«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Өзмәгез чәчәкләрне – штраф!

Яраткан кешеңә чәчәк өзеп биреп күңелен күтәрәсе килә инде ул.

Әмма җәмәгать урыннарындагы, урамнардагы түтәлләрдән лалә чәчәкләрен, сирень ботакларын өзеп, штраф түлисе киләме икән?

Шәһәрдә үсә торган чәчәкләр, куаклар, агачлар – муниципалитет милке булып санала. Адвокат Сергей Русинов әйтүенчә, югарыда санап үтелгән чәчәкләрне өзсәң, Административ хокук бозулар кодексының «Вак хулиганлык» маддәсе буенча җавапка тартырга мөмкиннәр.

Әлеге маддә буенча 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кулга алу каралган. Әгәр лалә чәчәкләре гөлләмәсе җыеп, 2,5 мең сумнан артык зыян саласың икән, бу хокук бозу Җинаять кодексының «Урлау» маддәсе буенча квалификацияләнергә мөмкин. Монда санкцияләр дә башка төрле инде – 80 мең сум штраф яки 360 сәгать мәҗбүри эш яки бер елга кадәр төзәтү эшләре, яисә дүрт айга кадәр кулга алу, – дип кисәткәнен яза «Челнинские известия» газетасы.

Кеше агачны яки куакны казып алган очракта, аны Җинаять кодексының «Урман үсентеләрен законсыз кисү» маддәсе буенча җәзага тарталар. Бу очракта хокук бозучыга 500 мең сумга кадәр штраф яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яный. Шулай ук аңа ике елга кадәр төзәтү эшләре яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләр һәм 100 – 200 мең сум штраф билгеләргә мөмкиннәр. Бу маддә буенча иң каты җәза – ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм 100-200 мең сум штраф.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое