«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

«Яз гүзәле»ндә традиция белән заманчалык балансы мөһим»

«Идел»нең май саны тышлыгында елмаеп торган чибәр кызларны күреп, «Кемнәр икән болар?» – дип уйлап куйгансыздыр. Алар – «Яз гүзәле» бәйгесе командасының бер өлеше. Кызлар белән Казан энергетика университетының йөзек кашына әйләнгән бәйге турында сөйләштек. «Яз гүзәле»ннән катнашучылар ни алып китә, оештыру эшендә нинди катлаулы мәлләр бар һәм кызлар кемнәрне үзләре өчен үрнәк шәхес итеп күрә – шушы һәм күп кенә башка темаларга фикерләштек.

Алар – «Яз гүзәле» бәйгесе командасының бер өлеше. Кызлар белән Казан энергетика университетының йөзек кашына әйләнгән бәйге турында сөйләштек. «Яз гүзәле»ннән катнашучылар ни алып китә, оештыру эшендә нинди катлаулы мәлләр бар һәм кызлар кемнәрне үзләре өчен үрнәк шәхес итеп күрә – шушы һәм күп кенә башка темаларга фикерләштек.

«Яз гүзәле» проекты Казан дәүләт энергетика университеты, «Идел» яшьләр үзәге һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла.

«ОЕШТЫРУ ЭШЕНДӘ ИҢ МӨҺИМЕ – БАРЫСЫН ДА ВАКЫТЫНДА ЭШЛӘҮ»

Резедә Гыйльметдинова Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туган. Хәзерге вакытта Казан дәүләт энергетика университетының 4 нче курсында укый. Шулай ук Идарә процессларын оештыру департаментында эшли. «Яз гүзәле» проекты белән 1 нче курста таныша, ә 3 нче курста укыганда үзе дә бәйгедә катнашып, финалист була. Быел инде әлеге мохиткә кабаттан чумасы килеп, проектка оештыручылар рәтенә кушыла:

«Миңа бәйгенең арт-төркеме җитәкчесе булырга тәкъдим иттеләр. Төп вазифам финалист кызлар белән элемтәдә булудан, аларга төрле сорауларын чишәргә ярдәм итүдән, остаханәләрдә, проект этапларында юнәлеш күрсәтүдән гыйбарәт. Житәкченең эше үз командаңны барлау һәм үзара дустанә мөнәсәбәтләр төзүдән тора. Минем командада барлыгы 6 кыз, һәр кызга 5 финалист билгеләнә.

Хәзерге вакытта «Яз гүзәле» проекты дөньякүләм дәрәҗәгә менде, шуңа күрә аны оештыру ел саен диярлек катлаулана бара. Мисал өчен, быел бәйге яңа бинада уздырылды, шул яктан бераз авырлыклар белән очраштык. Оештыру эшендә иң мөһиме – барысын да вакытында эшләү, чөнки программа бик эчтәлекле һәм тыгыз, минуты белән диярлек язылган. «Яз гүзәле» тулысынча кешеләр белән мөнәсәбәттән тора: һәр кешенең үз холкы, дөньяга карашы, шуңа күрә һәрберсенә дөрес юл таба белү мөһим. Бәйгедә катнашучы барлык кызлар да бер-берсенә булышырга гына торды, күбесенчә дуслык мохите хөкем сөрде, үзара конкурентлык сизелмәде».

ТАТАР КЫЗЫНА НИНДИ СЫЙФАТЛАР ХАС?

Резедә фикеренчә, әлеге проектта катнашу, беренче чиратта, кызларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек ача, татар дөньясы, мәдәнияте белән якыннанрак танышырга ярдәм итә, яңа белемнәр бирә.

«Яз гүзәле» исемен алу үз-узеңә ышанычны арттыра, күпмедер дәрәҗәдә танылу да китерә, яңа танышулар, мөмкинлекләр ача, татар милләтенә якынрак булу теләген арттыра. Милләт дигәннән, бездән еш кына: «Татар кызы нинди булырга тиеш?» – дип сорыйлар. «Татар кызы тыйнак булырга тиеш», – дияр иде элеккеләр, шуңа өстәп мин татар халкына кунакчыл булу хас дияр идем. Татар кызы ачык йөзле, тәрбияле, сүзне урынлы куллана белү кебек сыйфатларга ия булырга тиештер дип уйлыйм».

Сорауны дәвам итеп, Резедәдән үзенә үрнәк итеп куярлык хатын-кыз турында да сорадык, ул һич икеләнми әнисен атады.

«Аңа хас булган уңганлык, көч, эш сөючәнлек, назлылык башка берәүдә дә юктыр. Вакытында мактап, вакытында хатаны да күрсәтә белә ул. Ул чыннан да сокланырлык һәм үрнәк алырлык кеше. Шулай ук «Мәңгелек юл» спектаклен карагач, Әлфия Авзалованың кайбер сыйфатлары үрнәк итеп алырлык дигән нәтиҗәгә килдем – көчле рухлы булу, авырлыкларны җиңә белү, беркайчан да бирешмәү, үз-үзеңә ышану, татар милләтен хөрмәт итү, үстерү теләге».

«ТЫРЫШЛЫКТАН БАШКА БЕРНИНДИ УҢЫШ ТА, ҖИҢҮ ДӘ КИЛМИ»

«Яз гүзәле – 2026» бәйгесе җиңүчесе Әдилә Галимҗанова Сабада туып үскән. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан медицина көллиятенә укырга кергән. Хәзерге вакытта 4 нче курста белем ала. Алга таба үз тормышын медицина өлкәсендә балалар белән эшләүдә күрә.

«Яз гүзәле» бәйгесе турында социаль челтәрләрдә күрдем дә, үземне сынап карарга булдым. Мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашуым. Моңа кадәр «Йолдызлык», «Сандугач», «Ягымлы яз», «Бәхет йолдызы», «Калфаклы сандугач» кебек бәйгеләрдә вокал юнәлешендә катнаштым. «Яз гүзәле» бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Безгә аш-су, интеллектуаль, иҗади этапларда көч сынашырга туры килде. Әлбәттә, тырышлыктан башка бернинди уңыш та, җиңү дә килми. Шуңа да мин бар к өчемне, сәләтемне, тырышлыгымны җыеп, әлеге бәйгедә катнашырга уйладым. Катнашучы кызлар белән бик җылы мөнәсәбәттә булдык, берничә көн эчендә якынаерга да өлгердек. Кайберләре белән әле дә элемтәне өзмибез, хәлләрне белешеп торабыз».

Әдилә фикеренчә, татар кызына тыйнаклык, әдәп, пөхтәлек, иркәлек хас. Шул ук вакытта тыйнаклык артында үҗәтлек, тырышлык та яшерелгән дип саный ул. Әлеге матур образны көчлелек, батырлык та тулыландырып тора. «Татар халкының иҗади хәзинәсен баетуга зур өлеш керткән хатын-кызлар – минем өчен чын үрнәк шәхесләр. Алар – Сара Садыйкова, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Галия Кайбицкая, эстрада сандугачлары – Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Римма Ибраһимова, Венера Ганиева. Алар – татар хатын-кызларының көче, таланты һәм тугрылыгы символы дип уйлыйм», – ди Әдилә.

«ПРОЕКТ ҖИТӘКЧЕСЕ БУЛУЫМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ»

«Яз гүзәле» проекты җитәкчесе Яна Бариева Казанда туып үскән. Казанны, аның халкын, мәдәниятен бик яратуын әйтә, бу шәһәр яшәү һәм үсеш өчен иң яхшысы дигән фикердә ул.

«Мин Казан дәүләт энергетика университетында «Җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешендә укыдым. Әле студент чагымда ук мин яраткан уку йортымның иҗади тормышында катнаша башладым. КВНда уйнадым, театраль куелышларда катнаштым, җырладым, биедем, чаралар алып бардым, күп санлы шәһәр чараларында волонтёр булдым – мин монда укуым белән бик бәхетле идем. Шул вакытта ук Студентлар клубы җитәкчесе булдым һәм университетны тәмамлагач, студент чорымны сузарга теләп, әлеге вазифада эшләп калдым. «Вакытлыча гына», – дип уйлаган идем. Менә быел инде юбилей – бу өлкәдә хезмәт куя башлавыма 20 ел! Миңа моның өчен берәр нәрсә бирерләрме икән ул? (Көлә)».

«Яз гүзәле» бәйгесенә килеп эләгүен Яна очраклыклардан торган чылбыр ди. Аңа кадәр берничә ел бу проектны җитәкләгән кеше 2024 елда, финал этабына берничә көн кала китәргә карар кыла. Янага баш тарту мөмкинлеге дә, уйлап алыр өчен вакыт та бирелми. Шулай бәйгенең иң кызып торган чагында, урак өстендә проектка алына ул.

«Күп нәрсә инде эшләнгән иде, һәм без команда белән аны кулга алып, бик кыска арада башкарып чыктык. Мин үзем проектның эчке кухнясы белән бик аз таныш идем, әмма яхшы уздырдык кебек, моның өчен командада инде булган егет-кызларга зур рәхмәт. Этапларның һәрберсенә акрынлап кушылу һәм проект өчен чын йөрәктән янып йөрүче кешеләр (аларның иң әһәмиятлесе – безнең ректор Эдвард Юныс улы Абдуллаҗанов) миңа барлык нечкәлекләрне аңларга ярдәм итте. Һәм менә хәзер, өченче ел уздыргач, мин «проект җитәкчесе» булуым белән чын күңелдән горурлануымны аңлыйм».

«КӨНДӘШЛЕК РУХЫ – «ЯЗ ГҮЗӘЛЕ»НӘ ХАС ӘЙБЕР ТҮГЕЛ»

Янадан проекттагы эше нидән гыйбарәт булуын да белешәсе килде. Иң беренче чиратта, кирәкле мохит тудыру өчен тырышуын әйтте ул.

«Барлык этапларны тәртиптә тотудан тыш, мин һәр катнашучы кызның үзен көндәш түгел, ә зур, җылы бергәлекнең мөһим өлеше итеп тоярлык шартлар тудырырга тырышам. Оештыручылар командасы, катнашучыларыбыз проектта, университетта үзләрен кадерле кунак итеп тойсыннар өчен, чын күңелдән тырышабыз. Кайчак кызлар бик зур курку белән килә. Безнең бурыч – стрессны арттырмау, киресенчә, өйдәге кебек рәхәт хис тудыру.

«Яз гүзәле»ндә безнең өчен традиция белән заманчалык балансы мөһим. Интеллектуаль тур имтиханга әверелмәсен, иҗат номеры һәр кызның үзенчәлеген ачсын өчен нишләргә? Бу даими эзләнү, хискә таяну һәм, әлбәттә, чиксез бәхәсләр. Бәхәстә, билгеле, хакыйкать туа. Көндәшлек рухы «Яз гүзәле»нә хас әйбер түгел. Әгәр бәхәсле хәл килеп чыкса, әйтик, кемдер үзенең чыгышын гаделсез бәяләделәр дип уйлый икән, без аны ачыктан-ачык сөйләшеп хәл итәбез. Бездә яшерен интригалар юк. Киресенчә, кызлар бер-берсенә кием, номер, репетицияләр белән булсынмы – гел булышып торалар».

«Яз гүзәле»ндә катнашып, кызлар үзләре белән ни алып китәләр?» – дип сорадык.

«Беренче чиратта, һәр катнашучыбыз үзенә ышаныч ала. Күпләр: «Бу эшкә мин лаеклымы? Булдыраммы?» – дип килә һәм булдыруын аңлап китә. Минемчә, бу – аларның үзләренә калачак иң күркәм бүләк. Рухи байлыкка өстәп, кызларга спонсорлар һәм партнёрлардан матди бүләкләр дә каралган. Җиңүче кыз турыдан-туры Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналында катнашу хокукына ия була – бу тагын да зуррак мөмкинлекләр дигән сүз».

«ЧЫН ГҮЗӘЛЛЕК – СӘХНӘДӘ ТҮГЕЛ»

«Мине традиция һәм заманчалыкны, карьера һәм гаиләне матур итеп үреп бара торган көчле, үзенә ышанган хатын-кызлар илһамландыра. Аларның күбесе – ниндидер йолдызлар түгел, ә гади хатын-кызлар. Мәсәлән, минем әнием. Ул мәктәптә эшләде, сеңлем белән мине тәрбияләде, тирә-юнендәгеләрне кайгыртты. Без уңайлыклары булмаган коммуналь фатирда яшәдек. Хәзер генә, үзем әни булгач, моның никадәр авыр икәнен аңлыйм. Ул вакытта әнием беркайчан да армый кебек тоела иде. Мин һәрчак аның йомшаклыгына, эчке көченә сокланам. Ул мине беренче тапкыр дога кылырга өйрәткән кеше. Аның аша мин гореф-гадәтләрне һәм олыларны хөрмәт итүнең нәрсә икәнен аңладым. Минемчә, чын гүзәллек – сәхнәдә түгел, ул эчтән бөркеп торган нурда чагыла».

Авторлар: Гүзәл Закирова, Рәфидә Галимҗанова
Фотолар: Фирүзә Вәлиева

Фотосессияне уздыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен «Сөеклем» фотостудиясе һәм «Lusi» кием брендына зур рәхмәт белдерәбез.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое