«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Ясалма фәһем мөмкинлекләре турында яңа проект

Россиянең онлайн-кинотеатрларының берсендә «Киләчәкнең ясалма фәһеме» документаль проектының премьерасы булып узды.

Төшерү эшләре илнең 10нан артык шәһәрендә, шул исәптән Казан һәм Иннополиста узган. Бу хакта Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы хәбәр итә.

Сериал геройлары — илнең 100дән артык алдынгы галиме, тикшеренүчесе, табибы һәм новаторы. Алар ясалма интеллектның фантастикадан көндәлек тормышны үзгәртүче гамәли коралга әверелүе турында сөйли.

Проектта илнең технологик үсешенең төп этаплары яктыртыла: «Буран» космик корабын экипажсыз җибәрүдән алып мәгариф, экология һәм медицина өлкәсендәге проблдемаларның заманча чишелешләргә кадәр. Тамашачы нейрочелтәрләр ярдәмендә Амур юлбарыслары популяциясен ничек саклап калулары, фермалар белән идарә итүләре һәм даруларны дроннар ярдәмендә илтүләре турында белә алачак.

Проектның аерым бүлеге цифрлы иминлеккә багышланган. Белгечләр ясалма интеллектның киберкуркынычсызлык табигатен үзгәртүен аңлата. Бер яктан, ул мошенникларга каршы көрәштә ярдәм итә, икенче яктан, җинаятьчеләр ясалма интеллектны фишинг сайтлары һәм кушымталары булдыру өчен куллана.

чыганак

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое