«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Тәҗрибә

Психологта кунакта - Кисекбаш. Безнең көннәр

Психолог бүлмәсенә кергән саен «нинди хисләр ачылыр икән?» дигән сорау туа.

Бу сеанска килгәндә, алдагы очрашулардан инде берникадәр булса да проблемаларның чишү юллары схемасын аңладым кебек тоелган иде. Ләкин ялгышканмын булып чыкты...

Психолог – Хәбил Сәхәбиев. *геройның исеме һәм аны таныта торган фактлар үзгәртелгән.

Бу сеанска үзендәге «самозванец» синдромының каян барлыкка килүен һәм аннан ничек котылырга икәнен белергә теләүче Кисекбаш килде (героемның исемен нигә шулай атаганны язмадан укып белерсез). Ул үз өлкәсендә ниндидер уңышларга ирешкән, тәҗрибәсе бар, кешеләр дә моны аңлый, ләкин үзен мактауларын кабул итә алмый. Әле алай гына да түгел, мактаулардан хәтта кача, үзен тиешенчә бәяли белми. Кешеләр аның эшен югары дәрәҗәдә башкарылган дип бәяләсә дә, ул үз хезмәтенә бәяне арзан куя яки куя белми. Кисекбашның теләге – үз дәрәҗәсен аңлап, хезмәтен бәяли белә башлау.

ОЯЛУДЫР УЛ…

Кисекбаш: Минем белән бер юнәлештә эшләүче башка кешегә караганда яхшырак эшләвемне аңлыйм, ләкин тиешле дәрәҗәдә күрсәтә белмим. Әйтик, ул кеше тәмсез конфетын матур ялтыравыклы кәгазьгә төреп бирә дә, халыкны җәлеп итә, ә мин тәмле конфетны гади кәгазьгә төреп биргән шикелле. Социаль челтәрләрдә яктырту, кешеләргә үз эшем турында сөйләү – кабул ителмәгән әйбер кебек. Кешеләргә бу турыда әйтсәм, «бу үз эшен югары бәяли икән», «борыны чөелгән» дигән фикерләр булыр төсле. Андый хәлләрнең булганы бар инде.

Хәбил: Аларның синең турында сөйләшкәннәрен белеп алдың, ди. Әгәр хәзер шул сөйләүчеләрне җыеп, синең каршыңда дип күз алдына китерсәң, нәрсә хис итәсең?

Алдагы сеанслардагы клиентлардан аермалы буларак, Кисекбашка үз хисләренә игътибар итү өчен вакыт турында искә төшерү кирәк булмады. Ул психологның уйланырга, туктап, үз хисләренә игътибар итәргә этәрә торган сорауларына вакыт алып, уйлагач кына җавап бирә иде.

Кисекбаш: «Тревожность». Күкрәк тирәсендә ул.

Хәбил: Әйдә, аңа игътибар итеп кара әле.

Кисекбаш: Ничек ул?

Хәбил: Үзебезне читен хис иттерә торган вакыйгалар булганда, елмаеп каршы торасы килә, бер дә елыйсы, уңайсызланасы килми. Шуңа күрә кеше автомат рәвештә ул хисләрне куа башлый, тизрәк башка эш белән онытыласы, ул хисне кабул итмәс өчен каршы торасы килә башлый. Ә хәзер син ул хисне куарга, аннан качарга тырышма, аны күзәт. Ул синдәге хис бит, нәрсә эшлисе килә, шуны эшләсен.

2 минут барган тынлыкта Кисекбашның йөзендә үзгәрешләр сизелде. Күзләрен ачкач, ул хистән качарга теләгәнен, ул кешеләр яныннан китәргә, колакчыннар киеп, үз дөньясында булырга теләвен әйтте.

Хәбил: Ул хис белән элемтәне югалтма. Нинди төстә, зурлыкта, формада икәнен, кыскасы, төрле яклап өйрән аны.

Кисекбаш: *1 минут тынлыктан соң* Ул авыр йөк сыман. Ләкин ул үзгәрә. Берара эчтән янып, тырнап тора, аннары тына һәм авыр йөккә әйләнә.

Хәбил: Ул хәзер бармы соң?

*1 минут тынлык*

Кисекбаш: Бөтенләй үк юк түгел, ләкин артык сизелми.

Психолог кушуы буенча, Кисекбаш 2 минутка ул хис белән тагын «элемтә тотарга» китте. Бу – хисләрнең нинди икәнен ачыклаганнан соң ничек үзгәргәнен күзәтү өчен иде. Берәр минут тынлыктан соң, Кисекбаш елмаеп куйды. Ул елмаюының сәбәбен әллә тынлык, әллә «башымда үз-үзем белән сөйләшә башладым» дип аңлатты.

Хәбил: Нәрсә сөйли ул?

Кисекбаш: Мин аңа игътибар итә башлагач, «калдыр инде мине шунда, нәрсәгә мине изалыйсың, кит», ди. Аңа игътибар бирүемне теләми. «Ул вакыйгага әйләнеп кайтсаң, үзеңә үк начар булачак бит», дип саклый кебек.

Хәбил: Нәрсәдән сакларга тырыша ул сине?

Кисекбаш: *1 минут тынлыктан соң* Эмоциягә бирелүдәндер... Шул мине «чәйнәүче» кешеләргә карата начар әйберләрне булдырмый калудан.

Хәбил: Ә ул эмоцияләр булса, нәрсә булачак?

Кисекбаш: *көлә* *1 минут тынлык* Минем белән андый хәлнең булганы бар. Эмоцияләр мине каплап китеп, эчемдә җыелган әйбер шартлаячак. Әйтелми калган сүзләр әйтелер дә, кешеләрне рәнҗетер төсле.

Хәбил: Синең хисләр һәм үзеңне кулда тоту алымнары бәйле төсле.

Кисекбаш: Әйе, мин еш кына шулай җыеп киләм-киләм дә, 3 очракның берсендә ялгыш кына сүз әйтсәләр дә, кабынып китәм һәм шартлыйм. Ләкин ул кешенең бөтенләй катнашы булмаска мөмкин.

Хәбил: Хисләр синдә яши. Алар синнән, син алардан өстен түгел. Ул хисләрне тоярга һәм сизәргә кирәк. Физиологик яктан хисләр, мисал өчен, курку син нәрсәнеңдер дөрес бармавына игътибар итсен өчен уяна. Ул субъектив әйбер, гел оялта торган яки куркыныч очраклар булып тормый бит. Башка кешеләр белән чагыштырганда, бер үк ситуациядә бер кеше үзен бертөрле тота, шундый ук ситуациядә син үзеңне башкача тотасың. Бу очракта ниндидер бер эмоция синнән өстен чыга. Син аны тоеп, юлны үзең сайлый аласың. Ул хисне тоясың, акылың белән ничек эшләсәң яхшырак буласын аңлыйсың. Хисләр барлыкка килгәч, аларны куарга кирәкми, алар шәм шикелле янып, үзләре сүнәргә тиеш. Конкрет ситуациядә сиңа нинди хис «комачаулавын» аңларга тырышып карарга кирәк.

*3 минут тынлык*

Кисекбаш: Оялудыр ул... «Миннән яхшырак нәтиҗәне өмет итәләрдер», «өметләрен аклый алмам», «булдыра алмасам» дигән фикерләр килә.

Хәбил: Өметләрен аклый алмасаң, нәрсә була?

Кисекбаш: *1 минут тынлык* Үз дәрәҗәмне аклый алмауга килеп бәйләнәдер ул. Иҗат кешесен барыбер тамашачы бәяли бит. Мисал өчен, залдагы 100 кешенең берсенә чыгышың ошамады, ди, бу инде идеаль нәтиҗә түгел, димәк, тиешенчә башкармагансың. Үземә кайтам да, булдыра алмаганмын икән дип уйлыйм.

МАКСАТ – КЕШЕЛӘРГӘ ОШАУ

Хәбил: Ә нигә синең ничек чыгыш ясавыңны ул кеше хәл итә соң?

Кисекбаш: *1 минут тынлык* Мин бит ул кешеләр өчен чыгыш ясыйм.

Хәбил: Иҗат итүеңнең төп максаты – кешеләргә ошау икән, син монда гомумән юк дигән сүз бит. Кешеләр өчен дип яшисең, эшлисең килә икән, аларга башкача ярдәм итәргә була бит: заводка урнаш, яшелчәләр үстер, өйләрен җыештыр – мактарлар.

Кисекбаш: Иң беренче үзеңә ошарга тиеш дип әйтәсең киләме?

Хәбил: Синеңчә, алай түгелме?

Кисекбаш: Беренче чиратта шулай инде… Ләкин барыбер бәя читтән дә килергә тиештер, алайса бер урында таптанып утырган кебек килеп чыга бит.

Кисекбаш үз фикерен дәлилләр өчен берничә мисал китерә башлады. Аларның һәрберсендә кеше фикеренә таянырга теләү бар иде. Бу уенны чиксез озак дәвам итәргә була иде, ләкин «әйдә, болай булсын, ди»нең берсендә психолог аны туктатты.

Хәбил: Кеше фикеренә таянмасаң, нәрсә була?

Кисекбаш: Кеше фикере «миңа яхшы бәя бирделәр» дигән хис булсын өчендер, әгәр ул булмаса, «нәрсә өчен булды инде бу» уяна…

Хәбил: Син хәзер башка әйбер турында сөйлисең. Башта начар фикер турында әйткән идең, хәзер мактау турында әйтәсең...

Кисекбаш: *2 минут тынлык* Кеше фикере – критика бит инде, критика булырга тиеш.

Хәбил: Китаптан алынган сүзләр... Нәрсәне аңлата ул?

Кисекбаш: Әгәр критика булмаса, әлеге дә баягы бер урында тапталу була ич. *1 минут тынлык* Кеше фикере булмаса, борын чөелер иде дигән фикер килде хәзер... Артык өскә
менеп китмәскә аска тартып торучы кирәк бит инде. *көлә*

КИСЕЛГӘН БАШ

Хәбил: Ә өскә менеп китсәң нәрсә була? Кисекбаш: Начар әйберләр булырга мөмкин кебек. Мисал өчен, «йолдызланып китсәм», якыннарым белән аралар суынуы ихтимал.

Хәбил: «Йолдызланып китсәң», аска төшәргә нәрсә комачаулый?
 

Кисекбаш: Аны аңларга да кирәк бит әле. Әгәр аска төшереп торучы булмаса, үзеңне аңлау, контроль югаладыр, минемчә.

Хәбил: Бик югарыга менеп китсәң, якыннарың һәм танышларың белән аралашу үзгәрүен сизмәс идеңме?

Кисекбаш: Әйе, минемчә, сизмәскә мөмкинмен.

Хәбил: Синең урынга башка кешене алып куйган кебек сөйлисең. Башын кисеп атып, гәүдәсен кырыйга куйган очракта сизмәскә мөмкин. Нәрсә комачаулый соң?

Кисекбаш: *2 минут тынлык* Сөйләшүнең башына әйләнеп кайтсак, кайчандыр синең белән эш буенча гына яки кирәк булган өчен генә аралашкан кешеләр белән аралашудан
«болар мине артка өстери» дигән фикер уянса, гаеп хисе кимерә башлар кебек.

Хәбил: Син мөнәсәбәтләргә бер киселгәч ялганмый торган җепкә караган төсле карыйсың.

Кисекбаш: *2 минут тынлык* Коллективта, мисал өчен, 10 кешенең бишесе белән мин яхшы мөнәсәбәттә, ә калган бишесе белән гади тормышта гомердә дә аралашмас идем. Ләкин шул ук вакытта мин ул кешеләрнең миңа зыяны тимәде бит инде дип уйлыйм. Ниндидер икеле стандартлар барлыкка килә түгелме соң?

Хәбил: Уртак кызыксынулар булмаган килеш, мәҗбүриләп аралашу – икейөзлелек кебек тоелмыймы сиңа? Син бөтен кеше белән дус булып бетәргә тиешмени? Ул кеше белән уртак эшләр беткәч тә, яхшы булып калыр өчен генә аралашып, син аны да, үзеңне дә алдаламыйсыңмы?

МЕҢ ДӘ БЕР ЧИШЕЛЕШ

Сөйләшү нинди генә юл алмасын, Кисекбаш һаман-һаман «әйе, ләкин...» дип, ситуациянең мең дә бер төрле чишелешен тасвирлый иде. Алар берсе дә позитив юнәлеш алмаганга, мин моны аның эчке борчуларының чагылышы дип таныдым. Психолог моның начар түгел, ләкин киләчәк турында уйлаганда, күп әйбердән тыелып калып, яхшы нәтиҗәдән колак кагуга китерергә мөмкин булуы турында әйтте.

Хәбил: Син бит син булып каласың. Берничә елга алдан уйлап куеп түгел, ә бүген яшәргә нәрсә комачаулый?

Кисекбаш: Мин һәрвакыт шулай уйлавымны аңлыйм, ләкин арына алмыйм.

Хәбил: Каршыңдагы киртәгә язылып куйган номерны күргәч, телефон алып, шундук шалтыратмыйсың бит. Монда да шулай ук.

Кисекбаш: *2 минут тынлык* Хәзер уйлап куйдым: гади тормышта, эшнең 3 нәтиҗәсе булып, шуның икесе яхшы, берсе начар булса, мин начар килеп чыга алуын истә тотып, башламаска мөмкинмен.

Хәбил: Андый вакытларны эләктереп алып, игътибар итә башласаң, бераз вакыттан соң ул синең автоматлашачак һәм, бәлки, яхшы вариантларны сайлый башларсың. Бу тиз булмаячак. Хәтта язып та бара аласың: бүген болай була ала дип, мондый мөмкинлектән баш тарттым. Аларны әле күрә белергә дә кирәк. *30 секунд тынлык* Мин бу схеманы ачкач, нәрсә хис итәсең?

Кисекбаш: *1 минут тынлык* Минем башта «эшли алырмынмы икән соң мин моны?» дигән сорау туды…

ХӘБИЛ СӘХӘБИЕВ ФИКЕРЕ:

Минем бурычым – аны тыңлау гына түгел, үзе сөйләгән проблемаларын запрос белән бәйләргә тырышу. Башта эчкә кердек, проблеманың төбенә төштек, аннары мин читтән карадым һәм барысын да күрдем. Шуңа күрә дә психологлар кирәк. Кеше үз хисләрен күпме тели, шулкадәр диктофонга яздырып тыңлый ала, ләкин читтән карый алмаячак. Читтән карасаң, тиз генә килми торган нәтиҗә күренә башлый. Бу очракта аның үзе билгеләгән «самозванец» синдромы түгел. Әле үзе белән элемтә тою, хисләр һәм уйлар өчен вакыт бирә белү күнекмәсе дә бар.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое