24 июльдә Халыкара үз-үзеңне кайгырту көне билгеләп үтелә.
Күпләребез өчен үзеңне кайгырту эштән тыш тормышка бәйле: кызыксынулар, ял, уңышларың өчен үзеңне сөендерү теләге. Тик чынлыкта үз-үзеңне кайгырту күпкә иртәрәк – һәркем үзен кирәкле итеп тоя торган мохит тудырудан башлана. Кайгыртуның нигезе – кешелекле мөнәсәбәт һәм уңышларны җәмгыять алдында тану, чөнки нәкъ менә шул рәвешле ялларда гына түгел, эш көннәрендә дә үз-үзеңне кайгырту мөмкинлеге барлыкка килә. Җитештерү процессында иң мөһим рольне хезмәткәр уйный һәм бу күренешне хәзер медиа өлкәсендә генә түгел, зур оешмаларда да күзәтергә була.
КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК – ҮЗЕ БЕР ТРЕНД
Эшне җансыз процесс кебек кабул итү модадан чыгып бара: хәзер эш һөнәри яктан үсеш урыны гына түгел, ә дуслар, фикердәшләр табу һәм шәхси үзбилгеләнеш формалашу урыны да. Һәркемнең хезмәте күренгәндә һәм кыйммәте булганда гына кешелекле нык элемтә формалаша. Россиядәге hh.ru платформасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә уңышлы корпоратив мәдәниятнең төп билгеләре – хезмәт хакы гына түгел, ә эшкә бирелгәнлек, эштән китүчеләр санын киметү һәм уңышларны ачыктан-ачык тану аша кыйммәтләрне ныгыту. 18–24 яшьлекләр, эш урынын сайлаганда, җитәкченең мөнәсәбәтенә һәм ачыктан-ачык мактау сүзләре ишетү мөмкинлеге булуына игътибар итә. Күп кенә оешмалар зур хезмәт артында аерым кешеләр торуын күрсәтергә тырыша. Индустриаль мохиттәге «кешелеклелек» трендын СИБУР да үстерә.
ГЕРОЙЛАР ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ БУЛЫРГА ТИЕШ
Мәсәлән, бу елның май аенда Казанда үзенчәлекле билбордлар барлыкка килде: Химик көне уңаеннан СИБУР шәһәр урамнарында «Казаньоргсинтез» хезмәткәрләренең портретлары урын алган билбордлар урнаштырды. Проектта 12 кеше катнашкан. Алар арасында машинистлар, инженерлар, смена җитәкчеләре, химиклар бар. Геройларның фотолары һәм җылы сүзләрдән гыйбарәт реклама корылмаларын аларның йортлары янына урнаштырганнар.
Виктория Макуха, СИБУРның Казан предприятиясендә оештыру эшләрендә үсеш җитәкчесе:
«СИБУРның җитештерү эшендәге һәр уңышының нигезендә – кешеләр, көн саен үз эшләренә белемнәрен, тәҗрибә һәм ихлас кызыксынучанлыкларын биреп эшләүче осталар. Химик көне уңаеннан без, инде күп еллар дәвамында җитештерү эшен үстереп кенә калмыйча, көчле команда формалаштыручы хезмәткәрләргә рәхмәт әйтергә теләдек. Бу проект – профессиональлек, җаваплылык һәм үз эшеңә тугрылыкның компания эчендә генә түгел, шәһәр дәрәҗәсендә дә танылуга лаек икәнен күрсәтү чарасы».
ДАИМИ КАЙГЫРТУ: ТУКЛАНУДАН АЛЫП, ПСИХОЛОГИК ЯРДӘМ АЛУ МӨМКИНЛЕГЕНӘ КАДӘР
СИБУР фәлсәфәсенең нигезендә – хезмәткәрләр өчен имин һәм уңайлы мохит тудыру. Ә кешене кайгырту исә көнкүрештән үк башлана. Мисал өчен, 2023 елда СИБУРның «Казаньоргсинтез» Казан предприятиесендә тулысынча ашханәләрне яңартканнар. Заводтагы туклану урыннары хәзер файдалы матдәләрне исәпкә алып төзелгән менюлы иркен заманча кафеларны хәтерләтә. Хезмәткәрләрнең шулай ук түләүсез дәвалау-профилактикага юнәлдерелгән меню буенча туклану һәм яшелчә, җиләк-җимешле салат-бардан куллану мөмкинлеге бар.
Предприятиедәге корпоратив мәдәниятнең тагын бер үзенчәлеге – уңайлы вахта: хезмәткәрләр эшкә метанда йөри торган уңайлы автобусларда бара.
Хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә дә зур игътибар бирелә. Биредә массаж креслолары, йокы капсулалары булган өч психологик бушану бүлмәсе һәм штаттагы психолог бар.
Хезмәткәрләр өчен диспансеризация үтеп, вакцинация ясатып һәм шәһәр поликлиникасына бармый гына эшкә сәләтсезлек белешмәсе алып була торган яңа медицина җайланмалары булган өч заманча сәламәтлек үзәге эшли. Бу рәвешле эш итүнең нәтиҗәләрен саннарда күреп була: Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына күз салсак, 2022–2024 еллар аралыгында «Казаньоргсинтезда» вакытлыча эшкә сәләтсезлек көннәренең уртача саны ике тапкырга –
12 көннән 6 көнгә кимегән.
Мария Нәбиева, Мәгълүмати технологияләр компаниясендә HR-җитәкче, карьера һәм идарә үсеше өлкәсендә консультант:
«Мин инде берничә ел СИБУРны күзәтәм һәм аларның заманча җитештерү оешмалары арасында корпоратив мәдәният үрнәге булуларын күрәм. Бервакыт мин социаль челтәрләрдә аларның хезмәткәрләре турында сериалга тап булдым – юмор һәм җылылык белән төшерелгән ихлас тарихлар, һәр эпизод үзәгендә – кеше. Зур җиһазның бер шөребе түгел, абстракт берәмлек тә түгел, үз холкы, борчу, хыяллары булган аерым хезмәткәр! Һәм бу бердәнбер очрак түгел, һәрнәрсәдә чагыла торган системалы эш: социаль челтәрләрдә, коммуникациядә, билбордларда. СИБУР җитештерү предприятиеләре турында стереотипларны җимерә, үзләрендә кешелек өчен мөһим әйберләр җитештерүче яшь буын эшләвен күрсәтә. Хәзерге зумерлар һәм үсеп килүче альфа буынга үзләренең зур һәм иҗтимагый әһәмияткә ия эшнең бер өлеше итеп тою мөһим.
Бәхетле кешеләрнең эш нәтиҗәләре дә яхшырак икәнлеге билгеле. СИБУР моны аңлый һәм эшне кеше тирәсендә оештыра. Минемчә, бу – кешелекле, заманча һәм киләчәкне исәптә тотып уйланылган иң дөрес юл».
Автор / Динара Зиннәтова
Тәрҗемә / Гүзәл Закирова
Нет комментариев