18 майда Болгарда, һәр елдагыча, мөселманнарның Изге Болгар җыены узачак.
Җыен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында оештырыла.
Быел дини күзлектән программа көчәйгән. Чарада җырлар акапеллага башкарылачак, ягъни музыкасыз булачак, сәхнәдә күбрәк вәгазь яңгыраячак.
— Былтыр күп кенә апа-абыйлар: «Без монда рухи ризык алырга киләбез», — дип музыкалы җырларга ризасзылык белдергәннәр иде, хәзер бу сорау күптән күтәрелә килде. Шулай итеп, программада үзгәреш кертелде, – диде ТР мөфти урынбасары Ришат хәзрәт Хәмидуллин.
Мәдәни программа шактый эчтәлекле булачак дип көтелә. Музейларда күргәзмәләр эшләячәк, рәссамнарның Болгар цивилизациясенә багышланган эшләре күрсәтеләчәк. Язма тарихы турында мастер-класста катнашырга һәм башка күргәзмәләрне карарга мөмкин булачак. Мәйданда көрәш булачак, ярминкә, тарихи мәйданчыклар эшләячәк.
Программа:
9.30 – 10.30 Тәүбә кылу.
10.00 – 11.00 программа беренче этабы
11.00 – 11.45 рәсми ачылыш
12.00 – Өйлә намазы
Намаздан соң сәгать 14.30га кадәр мәдәни программа.
Гадәт буенча Изге Болгар җыенының төп өлеше булып җәмәгать белән тәүбә кылу торачак: анда мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын кичерүен сорап ихлас дога укыйлар.
«Тәүбә» Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында узачак, аны күп еллар элек башлап җибәрүче һәм оештыручы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барачак.
фото: ТР Диния назәрәте сайты
Нет комментариев