«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Кариев театрында башка сыймаслык «Шәп Шоу» яки кияү - Илгиз Шәйхразиев?!

Ул көнне театр сәхнәсе чын стрим мәйданына әверелде.

Март аенда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры гаять үзенчәлекле премьера тәкъдим итте. Пьеса авторлары – Мансур Гыйләҗев һәм Айгөл Газизова, режиссёры – Ренат Әюпов. «Шәп Шоу» дип аталган музыкаль комедияне без дә тамаша кылып кайттык. 

ЭКРАННАРГА ЯКЫНРАК КИЛЕГЕЗ – ШОУ ТИЗДӘН БАШЛАНА!

Өч якка урындыклар тезелгән, уртада – стрим мәйданчыгы, ягъни вакыйгалар бара торган төп сәхнә. Шулчак сәхнәдә төп геройларыбызның берсе – Данияр (Муса Камалов) пәйда булды. Шоуны алып баручы роленә нәкъ менә Мусаны сайлап дөрес эшләгәннәр кебек, чөнки ул театрдан тыш тамада булып та эшли.

Бу ролен дә бөтен җанын-тәнен биреп башкарды, хәтта кайбер урыннарда Данияр икәнен онытып, «Сезнең белән Муса Камалов» дигән сүзләре дә чыгып китте. Ләкин спектакль шоу форматында булгангамы, кайбер нәрсәләргә күз йомылды, үзеннән-үзе онытылды.

ДҮРТ КӘЛӘШКӘ БЕР КИЯҮ

Шоуның эчтәлеге болайрак: бер кияү күңелен яулау өчен Шәп Шоуга 4 кәләш килә. Әлеге программа туры эфирда бара һәм Даниярның хыялларында «миллионлаган карау җыярга» тиеш була. Тамашачылардан да бигрәк, энәсеннән җебенә кадәр тикшереп-күзәтеп торучы җитәкчесе (Илфат Камалиев) дә бар. Төп хикмәт шунда ки, аның кушуы буенча бу шоуда аның кызы Гүзәл (Ләйсән Большова) җиңәргә тиеш… Ә кызлар барлыгы дүртәү – дүртесе дә дүрт төрле: Амелия (Альбина Ногманова) – мотоцикллар, хәрәкәт яратучы кәттә кыз; Айсылу (Гөлүсә Гыйбадуллина) – җитмеш төрле һөнәрне белүче чып-чын авыл кызы; Ксюша (Камилә Шәңгәрәева) – иҗади, хыялый кыз бала; Гүзәл – әтисенең иркә кызы, блогер.

КИЯҮ – ИЛГИЗ ШӘЙХРАЗИЕВ?

Даниярның планнары буенча, шоуда Илгиз Шәйхразиев катнашырга тиеш була. Ул, көне килеп җиткәч кенә, катнаша алмавын әйтә. Әлеге «сөйләшүләр» сәхнә уртасындагы экраннарда күрсәтелде, Даниярның җитәкчесе белән әңгәмәсен дә шуннан гына карап бардык, ягъни Илфат абый сәхнәгә «онлайн» кушылды. Темадан читкә киткәнмен, киявебез Даниярны үзе эзләп таба. Акча сорау йомышы белән кергән Нариман (Рамил Вафин) биш секунд эчендә костюм-чалбар кия дә, ялт иткән кияүгә әверелә! Бу мизгелдә минем күз алдыма мәктәптә укыганда яратып караган «Холостяк» тапшыруы килеп басты. Спектакльнең программасында Рамилнең роза чәчкәсе тотып төшкән рәсеме дә шуны хәтерләтте. Төп героебыз акча өчен шоуда катнашырга риза булганнан соң, спектакльнең иң кызык өлеше башланды. Ләкин минем барлык вакыйганы язып, серләрен ачып саласым килми, билгеле.

КӘШИФӘ ЧӘЕ

Комедия булса да, спектакльдә конфликт та бар, шуларның берсе – Нариманның сөйгән кызы Суфия (Гөлшат Далматова, Алсинә Закирова) белән мөнәсәбәте. Суфия сөйгәненең фәкать акча өчен бу галәмәткә ризалашканын аңы-йөрәге белән аңламый, өстәвенә, теге дүрт кыз да егеткә бәйләнеп тора. Нариман белән Суфия арасындагы табышмаклар шоу азагында гына чишелә. Аңлашылмаучанлыкларга нокта кую өчен Кәшифә роле (Алия Кәлимуллина) сайланган. Комедиянең төп «изюминкасы» һәм җанландырып җибәрүчесе нәкъ менә шул образ булды дисәм, һич ялгышмам. Теләсә нинди ситуациядә «Кәшифә чәе»н, бәлешләрен күтәреп кергән ханымны һәркем туганы кебек кабул итте. Аның рекламасыннан соң, азакта шул Кәшифә апаның чәен эчәсе килеп калды. Әлеге роль аша Даниярның ярдәмчесе Ләззәт (Инсаф Хәләүтдинов) белән Айсылу мөнәсәбәтендәге серләр чишелә. Шулай итеп, шоу эчендә шоу барлыкка килә, интрига көчәйгәннән-көчәя…

ТИК МИН АҢЛАМАДЫМ…

Спектакльдә бик үк аңлашылып һәм күңел кабул итеп бетермәгән мизгелләр дә булды. Шәхсән миңа, кызларны уңганлыкта ярыштыру өчен, Нариманны эчке киемнән калдырып, аның костюм-чалбарларын юулары «Шәп Шоу»ны «Шок Шоу»га әверелдергән кебек тоелды. Шулай ук Кәшифә апа киңәшләре буенча егетнең яңагына сугу «бәйгесе» дә уйга калдырды. Хәзерге егетләрне кыюсыз дип зарланган чорда болай эшләү ир-затларының абруен тагын да төшермәсме?

Инсаф Хәләүтдинов (Ләззәт):

«Ләззәт ул – беренче чиратта оператор һәм Даниярның дусты. Оялчан авыл егете, шәһәрдәге беренче профессиональ адымнарын ясаучы шәхес дип тасвирлар идем. Ләззәт тә, мин дә авылда үсеп, шәһәргә күчеп киткән егетләр. Ләкин миңа калса, безнең аермалар күбрәктер: Ләззәт бик оялчан, үзенең эчке дөньясында яши, хисләре турында сөйләргә курка, миңа ул сыйфатлар бөтенләй хас түгел. Спектакль камера форматында эшләнде, аның үзенчәлеге дә шунда – тамашачы белән безнең ара – сузылган кул ераклыгында, ягъни «дүртенче дивар» юк. Бу тамашачы белән тагын да ихлас булырга ярдәм итә. Монда тамашачы безнең шоуда карап кына утырмый, катнашып, шоуны җанландырып җибәрә».

«БУ ФОРМАТ КҮБРӘК ХАЛЫКНЫ ҖЫЯЧАК»

Мансур Гыйләҗев, драматург, «Шәп Шоу» пьесасының авторы:

«Минемчә, хәзерге көндә иң кирәк жанр ул – музыкаль комедия. Спектакль шул ягы белән тамашачыны җәлеп итә. Заманында «Казан егетләре» Камал театрына яшьләрне тартса, бу спектакль Кариев театрына шулай яшь аудиторияне күбрәк китерсен иде. Шуңа күрә театр бик дөрес юлдан бара дип уйлыйм, без режиссёр, актёрлар белән уртак телне тиз таптык. Ни өчен нәкъ менә шоу форматы сайланды дигәндә, хәзер театр залларын аншлаг формасында шыплап тутырырга, аннары җитдирәк һәм фәлсәфи спектакльләргә тамашачыны җыярга кирәк. Ә бу формат ярдәмендә халыкны кызыксындырып булачагына ышанам».

Ләйсән Большова (Гүзәл):

«Гүзәл – бай бизнесмен кызы, холкы буенча кире, иркә. Ул бу дөньяда бөтен нәрсәне акчага сатып алып булуына ышана, хәтта мәхәббәтне дә. Бу шоу нәкъ менә аның кирелеген, үзсүзлелеген үтәү өчен тудырылган дияр идем. Спектакльне чыгару миңа бик үк җиңел бирелмәде, чөнки премьерага ике атна кала минем әтием вафат булды һәм төшенкелеккә бирелмәс өчен, бөтен энергиям, уй-кичерешләрне аңа юнәлттем. Әлеге образым белән минем арада аермалыклар бар – Гүзәл бу тормышта үзенә нәрсә кирәк икәнен төгәл белә, максатларны үтәп бара, ә мин тыйнаграк, эндәшми калу ягын сайлыйм».

Муса Камалов (Данияр):

«Әлеге спектакль туры эфирда баруы белән үзенчәлекле һәм кызыклы. Ягъни, «Татар егете – 2026» дигән шоуда барган хәлләр стримда трансляцияләнә. Тамашачының әлеге интерактивта катнашуы шоуны бик кызыклы итә. Ролемә килгәндә, мин – әлеге шоуның режиссёры, алып баручысы. Тамадалык минем өчен гадәти булып чыкты, чөнки мин бәйрәмнәр, мәҗлесләр алып барам. Ә инде режиссёрлыкка килгәндә, үземне ул һөнәрдә сынаганым юк иде. Шул ягы белән тәҗрибә миңа бик кызыклы булды. Данияр иҗади, импровизатор булуы һәм беркайчан да күңелен төшермәве белән үземә охшаган».

Без хәзер контент, тизлек, саннар заманында яшибез. Аудитория тарафыннан миллионлаган карау, лайклар җыям дип тормыш кыйммәтен икенче планда калдырабыз. Күңел бит бер тукталып, тын алып, тормыш тәмен, һич булмаса Кәшифә чәен чын-чынлап татырга һәм ихлас булырга тели сыман. Ә инде экранның теге ягында утырган кешеләр өчен ниндидер образларга кереп, үз асылыңны җуймыйсыңмы икән? Акча эшлим диеп, тормышны шәп шоуга әйләндерү нинди нәтиҗәгә китерәчәк Комедиядән менә шундый сораулар һәм аларга табылган җаваплар белән чыктым.

Авторлар: Рәфидә Галимҗанова, ТаңЧулпан

Фотограф: Рәмис Нәҗмиев

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое