Минем исемем – Артур Мөхәммәди, миңа 21 яшь, Чиләбедә туып үстем, монда яшим.
Көньяк-Урал Дәүләт Университетының өченче курс студенты. Шигырьләремдә кешеләрнең тормышларын тасвирларга, иҗтимагый мәсьәләләрне күтәрергә, дөньяга сораулар бирергә һәм бу сорауларга җавап эзләргә тырышам.
Гаиләм рус телле. Татар телен яшүсмер чагымда онлайн дәресләрдә, китаплар укып, социаль челтәрләрдәге татарча төркемнәргә һәм чатларга кушылып, музыка һәм подкастлар тыңлап, әби-бабай белән сөйләшеп өйрәнә башладым. Татар теле һәм аны өйрәнү тормышымның бер өлеше булды.
Мин яраткан классик татар авторлары: Хәсән Туфан, Мөдәрис Әгъләм, Һади Такташ. Заманча авторлардан – Луиза Янсуар, Булат Ибраһим. «Иделем акчарлагы»нда катнашуым мине бик илһамландырды. Минем кебек яшь татар авторлары белән танышу һәм татар әдәбиятының әһәмиятле вәкилләре белән сөйләшү мөмкинлеге – минем өчен бик яхшы, иҗатка рухландыра торган тәҗрибә.
Балт диңгезе
Мине үбә
Балт диңгезе,
Мине коча
төньяк җире.
Салкын комда
мин берүзем.
Авыр болыт –
ул да тере.
Син берүзең.
Син тыңлыйсың
Тынычлыкны.
Мин дә тыңлыйм
Тыңлаганың.
Соңга к алсын
Тормышыбыз.
Тынып сулыйм.
Шыпырт кына,
тулы штильне
Сөйлә миңа.
Кальга төзе
Бу һавадан.
Җилс езлекне
Истә саклыйк –
ул берүзе.
Капшап кара
салкын комны
Бөтен дөнья да –
берүзе.
Капшап кара
һәр а томны.
Безне үбә
Балт диңгезе.
***
Бәдәннәр тулаем яралы –
«Сау бул!» диюнең сәбәбе.
Әбҗәлил, Белорет, Учалы,
Малаяз, Аргаяш, Чиләбе.
Үзгәрми узадыр тереклек:
Яңадан шундый ук җәрәхәт,
Терелү, оныту һәм бәхет,
Ялгышу (шундый ук). Бик рәхәт.
Дим белән Агыйдел үбешкән –
Уфада торганда сокландым.
Чәй-сөт-бал-кузгалак-мәтрүшкә,
Интернет-ипотека-салым.
Җылылык, җил исми, күк аяз,
Казакълар әйтмешли «керемет».
Кәтринбур, Аргаяш, Малаяз,
Учалы, Чиләбе, Белорет.
Гаеп
Килер бер көн –
Бу тауларда, бу күлләрдә
Минем тавыш бүтән ишетелмәс.
Һәм күп кеше килер вә китәр дә,
Ахры беткәч минем озак пәрваз.
Әмма ләкин мин һаман да тере,
Һәммәгезне барыбер югалтам.
Үләсез сез һәм кайтмыйсыз кире,
Юып бетереләсез тарихтан.
Туган җирем сезсез туган булмый,
Күлләр кибеп бетә, таулар җимерелә.
Һәм бер генә сорау мине борчый
(Мөһим түгел – төплеме ул, тилеме):
«Килгәч котылгысыз бәла,
аның өчен
мин гаеплеме?»
Нет комментариев