тизлектә салкын, шыксыз һәм кап-кара киңлектә очып баргандай күзаллагандыр.) Аннан соң кеше утны дус иткән. Ә хәтәр, билгесез караңгылык турында хатирәләрен канында саклап куйган. Төннең, серле мәгарәләрнең, шомлы тирәнлекнең караңгылыгы билгесе, кара төс – беренчел шом хисен үз җилкәләренә алган.

Бөтен әдәплеләр, адәм рәтлеләр –
гөнаһсызлар, уйсызлар, сабыйлар
төндә йокысызларны иш итмиләр.
Нәкъ төн яртысында сәгать сукканны ишетмиләр.
Ә калганнар, тормышлары көйсезләр, –
соңлап калган эчкечеләр, өйсезләр,
йөремтәләр, диваналар, даһилар –
ишетәләр ярты төннең билгесен,
саныйлар сәгатьләрне, «аһ!» диләр;
берәүләргә вакыт бик аз, – җитми,
бүтәннәргә – чиксез озын, – үтми...
Төн яртысы – димәк, башлана гына
титан хезмәт, газап, сагыш вә аһлар;
алда – тулы бер төн, таңга кадәр –
бөеклекләр, түбәнлекләр, гөнаһлар...
(Тик бер әдәплеләр генә йоладан чыкмыйлар!)
Сәгать суга уникене. Төн яртысы.
Әүлияләр йоклыйлар.

(Шамил Анак, «Төнге унике»)

«Ай бөтен, үп битен. Бу төн, төн – эссе төн»

(Айгөл Гайсина)

Төн бар табигатьнең яшерен якларын ачкан. Якты көндә күренмәгән ерткычлар ауга чыккан, кешегә битараф я хәтта дус булган этләр, өергә җыелып, аның ерткыч дошманына әверелгән. Шаманнар төнлә рухлар аулаган. Ияләр үз тәртипсез гамәлләренә ирек биргән. Шүрәлеләр юлдан язган юлчыларны кытыклап үтергән. Су анасы тәрәзәгә шакыган. Тормыш ритмы безне бик урынлы йокы вакыты белән бүләкләгәнгә, кеше бу шомлы вакыйгалардан җылы түшәктәге төшенә яшеренгән.

Шуңа карамастан, ә бәлки шул сәбәпледер, шагыйрьләр төнне үз күргән. Караңгылык – юклык, ул һәммә нәрсәне йота, шул исәптән вакытны да, димәк, иҗат өермәсен берни дә тоткарламый. Төн, ай, йолдызлар – шагыйрьнең сүзсез юлдашлары. Бу хәл кара төснең гипноз көченә дә бәйсез түгелдер.

ИЛАҺИ КАРА

Иң элек караңгылык булган. Аннан яктылык булган. Караңгылык һәм яктылык кушылып һәммә нәрсәне бар иткән. Һәм әле дә шулай дәвам итә. Кара туфракка сыенып тормыш шыта һәм яктылыкка үрелеп терелә. Борынгы мисырлылар өчен кара төс саф төс була. Бу аларның иманы белән бәйле булса кирәк, мисырлылар киләчәк үлем турында уйлап, хәтта аның хакына яшәгәнгә, үлемсезлеккә күчерә торган караңгылык та изге булып кабул ителгән. Үлеләр дөньясы хакиме, каберлекләр сакчысы Анубис кара шакал башлы итеп ясалган. Уңдырышлылык, муллык алласы Апис Кара үгез рәвешендә сурәтләнгән. Осирис, җир асты алласы, кара тәнле булган.

Индуизм алиһәсе Калиның исеме үк «кара», «караңгы» һәм «вакыт бөтенлеге» дигәнне аңлата. Кали – гафиллекне, наданлыкны, нәфесне рәхимсез рәвештә юк итүче. Аның өч күзе – үткән, хәзерге һәм киләчәк вакыт сынланышы, адәм кулларыннан тегелгән итәге – карма билгесе, кеше башларыннан тезелгән муенсасы бер берсен алыштырган гомерләрне аңлата. Бу һәм башка символлар кеше тәненең фани, мизгеллек, «түбән» булуын, аңа һәм аның ихтыяҗларына баш июнең ахмаклык булуын ассызыклый. Шулай Кали бер үк вакытта бәйлелекләрне, түбәнлекләрне җимерүче дә, үлемне яшәү белән, чиксез вакыт һәм галәм белән бәйләүче дә.

Борынгы монгол һәм төркиләр илаһы Эрлик, бәлки, Калиның туганыдыр. Ул да җиһан һәм кешелек кануннарын бозган өчен рәхимсез җәзалый, кайчак намус һәм игелекне нәкъ менә шундый юл белән сакларга кирәклеген күрсәтә.

Эрлик – җир асты, үлеләр дөньясы алласы. Иң элек уңдырышлылык үзлеге Эрликка да хас була. Туганы Өлген белән ярышканда, нәкъ менә Эрликның сөтле чүлмәгендә гөл үсеп чыга. Әкиятләрдәге диюләрнеке кебек берничә кат җир астында урнашкан биләмәсендә адәм күз яшьләреннән җыелган күл һәм аның өстендә ат ялының бер кылы калынлыгында күпер бар. Үзе ул озын кара чәчле, кара мыек-сакаллы, кара елан – аның иптәше, кара үгез – тугры юлдашы. Аның дөньясы – күпчелек мәҗүси тәмуглар кебек үк – караңгылык.

КАРА ХАЛЫК

Элекке кешеләр кара төскә сизгеррәк булганнар, караңгылык белән көрәшкән күзләр караның бик күп төрле төсмерләрен аерган. Әлбәттә, мәдәнияттә төс яшәешен тәэмин иткән күренешләрнең иң мөһиме – рәсем һәм кием. Әле урта гасырларга кадәр Европа кешесе өчен төп мәгънәгә төс үзе түгел, ә аның пигментларының җетелеге, тотрыклылыгы, тигезлеге ия булган. Төсләрне белдерү өчен кулланылган сүзләр аларның хроматик билгесен түгел, ә шул төстәге буяуның үзлекләрен аңлаткан. Һәр төс кебек, үз тарихында кара тукыма – тиз уңган, ала-кола яткан буяулы ярлылар киеме дә, зиннәтле карага буялган патшалар киеме дә булып алырга өлгергән.

Сөйләмдә «кара халык» гыйбарәсе шактый дорфа яңгырый, чөнки мәгънәләре күп булганлыктан, аның һәр кешегә тия алырлык потенциалы бар. Беренчедән, ул [элек] сыйфатсыз буяулы кара киемнәргә киенеп йөргән ярлы халыкны аңлатырга мөмкин булган. Икенчедән, кара – ул пычрану төсе, ягъни кара халык җиңел генә туфрак яки күмергә буялу ихтималы булган авыр, аз түләүле хезмәттә бил бөгә. Һәм бу гыйбарә караңгы, белемсез һәм вакыттан артта калган кешеләрне аңлата.

Бүген кием психологиясен өйрәнүчеләр карадан гына киенеп йөрергә яраткан кешеләрнең мөстәкыйль, бәйсез, еш кына үз киресенә каткан булуларын ассызыклый. Мондый кешеләр өчен кара ул – база. Һәм уңыш төсе.

КӨЯЗ ТӨС

Без рәсми классик костюм дип белгән кием төре XVIII гасырда, Виктория дәвере алдыннан формалаша башлый. Аны Британиянең көяз ир-аты, денди, «Браммел чибәр» кушаматлы Джордж Браммел уйлап таба. Ул ыспай киенеп йөри һәм әтисеннән мирас булып калган байлыгын туздырып бетерә. Аның тагын бер гамәле – ул көн дә юынуны гадәткә кертә. Чибәр Браммел костюмы Эдвард дәверендә үзгәреп, җыйнакланып кала, ирләр кара галстуклар тага башлый. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, смокинг кия башлыйлар, пиджаклар модага керә.

КАРА ЯГУ

Африка мәдәниятендә кара төснең махсус урыны бар, ул монда күпчелек халыкның тән төсе. Һичшиксез, төбәккә һәм кабилә тарихларына бәйле рәвештә дә карага төрле мәгънә төсмерләре тагыла. Нигездә, кара биредә – игелек, тырышлык, кыюлык һәм уңыш билгесе. Дәрт, җенси ярату да ымсындыргыч, серле, яшерен кара төскә буялган. Кайбер кабиләләр өчен иң гүзәл кыз – барыннан да карарак тәнле. Шул ук вакытта кара – сырхау һәм үлем төсе дә.

Америка индеецлары өчен кара төс хәрби төс, сугыш төсе, күпчелек кабиләләрдә җиңү төсе дә булган. Көрәштә индеецлар кара буяу белән тәннәрен, йөзләрен тамгалаган. Күзләр тирәли кара түгәрәкләр ясаган яугир һәм ат яхшырак күрә: төнлә яки дошманы сизмәгәндә уңышлы һөҗүм итәр. Ботларга сызылган диагональ сызыклар – җәяүле сугышны, чатлык билгеләре атлы көрәшне аңлаткан. Яудан уңышка ирешеп кайткан ир үз хатынының тәнен дә тамгалар белән бизәү хокукы алган. Индеецлар йөзләрен карага буяп матәмне белдерә торган булган.

«Кара йөзләр» сүзе Тукайның «Китмибез!» шигыре башында пәйда була. Алар реакцион карашлы кешеләрне белдерү өчен кулланылган, ягъни «карагруһ» сүзенә тәңгәл.

Аңлатмалы сүзлек «кара йөзләр» гыйбарәсенең ике мәгънәсен китерә:

1. Начар ягы фаш ителгән, хурлыкка төшкән кеше.

2. Рәхимсез, кабахәт кеше. Бәлки Тукай шигырендә дә моны исәпкә алырга кирәктер. Тулысынча бу мәгънәләр Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр»ендә ачыла һәм кара-каршы баса. Мәҗит Гафури бу әсәрендә чынбарлыкта үз авылында булган аянычлы хәлләрне сурәтли. Яратулары хурлык танылып, битләренә кара ягылган саф күңелле яшь пар һәм караңгы, надан, йөрәк вә акыллары томаланган, куллары да, бәгырьләре дә карага буялган инерт тирәлек бер-берсен кискен чагылдыра. Кара төснең исемдәге җете хисси мәгънәсе тетрәнү халәтен уята.

АКЛЫ-КАРАЛЫ АҢ​​​​​​​

Гете «Фауст»ның бөек язучысы булуына өстәп, энциклопедияче галим дә булган. Төсләргә багышланган фәлсәфи хезмәтендә ул кара-ак спектрында урнашкан төсләрне үтәкүренмәлектән мәхрүм дип игълан иткән. Бу төсләрнең берсе тоныклата, берсе пычрата, шул рәвештә аларның кайсы гына төсмере кагылмасын, җисемне томалый, ди. Ак – бар нәрсәне чагылдыра. Кара бар нәрсәне йота. Болар төсләр спектрында бердәнбер (икедән ике) абсолют төс булса кирәк. Бөтенлек өчен шушы икесе булса җитә, башка берни кирәкми. Аклы-каралы дөнья – бик төсле дөнья. Табигатьнең иң зәвыклы ачышлары, каеннары, сыерлары, зебралары…

Инь һәм ян билгесе.

Китап басу барлыкка килгәннән бирле кеше аңы да шушы ике төсле системага көйләнә башлый. Ак биттәге кара хәрефләр, соңрак – кара буяулы рәсемнәр яңа «төслелек» тудыра. Аклы-каралы фото, фильмнар, узган гасырда да әле студентлар, сәнгатьчеләр, тикшерүчеләр, кызыксынучылар сәнгать әсәрләрен каталоглардагы аклы-каралы сурәтләргә карап өйрәнә. Рилс һәм шортс һәм гигант таблоидлар күзләребезнең челтәр катлавын спектрның барлык төсләренә туендырып торса да, шуны танымыйча булмый: безнең аңнарда аклы каралы һәм «төсле» дөньялар аерым яши.

СЕР

Ак та, кара да бушлыкны белдерергә мөмкин. Һәм икесе дә – шомлы бушлык, чөнки без анда нәрсә бар икәнен беләбез: кара йоткан һәм ак чагылдырган бар нәрсә. Ак һәм кара – трансцендентальлек, илаһи җисемсезлек, үзлексезлек, берниндитүгеллек.

Серле күзләр, шомырт төсле күзләр,

Моңсуланып ниләр уйлыйсыз?

Сезне күрсәм, таба алмыйм сүзләр.

Күңелемне һаман борчыйсыз.

(Әхмәт Саттар)

Тагын бер серле кара персонаж – Хаяо Миядзакиның «Өрәкләр урлап киткән» анимесында көн күрүче Каонаси, Битсез. Аның йөзе ак битлектән, ә тәне үзгәрүчән, еш үтә күренмәле кара күләмнән гыйбарәт. Нәрсәгә юлыкса – шуңа карап үзгәрә. Миядзаки үзе аны «мин»е булмаган җан иясе дип атый. «Безнең арада андыйлар бик күп. Бу – башкаларга тагылырга теләүче, үзләренең кемлеген белмәүче кешеләр. Мондый җан иясе кем, нәрсә белән очрашса, шуңа карап үзгәреп тора». Үз карасына ул гүя барлык күргәннәрен «сеңдерә».

Язманы тулысынча «Идел»нең март саныннан укыгыз.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое