«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

«Чын инженерга кызыксынучанлык, үҗәтлек һәм төплелек хас»

Тормышны әлеге һөнәр ияләреннән башка күз алдына китерү кыен, гомумән, мөмкин дә түгелдер.

Сүзебез – хезмәтләре тылсымга тиң инженерлар турында. Бүген инженер – белгеч кенә түгел, ә инновацияләр авторы да: аның кыю карарлары, акыллы идеяләре тулы бер тармакның киләчәген формалаштыра. Без сезне СИБУРның Казан предприятиесе инженерлары белән таныштырырга булдык. Әлеге һөнәргә ничек килүләре, үсешкә ничек ирешүләре һәм инженер һөнәренең өстенлекләре турында алар үзләре сөйләр.

«ЧЫН ИНЖЕНЕР БЕРКАЙЧАН ДА ТУКТАЛЫП КАЛМЫЙ»

Булат Яруллин – түбән тыгызлыктагы полиэтилен җитештерүендә әйдәп баручы инженер-технолог.

фото: Дмитрий Печенкин

Ул заводка студент чагында ук килә һәм шундук эш барышына гашыйк була. Булат үзенең хезмәтен химик калдыкларны эшкәртү аппаратчысы буларак башлый. Ләкин аңа ул гына җитми – бер-бер артлы имтихан тапшырып, үзенең раздрядларын күтәрә, катнаш төеннәрне өйрәнә, җитәкчелеккә үзен тагын да күбрәккә сәләтле икәнен исбатлый. Хәзерге көндә Булат – әйдәп баручы инженертехнолог. Аның эшчәнлеге җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, продукция сыйфатын яхшырту, җитештерүне үстерү, камилләштерүне инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча чаралар аша көйләүне үз эченә ала.

«Бүгенге көндә диссертация язу белән шөгыльләнәм, эшчәнлегемдә «төп мәктәп» дип заводны саныйм. Минемчә, чын инженер беркайчан да тукталып калмый: ул һәрдаим укый, лидерлык программаларын үзләштерә һәм һәрвакыт хезмәттәшләренә булыша. Минем күңелдә төшенкелеккә урын юк», – Булат. Хәзерге вакытта алар «Хезмәттә озын гомер» («Трудовое долголетие») программасы белән тыгыз эшлиләр, башыңда булган белемнәргә өстәп, хезмәттәшләрнең таянычы кирәклеген дә ассызыклый ул.

Кешене алга этәрә торган нәрсәләр – файдалы киңәш, илһам һәм мотивация. Кайвакыт яхшы мөнәсәбәт һәм нәтиҗәгә ирешү өчен психолог булырга кирәк».

«Хезмәттә озын гомер» («Трудовое долголетие») – СИБУР компаниясендә пенсия яшендәге хезмәткәрләргә һөнәрләрендә калырга, тәҗрибә һәм белемнәрен яшь белгечләргә тапшырырга, компаниянең мөһим проектларында катнашырга мөмкинлек бирә торган программа. Программага СИБУРның 140 тан артык эксперты җәлеп ителгән, шуларның 15 е – Казан оешмаларыннан.

ҺӘРВАКЫТ ҮСЕШКӘ ЭТӘРӘ ТОРГАН ҺӨНӘР

Айдар Вәлиев – конструкторлык-технология бүлегендә инженер-конструктор.

фото: Дмитрий Печенкин

СИБУРның Казан предприятиесендә бер елдан артык кына эшләүгә карамастан, ул инде «Ел инженеры» бәйгесендә катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтергә өлгергән. Айдарга 25 яшь. Аны сызымнар, 3D-модельләр һәм катлаулы җиһазларны төзекләндерү илһамландыра. Гади сүз белән әйткәндә, Айдарга ватык детальләр китерәләр, ә ул аларны эшләтеп җибәрү юлларын эзләп таба.

Мин «Казаньоргсинтезның» барлык җитештерүләрендә җиһазларны төзекләндерү һәм сызымнар белән шөгыльләнәм. Миңа эш барышын гадиләштерә торган ярдәмче элементлар уйлап табу ошый. Әлеге шөгылем CAD-системаларда тизрәк юнәлеш табарга һәм шул рәвешле төзекләндерү эшләрен вакытында яки хәтта иртәрәк тәмамларга ярдәм итә», – ди Айдар.

Аның өендә төп ярдәмчесе – махсус принтер тора, ул анда ватылган көнкүреш кирәкяракларны «дәвалый», ә эшендә исә оешманың яңа проектларына лаборатория өчен экструдер башыннан алып, булачак фәнни үзәк элементларына кадәр детальләрне проектлый. Айдар һәрвакыт яңа белемнәргә һәм үсешкә омтыла. Сентябрь аеннан ул СИБУРдан Томск политехник университетына механик-инженерлар өчен программа буенча укырга керергә җыена. Алар бер ел дәвамында онлайн һәм көндезге сессияләрдә белем алачаклар.

«Минем бу һөнәрдә тагын да үсәсе, үз компетенциямне камилләштерәсем килә. Моның өчен барлык мөмкинлекләрне булдырган оешмабызга рәхмәт!» – ди Айдар.

ҺӨНӘРГӘ МӘХӘББӘТ БАБАСЫННАН КҮЧКӘН

Владимир Янбен – полиэтилен җитештерүендә инженер-электрик.

Ул кечкенәдән бабасының чыбыкларны төзәтүе, һәр әйберне көйли һәм рәткә китерә алуына сокланып үскән, аңа ул гаҗәеп тылсым булып тоелган. Хәзер Владимирга 28 яшь, ул – техникумның, Казан дәүләт энергия университетының кызыл дипломлы белгече. СИБУРның Казан предприятиесендә бер ел эшләү дәверендә «Ел инженеры» Бөтенроссия бәйгесендә 70 мең катнашучыны узып, җиңү яулаган. Владимирның хезмәт тәҗрибәсе җиһазларның зыян күргән өлешләрен автомат рәвештә туктату эшчәнлегеннән башланган, ярты елдан соң ул мастер дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм соңрак инженер вазифасында эшли башлаган. Ул яңа биремнәрдән, бурычлардан курыкмый. Авыр мәсьәләләрне хәл иткән арада турникта тартылып, башын ял иттерә, көч туплый.

«Катлаулы эштән куркырга кирәкми. Яшь вакытта баш тизрәк эшли, димәк, катлаулы биремнәргә вакыт азрак сарыф ителә. Барысын да үзеңә сеңдереп барырга һәм «монда һәм хәзер» дигән принципта яшәргә кирәк», – дип киңәшләрен бирә Владимир. Аның фикеренчә, җитәкчеңә үзеңне борчыган сораулар белән генә түгел, әзер карарлар белән дә килергә оялмаска кирәк. Актив булу һәр җирдә бәяләнә һәм күренә торган сыйфат дип саный ул һәм: «Теләк булса, бернинди киртәләр юк», – дигән карашта яши.

«ЧЫН ИНЖЕНЕРГА КЫЗЫКСЫНУЧАНЛЫК, ҮҖӘТЛЕК ҺӘМ ТӨПЛЕЛЕК ХАС»

Ирек Шәйхетдинов - поликарбонатлар заводының фенол һәм ацетон җитештерүендә әйдәп баручы инженер, «Ел инженеры – 2025» бәйгесе җиңүчесе.

фото: Дмитрий Печенкин

Ул «Казаньоргсинтезга» 16 ел элек аппаратчы булып килгән. Ирекне башкалардан аерып торган төп сыйфат – ул системаны тулысынча күрә белү сәләтенә ия, шуңа күрә аның идеяләре оешмага яхшы икътисади нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә дә инде. Мисал өчен, аның һәм командасы алдында ИПБ (изопропилбензол) җайланмасын, искесен туктатмыйча эшләтеп җибәрү бурычы куелгач, күпләр моны мөмкин эш түгел, дип санаган. Ләкин Ирек бу мәсьәләне хәл итә алачагына ышанган. Нәтиҗәдә, хезмәттәшләре белән продукциянең бер тоннасын да югалтмыйча, эшне тиешенчә башкара алганнар.

«Кайчакта эштәге бурычлар хәл итеп булмаслык кебек тоела. Иң мөһиме – беркайчан да бирешмәү. Катлаулы мәсьәләләр инженерны туктатып калырга түгел, ә киресенчә, чишелеш эзләргә этәрергә тиеш. Мөмкин булган барлык юлларны кулланып карарга һәм шулардан иң нәтиҗәлесен сайларга кирәк. Бу максатка ирешү өчен инженерга иң кирәкле сыйфатлар – кызыксынучанлык, үҗәтлек һәм төплелек», – ди Ирек үзе. Хәзер аның кул астында 80 кеше эшли. Әмма Ирек үзенең иң зур уңышы дип нәкъ менә катлаулы процессларны бердәм механизм итеп җайга сала алу мөмкинлеген атый.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое