Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Көннең якты вакытында сизелерлек явым-төшем көтелми.
Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгышта 4-9 м/с җил исәчәк. көндез ул урыны-урыны белән 12 м/с ка кадәр көчәячәк (ләкин Казанда түгел).
Шактый салкын төннән соң көндезге сәгатьләрдә төбәк буенча һава 18-23 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – 20-22 градуска кадәр).
Нет комментариев