«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Фән

Челпәрәмә VS чәлпәрәмә һәм башка мәсьәләләр

«Буа» һәм «бөя», «челпәрәмә» һәм «чәлпәрәмә», «чыгтай» һәм «чагатай»…

Боларның кайсы орфографик вариант кына, кайсы, инде аерым мәгънә белдерерлек дәрәҗәгә җитеп, синонимнар парына әверелеп маташа... Әллә юкмы? Бу юлы шундый сүзләрне тикшереп карарбыз. Янә моңарчы татар телендә адекват тәрҗемәсе булмаган «соискатель» сүзенә эквивалент табарга тырышырбыз. Әйләнешкә кереп китәрме икән? Әйләнештә инде күптән йөргән «төмән төрле» сүзенең мәгънәсен дә ачыкларбыз.

ЭСТӘҮЧЕ

Тыныч кына эшләп утырганда, дөбер-шатыр килеп керделәр дә: «Соискатель сүзенең татарчасы кирәк. Сүзлекләрдән карадык, безгә ярарлык вариант юк!» – дип сүз таптыра башладылар. Менә чыгар да сал инде. Ю гыйсә мин дә шул ук сүзлекләрдән генә эзли торган кеше бит. Халыкны аякка бастырып, сүз эзләргә тотындык.

Соискатель ул – югары белемле һәм фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә аспирантурада укымыйча гына диссертация әзерләүче зат. Моның тәрҗемәсе бирелгән төрки тел сүзлекләре табылмады диярлек. Үзебезнекендә [дәрәҗә] алырга теләүче (бу терминнан бигрәк аңлатма булып чыккан), башкортта дәғүә итеүсе (бу русның «истец» яки «претендент» дигәненә туры килә төшә), казакта ізденуші (шактый уңышлы кебек, ләкин татарның хәзерге терминологиясендә эзләнүче ул гомумән «исследователь, изыскатель» һәм моңа яңа мәгънә өстәү буталчык кына чыгара кебек).

Нәтиҗәдә эстәүче дигән вариантны уңышлы дип таптык. Беренчедән, ул сүз белем эстәү, гыйлем эстәү кебек контекстларда кулланыла. Икенчедән, ул моңарчы термин буларак кулланылмаган һәм мәгънә буталу ихтималы юк. Өченчедән, ясалыш ягыннан укучы, укытучы, язучы, тегүче, биюче һ. б. рәтендә тора торган сүз, ягъни телебезнең табигатенә бик туры килә. Башка күп кенә терминнар кебек, эстәүче дә галимә Фәридә Таһирова тарафыннан тәкъдим ителде. Шуңа авторы итеп бу юлы да аны таныйбыз. Эстәүче «Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге»нә дә теркәлде.

БУА – БӨЯ

Мәшһүр рус лексикографы Сергей Ожегов 1956 елны Мәскәүдә В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институтында ашыгыч лингвистик ярдәм күрсәтә торган хезмәт оештыра. Бу хезмәт телефон аша яки х ат юллап елына биш меңнән артык мөрәҗәгать кабул итә. Беркөнне дежурда С. Ожегов үзе утырганда, ниндидер бер сүзнең мәгънәсен төпченеп шалтыраталар. Сергей Иванович: «Хәзер, торып торыгыз, Ожеговның сүзлегеннән карыйм әле», – дип, үзе төзегән сүзлеккә үрелә. Мин, әлбәттә, Ожегов та, бөек лексикограф та түгел, ләкин күп еллар буе сүзлекләр төзү белән шөгыльләнгәч, әледән-әле ашыгыч ярдәм күрсәткәләргә туры килә. Һәм кайбер сорауларга җавап бирер алдыннан, чыннан да, нәкъ Сергей Иванович кебек: «Хәзер, сабыр итегез, сүзлекне ачып карыйм әле», – димичә булмый.

«Буа белән бөянең нинди аермасы бар?» – дип сорагач та, сүзлекләргә кереп чумарга туры килде. Дөрестән дә, сөйләшләрдә бу сүзләрне төрле мәгънәләрдә кулланалар
икән. Күп очракта буа булган җирдә бөя сүзен, бөя булган җирдә буа сүзен кулланмыйлар шикелле. Шулай да әдәби телдә аларның икесе дә үз урынын тапкан (гәрчә хәтта аңлатмалы сүзлекләрдә дә нечкәләп тормаганнар).

Димәк, бөя ул «су юлын бүлеп, су җыеп тотар өчен эшләнгән корылма», моны русча «плотина, запруда» дияргә мөмкин, буа исә – «бөя алдында җыелган су, сулык», русчасы «пруд» үзе була инде. Әгәр дә бу ике сүздән ясалган фразеологиягә күз салсак, мәгънәләрнең буталуы ачык күренә. Мәсәлән, «күп, исәпсез» мәгънәсендә булган буа буарлык сүзендә, буа ул сулык кебек аңлашыла, «хисләр ташып чыгу» мәгънәсен белдергән буасы ертылу дигәндә ничектер бөя турында сүз бара кебек. Ничек кенә булса да, әлегә сүзләр бер-берсе урынына кулланыла ала сыман. Гаҗәпләнерлеге дә юк: алар икесе дә бер этимоннан аерылып киткән. Ә менә мишәрнең бума диюе исә аерым юл белән ясалган булса кирәк, аңарда катлама, аерма, каптырма кебек сүзләрдәге -ма кушымчасы ачык абайлана.

ТӨМӘН

Бу сүзне ишетүгә, күпләрнең уена иң башта Көнбатыш Себердәге шәһәр киләдер, мөгаен. Русчасы Тюмень дип аталган әлеге каладан башка, Мордовиядә урнашкан һәм хәзер русчасы Темников дип йөртелә торган шәһәрне дә т атарлар Төмән дип атый (нигез салган вакытта русчасы да Тумян булган дип язалар). Шуңа охшаш яңгырашта булган топонимнар башка төбәкләрдә дә гаять күп. Мисал өчен, Дагстанда, Алтайда, Иркутск өлкәсендә, Урта Азиядә. Үзбәкстанда район дәрәҗәсендәге административ территориаль берәмлек туман дип атала. Рус телендә кулланылган Тьмутаракань (Урта гасыр шәһәре) да асылда Төмән тархан дигәнгә кайтып кала. Ни өчен бу сүз торак пунктларны атауда популяр булган соң? Төмәннең этимологиясенә күз салсак, ул «ун мең» дигәнне белдергәнен күрәчәкбез. Шул мәгънәдә ул Бернең бәласе меңгә, меңнең бәласе төмәнгә мәкалендә сакланып калган. Монгол яулары чорында ун мең кешелек гаскәр берәмлеген төмән дип атаганнар (бу иң эре берәмлек булган һәм аның командиры төрле чыганакларда төмәнбашы, төмәнагасы, төмәнбәге, төмәнби дип теркәлгән). Шуңа бәйле рәвештә ун мең кешелек гаскәр тупларлык өлкә, соңрак административ берәмлек тә төмән булып киткән. Ахыр чиктә әлеге административ берәмлекнең үзәге булган шәһәр дә шул ук сүз белән атала башлаган. Менә ни өчен төрле җирләрдә төрле Төмәннәр барлыкка килгән. Сирәк кенә булса да, хәзерге татар телендә төмән «бик күп, хисапсыз» дигән мәгънәдә кулланыла: Изге җаны авырлыксыз күккә ашсын, Атабыз катына барып ирешсен, төмән еллар, йолдыз булып, адашканнарга юл күрсәтеп балкып торсын, диде (Н. Фәттах). Шулай ук төмән төрле, ягъни «бик күп, исәбе- саны билгесез» мәгънәсендә фразеологизмда очрый: Төмән төрле хан күрдем, Берсен күзгә элмәдем («Идегәй» дастаны).

Язманы тулысынча «Идел»нең март санында укыгыз.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое