Электрон мактау тактасы
Күкрәк белән интервью
Новости
Фән

Күкрәк белән интервью

Бүгенге интервьюның каһарманбикәләре – үсмерлек чорыннан ук кызларның комплексларының бер сәбәбе. Алар тирәсендә төрле мифлар, имеш-мимешләр дә йөри. Каршы алыгыз – уң һәм сул сөт бизе!

Зөләйха: Исәнмесез, сезгә ничек дәшсәм яхшырак: сөт бизе дипме, ими дипме?

Сул күкрәк: Әй, без күнеккән инде, ничек дисәгез дә!

Уң күкрәк: Юк инде, сөт бизе дигәч, безнең бер ягыбыз гына ачыла, ими дигәч, культурно булмый, күкрәк дип сөйләшик!

Зөләйха: Ярый, килештек. Менә сез бер яктан гына ача дигәч, бер сорау туды әле. Сез, белгәнемчә, имезү функциясен үтисез. Ә тагын нинди функциягез бар?

Уң күкрәк: Ярар, әйтсәм әйтим инде: кеше затыннан булган хатын-кызлар, башка приматлардан аермалы буларак, һәрчак күкрәкле, ә менә башка маймылсыманнарның күкрәкләре имезергә кирәк булганда гына барлыкка килә. Шуңа күрә күкрәк – кеше буларак формалашу процессында табигый сайланышның бер бик мөһим үрнәге. Мең еллар дәвамында ир-атлар табигатьләре буенча сәламәт бала үстерә ала торган хатын-кызларны сайлаган. Без – ул сайланышның бер мөһим пункты.

Сул күкрәк: Без, бик беләсең килсә, организмдагы шактый гына резерв майны саклап тотабыз. Үпкәләрне саклыйбыз. Шулай ук без гормоннар белән бәйле – алар да безгә тәэсир итә, без дә аларга үзебезчә тәэсир итәбез.

Зөләйха: Гормоннар турында сөйләшә башлагач, шуны да сорыйсым килә: нигә сез күрем көннәре алдыннан авыртасыз?

Уң күкрәк: Без махсус түгел!

Сул күкрәк: Бу организмда барган гормональ үзгәрешләрнең табигатенә бәйле – күрем алдыннан эстроген һәм прогестерон гормоннары арта, алар сөт бизләренә тәэсир итә, кайчак без шешенәбез, авырлык хисе туа. Синең күрем алдыннан төрле зыянлы әйбер белән туклануың да су тоткарлануына китерә, бик беләсең килсә!

Уң күкрәк: Фәндәгечә әйтсәк, моны циклик масталгия дип атыйлар.

Зөләйха: Нишләргә инде?

Уң күкрәк: Авырту даими, көчле һәм бер генә күкрәктә я аерым бер урында булса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк! Безне даими рәвештә белгечкә күрсәтеп торсагыз яхшы булыр иде.

Сул күкрәк: Күрем алдыннан безне кысып үтерми торган бюстгальтерга күчсәң, бик рәхмәтле булыр идек.

Зөләйха: Без гомумән бюстгальтерсыз да йөрер идек. Әмма җир тартымы тәэсирендә тезгә хәтле төшеп бетәрсез дип куркам.

Сул күкрәк: Табигый яшь үзенчәлекләре, җаным, синең безне нәрсәгә төреп йөртүеңә бәйле түгел! Картаясың син, бөтен җирең картая! Кабул ит моны.

Уң күкрәк: Бюстгальтер киеп йөрү безнең формабызга тәэсир итми. Кисәк ябыгу, имезү, пассив тормыш рәвеше һәм генетика тәэсир итә.

Зөләйха: Димәк, кимәсәк тә була?

Сул күкрәк: Күкрәкләргә азатлык!

Уң күкрәк: Тукта әле, ашыкма, гел түгел бит. Спорт белән шөгыльләнгәндә эчке кием кию үзеңә дә уңайлы бит. Размерыбыз зур булса, дөрес сайланган эчке кием муен һәм арка мускулларына эшне җиңеләйтә. Аннан үзең дә беләсең, матур бит!

Зөләйха: Туктагыз әле! Ә спорт, күкрәк өчен махсус күнегүләр, кәбестә ашау да сезнең форманы саклап калырга ярдәм итмәячәкме?

Уң күкрәк: Кәбестә ашап, крем сылап, төнлә айга карап теләк теләү дә ярдәм итми. Спорт та безгә берничек тә тәэсир итми.

Сул күкрәк: Спорт бөтен тәнгә яхшы тәэсир итә, бигрәк тә мускулларга – әмма бездә мускуллар юк. Син интернетта күргән күнегүләр – алар безнең артта урнашкан мускулларга юнәлтелгән – ул мускуллар бөтен тәннең тонусын яхшырта, бөтен тән матур булса, без дә артта калмаска тырышабыз. Кыскасы, яшәсен хәрәкәт!

Зөләйха: Менә мин сезгә карап-карап торам да, никтер сез тигез түгел кебексез!

Сул күкрәк: Карале аны, тагын безне гаепли!

Уң күкрәк: Синең тәнең, гомумән, тулысынча пропорциональ түгел! Битең дә, күзләрең дә, аякларың да төрле. Без, билгеле, синең камиллеккә омтылуыңны хуплыйбыз, әмма кояшта да таплар бар дигәндәй…

Зөләйха: Тагын мине кызыксындырган сорау: ни өчен кайбер ир-атларның күкрәге барлыкка килә?

Сул күкрәк: Чынлыкта, безнең нигез барлык кешеләрдә дә бар. Ир-атларда да. Кайчак гормональ үзгәрешләр аркасында күкрәк бизе зурая. Бу хәл гинекомастия дип атала.

Уң күкрәк: Әгәр үзгәрешләр кинәт барлыкка килгән икән, табибка күренү яхшырак. Инде әйткәнебезчә, күкрәк күпчелек процент майдан тора – шуңа организмдагы артык май да кайчак күкрәккә «кунарга» мөмкин.

Зөләйха: Ярый, ә ничек маммологка бармыйча гына үз-үзеңне тикшереп торырга? Сез гел үзгәрәсез бит...

Уң күкрәк: Беренчедән, безне көн саен капшап, һәр сантиметрыбыздан яман шеш эзләп йөрергә кирәкми. Әмма үз тәнеңне белү файдалы.

Сул күкрәк: Әйе, кайчак без күрем алдыннан шешенәбез, авыраябыз, бераз үзгәрәбез. Шуннан куркып, интернеттан диагноз эзләп утырма.

Уң күкрәк: Әмма кинәт кенә барлыкка килгән төер, тиренең эчкә батуы, имчәктән берәр нинди сыеклык агуы, форманың үзгәрүе – белгечкә мөрәҗәгать итәргә сәбәп.

Зөләйха: Димәк, сезне күзәтергә кирәк?

Уң күкрәк: Нәкъ шулай.

Фәнни-популяр мәкаләнең фәнни консультанты – маммология, онкология һәм ультратавыш диагностикасы өлкәсендә сертификацияләнгән белгеч Хаҗиева Айгөл Радик кызы.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое