«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Хәят» - үзең белән ихлас сөйләшү
Новости
Мәдәният

«Хәят» - үзең белән ихлас сөйләшү

Кариев театрының Кече залы. Сәхнә уртасында су тутырылган бассейн тора. Үзәгендә – кеше.

Менә ул, хәрәкәткә килеп, өскә күтәрелә дә, бассейннан чыга... Ул – театрның талантлы артисты Альбина Ногманова. Без сезнең белән аның «Хәят» дип исемләнгән моноспектаклендә утырабыз.

Гадәти генә спектакль түгел бу, жанры буенча «интерактив монолог» дип тәкъдим ителә. Альбина тамашачыны тормыш эзләреннән бер сәгатьлек сәфәргә чакыра. Ә сәфәр дигәнең мавыктыргыч та, урыны-урыны белән уйландыргыч, хәтта кызганыч та. Спойлерларны ачмый гына, тәэсирләремне бәян итәрмен.

ХӘЯТ УЛ – ЫШАНЫЧ

Бу спектакль Альбинаны үзе эзләп тапкан кебек. Бер ел элек Кариев театрының элекке директоры Луиза Шарова аңа Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан булдырылган грант-стипендия бәйгесендә катнашырга тәкъдим итә. Ләкин ул вакытта Альбинага бернинди идея килми, әмма башында спектакльнең исеме туа.

«Мин аның хәрәкәт белән бәйле буласын белә идем. Тарихка кереп калган татар хатын-кызлары турында спектакль кую хыялым да бар иде, ләкин аларны хәзерге хатын-кызлар белән бәйлисем килде. Бәйгене үтеп, картама акча килеп төшкәч уйлана башладым: минем үземне берәркемнең кулына «тапшырасым» килә икән, нәрсә телиләр – шуны эшләр идем. Иҗат аша ачылырга, эзләнергә яратам. Һәм мин үземне театрыбызның хореографы Елена Музеевага ышанып тапшырдым. Ут куючы рәссам вазифасына Дима Солопов алынды. Спектакльгә рухи әзерлек газаплы да, рәхәт тә булды».

ХӘЯТ УЛ – СУ

Ләкин күпмедер вакыттан Альбина юнәлешне үзгәртү турында уйлана башлый, өстәвенә татар хатын-кызлары турында Демидов утарында «Табу» спектакле дә дөньяга чыга. Уйлана торгач, «Хәят» һәр хатын-кызга таныш булган хис-кичерешләргә корылган моноспектакль булып туа. Хәтта судан туа дияр идем.

«Мин Еленага ачылганда бик күп елый идем, чөнки үз-үзем белән көзгегә карап сөйләшкәндәй булдым. Без аның белән августта сөйләшергә сүз куештык та, отпускка таралыштык. Төркиядә Босфор буйлап паромда барам – бәхеттән елыйм, көләм! Монда йөзү минем хыялым иде. Шунда миңа юлдашым су сатып алды, ә анда, ышанасызмы, «Хәят» дип язылган иде! Мин тиз генә Ленага шалтыратып: «Безгә юл ачылды!» – дип хәбәр иттем».

«Хәят»тә су мөһим функция үти. Спектакль алдыннан тамашачыларга су тутырылган кечкенә шар тоттыралар – анда исем-фамилияңне язып калдырасың. Альбина спектакль барышында күз йомып сайлаган шар иясе җиде юнәлешнең берсен сайлый: мәхәббәт, курку, хатын-кыз булу (женственность), йомшаклык (уязвимость), парлылык, апа-сеңел (сестринство), ялгызлык.

Әйткәнемчә, күренеш Альбинаның бассейнда ятуыннан башлана. Ул шулай итеп кешенең дөньяга тууын күрсәтә. Әнә ул ана карыныннан чыга да, әйләнә-тирә белән таныша башлый. Әнә ул атларга өйрәнә, абына-сөртенә дә, кабат торып баса. Альбинаның хәрәкәтләрен монолог тулыландыра: ул үзе турында сөйли. Кече залда синхрон тәрҗемәче куеп булмау сәбәпле, спектакль татарча һәм русча бара. Ләкин ул шундый табигый килеп чыккан ки, татарча аңламаучылар да текстның мәгънәсенә төшенә ала.

ХӘЯТ УЛ – МӘХӘББӘТ

Тамашачы буларак, мин аеруча «мәхәббәт» бүлеген сайлауларын көттем. Альбинаның шәхси тормышы миңа гел серле тоела, ә монда барысын да беләчәкмен кебек иде. Кызганычкамы, бәхеткәме – көткәннәрем акланмады. Бу бүлектә Альбина әти белән кыз арасындагы җылы хисләр турында сөйли. Мөгаен, һәр кыз бала тормышында беренче үрнәк ир-ат ул – аның әтисе. Алар арасында күңел күзе белән генә күрерлек тирән хисләр була. Һәм син аның ни дәрәҗәдә мөһим булганын яши-яши генә аңлыйсың…

ХӘЯТ УЛ – МОҢ

Спектакльнең лейтмотивы буларак Сабрина Батрова («Алма апа» – Авт.) башкаруындагы борынгы бишек җыры сайланган. Ул барыбыз да ишетеп үскән бишек җырыннан үзенең җитдилеге, аһәңе белән аерыла. Аны хәтта «Хәят җыры» дип атарга мөмкин. Альбина үзе дә беренче карашка җитди кебек тоела, әмма аңа якынайган саен, ихлас, йомшак кеше икәненә инанасың. Һәм «Хәят» – моның ачык дәлиле. Ләкин Альбинаның эчке дөньясын чагылдырган спектакльдә һәркем үз «моңын» таба.

«Минем максат – тамашачым белән ихлас сөйләшү. Иң кызыгы – спектакльнең төзелеше юк, аның бары тик башы һәм ахыры гына бар, уртасын тамашачы сайлый. Шуңа күрә һәр куелыш бер-берсеннән аерыла. Мин анда шәхси әйберләрне сөйлим. Ә үз-үзең булу – шундый кыйммәтле һәм авыр мизгел. Кеше минем тарихларым аша үзенә сорау бирә икән, мин максатыма ирештем дигән сүз».

Ә сораулар бик күп бирелә. Спектакльдән соң Альбинага рәхмәт сүзләре шактый яңгырады. «Мин психотерапиядә булдым сыман», «Син шундый ихлас!» һәм «Мин сине моңарчы белмәгәнмен икән» кебек сүзләр әйтелде.

ХӘЯТ УЛ – БЕЗ

Без барыбыз да төрле, ләкин берләштерүче бер юл бар, ул – гомер. Галимҗан Ибраһимов: «Мин хәят эзләдем, хәяттә мәгънә эзләдем», – дип язган. Без дә гомер буе мәгънә эзлибез: башта «Кем мин?» дип бәргәләнсәк, соңрак «Мин кем булдым?» дип уйланабыз. Без шул гомер эчендә ялгызлык, курку, мәхәббәт, йомшаклык һәм башка мең төрле хисләр кичерәбез. Гамәлләребезне дә фәкать үзебез сайлыйбыз. Ә иң кызганычы – ашыгабыз. Чөнки гомеребез чикле, ә өлгерәсе бик килә!

Спектакльнең азагы да шуның турында сөйли. Ләкин серне чишәсем килми, Кариев театрының репертуарына кергән «Хәят» моноспектаклендә сез аны үзегез һичшиксез табарсыз.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое