Бүген, 31 июльдә, Татарстанда тагын һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә республикада, шулай ук Казанда урыны белән көчле яңгырлар көтелә, дип кисәтә синоптиклар.
Шул ук вакытта, бүген иртән төбәк башкаласында көчле яңгыр яуды, шуннан соң шәһәр урамнарының күбесен су басты.
Метеорологларның мәгълүматларына караганда, Татарстанда һава температурасы +18..+23 градус (ТР башкаласында +21..+23 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.
Нет комментариев