Новости
Әңгәмә

Зәринә Сафина: «Мин тормышта да, сәхнәдә дә бик хисле һәм төрле кеше»

«Идел»нең июль саны тышлыгында кояштай балкып торучы кызны театр сөючеләрнең сәхнәдә күргәне бардыр – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яшь актрисасы Зәринә Сафина турында сүзем.

Күптән түгел Зәринә тагын бер рольгә баеды – «Отелло» спектаклендә Дездемона роле белән сәхнәгә чыкты. Әлеге премьера турындагы язманы шулай ук бу санда укый аласыз. Әлеге битләрдә исә Зәринәнең үзе белән сөйләштек.

КАЗАН-МӘСКӘҮ-КАЗАН АРАСЫ

Казан театр училищесында укыганда, беренче курста ук без параллель рәвештә төрле спект акльләрдә катнаштык. Мин катнашкан беренче спектакль – «Сәйдәш. Йокысызлык» иде, без анда төш сак чыларын уйнадык. Икенче курста укыганда, төркемдәш кызлар белән «Хан кызы Турандык»та катнаштык. Училищены тәмамлагач, мин башта Мәскәүгә театр юнәлешенә укырга керергә дигән планнар белән йөрдем, биш уку йортына гариза бирдем. Шулай йөргәндә, беркөнне миңа Зөлфия апа Бәшәрова (К.Тинчурин театрында баш администратор – Авт.) шалтыратып, читкага чакырды. Минем ул вакытта Мәскәүдә икенче тур иде, нишләргә белмәдем. Нәтиҗәдә, мин Казанда калырга булдым һәм читкага килдем. Шулай театрда эшли башладым.

«Мин тормышта да, сәхнәдә дә бик хисле һәм төрле кеше»

Мин һәрбер роль алдыннан каушыйм, куркып тотынам һәм ул рольләр мине, әлбәттә, үзгәртә. Иң авыр бирелгән роль дип «Бәхет хакы» спектаклендәге Альбинаны атар идем. Ул тискәре роль, мин башт а 20 яшьлек кызны, ә спектакльнең икенче өлешендә олырак хатын-кызны уйныйм. Шул ягы белән авыррак булгандыр дип уйлыйм. Хәзер инде күнектем, үземне иркен тотам, әмма әзерләнгәндә, бу роль җиңел бирелмәде. «Отелло» премьерасыннан соң берничә рецензия укыдым. Берсендә Рәдиф Кашапов  Дездемона ролен минем амплуа дигән. Шуны укыгач, уйга калдым. Мин үзем тормышта да, сәхнәдә дә бик хисле һәм төрле кеше. Минемчә, актёр өчен иң мөһиме дә шул – төрле булу. Бу җиңел түгел. Һәм роль авыррак бирелгән саен, аны уйнау кызыклырак. Аннары һәр режиссёр төрлечә эшли. Мисал өчен, «Отелло» режиссёры Александр Крымов белән эшләү бик кызыклы булды: «Үзең ничек тоясың, шулай эшлә», – диде ул. «Рәхәтлән, сәхнәдә теләсәң нәрсә эшлә, гәүдәң ничек, ни рәвешле тартыла, шулай хәрәкәтлән», – дип өйрәтте.

Минем соңгы арада «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Яшь йөрәкләр» кебек татар классикасын уйныйсы килә башлады, минем андый спектакльләрдә бер дә уйнаганым юк әле. Булдыра алырмынмы-юкмы – үземне сынап карыйсым килә.

ОСТАЗЛАР

Училищега мин 16 яшемдә кердем, 20дә тәмамладым, шушы берничә ел эчендә үзгәреп чыктым – характер барлыкка килде, һөнәремә бик җитди карый башладым. Нәкъ менә шунда актёрлыкка мәхәббәт уянды, бу остазларыбыз тырышлыгы дип уйлыйм. Безне бик көчле остазлар – Зөлфәт Закиров, Артём Пискунов, Резедә Гарипова укытты, мин аларга бик рәхмәтле. Безнең курстагы 13 кешенең 12се театрда эшли – минемчә, бу остазлар турында күп нәрсә әйтә торган факт. Хәзер менә мин алар белән бер сәхнәдә уйныйм. Башта репетицияләрдә уңайсызрак иде, оялдым. Хәзер исә без бер-беребезне хезмәттәшләр кебек кабул итәбез, киңәш кирәк булса да, аларга мөрәҗәгать итәбез. Минем өчен эталон шәхес – актриса, училищеда безгә сәхнә телен укыткан Резедә Сәлахова. Ул тормышта да, сәхнәдә дә ихлас, аңа карап кына торасы килә. Үзем дә шундый булырга телим.

БАЛАЧАК ҺӘМ ИҢ ТӨП ФАНАТЛАР

Мин үземне балачактан ук театр өлкәсендә итеп күрдем. Кечкенәдән театр түгәрәгенә йөрдем, биедем, музыка мәктәбендә укыдым. Тәүлек буе иҗат белән үстем, кыскасы. Хәзер дә театр дип кенә яшим, миңа шулай бик рәхәт. Буш вакытым юк, барлыкка килсә дә, югалып калам, нишләргә белмим, чөнки кечкенәдән тыгыз график белән үстем, хәзер дә шулай яшим. Моңа әнинең дә тәэсире зур булгандыр, чөнки ул кечкенәдән үк мине артист итеп күрде. Арыган, ташлыйсы килгән, елап кайткан чаклар да булды, андый вакытларда әни булышты. Театрдан тыш фотосессияләрдә катнашырга бик яратам, реклама роликларында төшәргә еш чакыралар. Социаль челтәрләрдә мине билгеләсәләр, бик сөенәм, бөтен кешегә җавап бирәм. Игътибарны, комплиментларны бик яратам, театр аны бирә дә. Әлбәттә, киноны да үз итәм, әмма театр барыбер якынрак, чөнки сәхнәдә тамашачының хис-кичерешләрен, карашын шундук тоясың. Әти белән әни икесе дә спектакльләргә бик яратып йөриләр, алар күбрәк комедияләр ярата. Абыем да бар, ул энергетика өлкәсендә эшли, без аның белән бик җылы мөнәсәбәтләрдә. Ул да театрны ярата, бик акыллы тамашачы ул, аңа катлаулы, уйландыра торган спектакльләр кирәк, комедияләргә бик исе китми. Кайчак фикерен сорыйм да, «Ну, комедия инде, ярый инде», – дип куя. ( Көлә). Менә «Отелло»ны бик ошатты.

«Театр да тамашачыны тәрбияли, без дә тамашачы ярдәме белән үсәбез»

Училищеда укыганда ук, Тинчурин театры минем өчен иң якыны иде. Аеруча актёрларын баштан ук бик яраттым мин аның. Аларның уйнавы һәм халыкчанлыгы күңелемә якын булды. Мин үземне анда эләгермен дип уйламадым да, әмма беренче курстан ук бөтен спектакльләрен карап чыктым. Әлбәттә, башка театрларга да йөрдем, әмма Тинчурин барыбер кадерлерәк булды, училищега якын булуы, остазларыбызның шунда эшләве дә үз өлешен керткәндер.

Театрда без хезмәттәшләр белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә, башка театрларның премьераларына да бергәләп йөрибез. Әле безгә стажёрлар килде, хәзер алар белән тагын да күңеллерәк. Зур бер гаилә кебек эшлибез, мин шулай кеше күп булганын, күмәкләшеп эшләүне бик яратам. Яңа бинага күчкәч, эшләве тагын да рәхәтрәк булды: биредә мин үземне чын актриса итеп тоя башладым. Башт а безнең үз тамашачыбыз бар иде, яңа бинага күченгәч, тагын күпмедер яңа тамашачы өстәлде, бу бик сөендерә. Хәзер безнең репертуарда бик төрле, бер-берсенә охшамаган спектакльләр күп, һәм бу шулай булырга тиеш тә. Катлаулы, уйландыра торган спектакльләр дә, җиңелчә, ял иттерә торган комедияләр дә кирәк. Минемчә, театр да тамашачыны тәрбияли, без дә тамашачы ярдәме белән үсәбез.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое