Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе кысаларында шактый кызыклы чаралар көтелә.
Татар китабы йорты:
18:00 – 19:30. Уку акты: ФАТИХ ӘМИРХАН. 1907-1926. Фатих Әмирханның әсәрләренең яңа академик басмасыннан әсәрләр уку. Керү ирекле.
20:00 – 22:00. ТАТАРЧА ШИГЪРИ СЛЭМ. Иң шәп шагыйрьләрне тамашачы сайлаячак. Керү ирекле.
22:00 – 23:00. ТӨНГЕ ЭКСКУРСИЯ. Йорт тарихыннан булган һәм булмаган хәлләр.
Салих Сәйдәшев музее:
20:30 – «Сәйдәш урамга чакыра»: Салих Сәйдәшев калдырган мирасын, аның тормыш юлын башка яктан ачу өчен уңайлы чара. Без яңа формат тәкъдим итәбез: 5 локациядә уза торган музыкаль театрләштерелгән променад.
Кремль территориясендә:
18:00 – «Легкие крылья» урам театрыннан «Альбасты» спектакль-променады. Керү ирекле.
18:00 – Бию коллективы Real Dance катнашында «Старые пластинки. История звука». Теркәлү буенча.
18:30 – Кремль урамында «Простая история» аудиоспектакле. Теркәлү буенча.
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә:
18:30, 20:00 – Казан театр училищесы студентлары катнашында махсус программа белән «Гүзәл чор. XIX-XX гасырлар чигендәге Европа сәнгате» күргәзмәсе.
19:00, 21:00 – La Primavera Казан камера оркестрының күргәзмәсендә музыкаль программасы.
Гавами урыннарында:
18:00 – Робинзон Крузо тарихы белән рухландырылган «Робинзон көндәлеге» спектакле.
18:30 – «Варислар: XIX гасыр классикларыннан XXI гасыр классикларына кадәр» күргәзмәсе буенча квест.
Каюма Насыйри музеенда:
19:00 – «К. Насрыйри. Квест». Татар мифологиясе мотивы эзләреннән җәяүле квест.
Нет комментариев