«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
ИҢ ШӘП ТАТАР БЛОГЕРЛАРЫ - 2025: ТАВЫШ БИР!
Новости
Карьера һәм үсеш

ИҢ ШӘП ТАТАР БЛОГЕРЛАРЫ - 2025: ТАВЫШ БИР!

Социаль челтәрләрдә татар телендә иҗат итүче блогерлар бихисап.

Без исә быел  «ШӘП ПРОДАКШН» проекты кысаларында иң шәп татар блогерларын ачыкларга булдык. Башта «ШӘП ПРОДАКШН» проекты социаль челтләрләрендә сораштыру игълан иттек. Уңайлы булсын өчен номинацияләр дә тәкъдим иттек: «Ел хайпы», «Иң тәҗрибәле блогер», «Эксперт блогер», «Халыкчан блогер», «Иң шәп гаилә блогы», «Иң шәп телеграм-канал». Сез 27 ноябрьгә кадәр үзегез «иң шәп» дип санаган блогерлар исемнәрен безнең телеграм-ботка язып җибәрдегез.

Бер атна эчендә безнең телеграм-ботка 800 гә якын (!) хат килде. Халык тарафыннан тәкъдим ителгән 100 гә якын блогер арасыннан иң еш телгә алынган 68 блогерны сайлап алдык. Игътибар иткәнсездер, барлык хатларны укып чыкканнан соң без тавыш бирүгә тагын бер номинация өстәргә булдык: «Иң шәп телеграм-канал». Чөнки тәкъдимнәр арасында телеграм-каналлар күп иде. Бу әлеге мессенджерның халык арасында көннән-көн популярлашуы турында сөйли. Шулай итеп, барлыгы – 68 блогер 6 номинациягә бүленде.

(Бу мөһим: тавыш бирүдә үз блогларын бары тик татар телендә алып барган блогерлар гына катнаша.)

Бүген, 1 декабрьдә, иң шәп татар блогерларын ачыклауның чираттагы ТАВЫШ БИРҮ этабы башлана. 12 декабрьгә кадәр СЫЛТАМА аша кереп, иң шәп блогерлар өчен тавыш бирергә кирәк. Нәтиҗәләр 15 декабрьдә билгеле булачак. Иң күп тавыш җыйган блогерлар Казанда барлык татар телле блогерлар катнашында узачак зур тантанада бүләкләнәчәк. 

Һәр номинациягә аерым тукталыйк.

ЕЛ ХАЙПЫ

Әлеге номинациядә кыска вакыт эчендә социаль челтәрләрдә бик күп язылучы җыеп, зур уңышларга ирешкән, контенты миллионлаган карау җыючы блогерлар катнаша. Һәрберсенең үз стиле, тематикасы һәм үзенчәлеге бар. Тәкъдим ителгән блогерлар: Айза (Айзилә Хәбибуллина), Равил Закиров, Эльвира Хан, Гүзәлия Хөснетдинова, Динара Рахматуллина, Ләйсән Миргаязова, Олеся Лесная, Розалина, а не Розалия (Розалина Гайфуллина). Үзең яратып күзәтә торган блогер өчен МОНДА басып тавыш бир.

ИҢ ТӘҖРИБӘЛЕ БЛОГЕР

Бу номинациядәге шәхесләр даими блог алып барып, үз темасын булдырган һәм аны киң аудиториягә җиткергән. Еллар узуга карамастан, алар җитештергән контент һаман да популярлыгын югалтмый һәм язылучылар игътибарын саклап кала. Алар: Айгөл Тимер, Дневник Татарина, Айгөл Чебеш, Альбинуш (Альбина Харисова), Гөлия Вәлиәхмәтова, Илнар Идрисов, Резедкин (Резеда Миңнегулова), Талип Мин, Энҗе Фәтхиева, Чулпан Гини. Хәзерге көнгә кадәр кызыксынып карап барган блогерың өчен БИРЕДӘ тавыш бир. 

ЭКСПЕРТ БЛОГЕР

Әлеге номинация яңа форматта эшләүче блогерларга багышланган: алар блогларында татар телендә билгеле бер өлкәгә караган файдалы контент тәкъдим итә. Алар тел өйрәнү серләре, ислам дине, психология, стиль һәм татар дөньясына кагылышлы кызыклы фактлар турында сөйли.

Исмаил Сафиулов, Айваз Садыров, Рәмис Латыйпов, Диана Галимова, Гүзәл Әхмәтгәрәй, Илүзә Әминова (татаркоуч) арасында «эксперт блогер» номинациясенә лаеклы дип санаган блогер өчен МОНДА тавыш бир.

ХАЛЫКЧАН БЛОГЕР

Аларның блогында – халык тавышы, аның күңеле һәм заманча авазы. Блогерлар җитештергән контент халыкның рухи һәм эмоциональ халәтенә туры килә. Нәкъ менә аудиториягә якын булган темаларны яктыртулары, фикерләре һәм гадилекләре аларны популяр итә. 

Бу номинациядә катнашучылар: Фәгыйлә Шакирова, Гөлнур Фәсхиева («Рецепты»), Линар Закиров («Әйтче»), Ләйсән Җамали, Марсилә Искәндәрова, Минзилә Фәхертдинова («Туган як»), Мәрьям Миңнегулова, Раилә Ахунова («Тәмле табын»), Рафилә Шәмсетдинова, Рәфис Атаказ, Гөлгенә Фаилевна, Ләйсән Хаматдинова, Гөлгенә Шиһапова, Альбина Фазлыева, Тәнзилә Идиятуллина, Василий Иванов өчен БИРЕДӘ тавыш бир.

ИҢ ШӘП ГАИЛӘ БЛОГЫ

 

Әлеге блогерлар – беренче чиратта гаилә кыйммәтләрен үстерүдә, тату гаилә һәм җылы мөнәсәбәт булдыруда үрнәк. Аларның контентында бердәмлек, хөрмәт, гаилә традицияләре, көнкүреш тормыш һәм юмор хөкем сөрә. 

Айназ һәм Айдар Габидуллиннар, Гүзәл һәм Илназ Габидуллиннар, Илүзә һәм Ринат Галиәхмәтовлар, Ралинә һәм Марат Сәлимовлар, Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар, Рузилә һәм Флорида Байковалар, Юлия һәм Иршат Нәбиевләр, Эльнара һәм Илдар Нуриәхмәтовлар.

«Иң шәп гаилә блогы» дигәндә кемнәрне күз уңында тотасың? – әлеге ИСЕМЛЕКТӘН сайла!

ИҢ ШӘП ТЕЛЕГРАМ-КАHAЛ

Һәр көн кызыклы контент, яңалыклар, фикерләр белән сөендерә торган иң файдалы, креатив һәм оригиналь канал. Көн дә кайсы каналның постларын көтеп аласың?

Иптәшләр Татарлар, Че гуглит татар кызы, Юк-бар, Шайхин Шәйхин, Әниләр клубы | Динара ӘХМӘТ, унсигез, Матур сүз, Яратам., Дөрес сүзгә җавап юк!, BARON, Оныкчык&чукынчык, Син көткән сүз – әгәр бу каналлар арасында син еш күзәтә торганы бар икән, аның иң-иңе булуын раслап МОНДА тавыш бир!

Барлык номинацияләрне әлеге сылтамадан таба аласыз. Кайсы блогер җиңәчәге бары тик сездән генә тора!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое