«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

«Хәзер авылда яшәүнең бер авырлыгы да юк»: авылда яшәүне сайлаган Теләче егетләре

Үз һөнәренә, туган ягына һәм иҗатка гашыйк егетләр Теләче районында яши икән.

Без моңа «Мин авылда калам» тапшыруы белән Баландыш һәм Үзәк авылларына кайткач инандык. Кышның бик салкын көненә туры килсәк тә, сәфәребез бик җылы, хәтта кайнар булды. Яшь җырчы, клуб директоры, укытучы белән сезне дә таныштырабыз!

«АВЫЛ – МИНЕМ ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫМ»

GALIMOV буларак танылган яшь җырчы егетне күбегез белә инде – җырлары интернет киңлегендә еш очрый. Данил Галимов үзе Теләченең Баландыш авылында яши. Ул гаиләдә бишенче, ягъни төпчек бала. Иң кызыгы – бертуганнарының барысы диярлек авыл җирендә төпләнгән. Төп йортта Данил әнисе белән генә яшәгәнлектән, хуҗалык эше аның җилкәсендә, ләкин егет эштән куркып торучылардан түгел: мал-туарын да карый, мәктәптә балаларга көрәш түгәрәге алып бара, ул арада җырчы Илнат Фәрхуллин концертларында чыгыш ясый, әле үзенең җырларын да чыгарырга өлгерә! Менә шундый җитез һәм тырыш егеткә кунакка килдек.

фото: Гүзәл Ракипова

«Мин кечкенәдән сәхнәдә җырлап үстем. Әнием 30 ел тәрбияче булып эшләде, ул балалар бакчасында безгә җырлар өйрәтте. Беренче җырым – “Кирәгең бер тиен” иде. Нәни Данилның җырга мәхәббәте шулай уянды. Ләкин ул вакытта бу ялкын кечкенә булгандыр, вакыт узган саен иҗат белән кызыксыну артты».

ТАНЫЛУ КИТЕРГӘН «МАТУРКАЙ»

Данилның «Матуркай» җыры яшьләр арасында шактый популяр, ул аның 16 яшендә иҗат иткән тәүге җыры.

«Казан педагогика көллиятендә укыганда, гитарада уйнарга өйрәнгәндә, язылган җыр ул. Башта кушымтасы язылды, аннары матур чыга бит бу дип дәвамын яздым. Ул вакытта социаль челтәрдә төрле җырларга каверлар төшерә идем. Җылы кайтавазлар килгәч, үземнең дөрес юлда икәнемне сиздем. Аранжировка ясаучы табып, “Матуркай” җырын яздырдым, иң очсызлы аранжировкалы җыр булды ул. Аның каравы, кешенең күңелен тиз яулады».

ДАНИЛНЫҢ ВИП-ФАНАТЛАРЫ

Данил физкультура бүлегендә укыган. Көллияттә укыганда ул ул җырчы Гөлнара Габидуллинадан вокал дәресләре ала башлый һәм укытучысы аңа югары белем алырга киңәш итә. Шулай итеп, Данил Казан дәүләт мәдәният институтына читтән торып укырга керә.

«Иҗатны да, спортны да бергә алып барам. Төп һөнәрем буенча да эшлим – авыл мәктәбендә көрәш түгәрәге алып барам, иҗатта да кайныйм. Ике ел элек җырчы Илнат Фәрхуллин шалтыратып: “Син матур җырлар чыгара башлагансың, минем төркемгә килмисеңме?” – дип чакырды. Мин ике дә уйламыйча ризалаштым. Мин кечкенәдән аның фанаты һәм шуңа нәкъ менә аның төркеменә кушылуыма бик шатмын».

Данил киләчәккә планнары турында сөйләргә яратмый, әмма безгә күңелендә йөрткән максатын чиште: Казанда үзенең сольный концертын куярга хыяллана. Шул максатын чынга ашыру өчен иҗат өлкәсендә тәҗрибә туплый, белем ала. Авылда малларын караганда да җырлый, «Алар минем вип- фанатларым. Мин җырлаганга күрә күбрәк сөт бирәләр», – дип шаярып та куя. Данилны Казанга озаттык та, Баландышның тагын бер тырыш егете белән танышырга киттек.

«КҮҢЕЛ ГЕЛ АВЫЛГА ТАРТТЫ»

Илсаф Тимербайев – Баландыш авылының мәдәният йорты директоры булып эшли. Ул да үзен белә башлаганнан бирле сәхнәдә кайнаган. Казан дәүләт аграр университетында укыганда авыл җирлеге башлыгы аны клубка эшкә чакыра. Илсаф озак уйлап тормый, хәзер инде бу вазифаны башкарганына 4 ел узган.

фото: Ярославна Газетова

«Киләчәгемне авыл белән бәйлисемне белә идем инде. Казанда дүрт ел уку дәверендә ял көне җитүгә, авылга ашкына идем. Шәһәрдә вакытта да күңел гел авылга тартты. Мин 9 нчы сыйныфтан соң театр көллиятенә керергә уйлагаң идем (Көлә). 11 нче сыйныфтан соң, аграр университеттагы «Тургай» театрына кызыгып килдем».

«БЕР УРЫНДА ТИК ТОРЫРГА ЯРАТМЫЙМ»

Илсаф үз эшенә баш-аягы белән чумган егет, төп белеме авыл хуҗалыгына бәйле булса да, «Тракторга утырырга теләгем юк», – ди. Бу өлкәдә дә тәкъдимнәр булган, әмма Илсаф үзен мәдәният өлкәсендә тапкан. Шулай да авылда яшәгәч, техника аның өчен чит нәрсә түгел.

«Мин бер урында тик торырга яратмыйм. Бу сезонда җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән эшли башладык, гастрольләргә йөрибез. Башта ике эшне алып барып булырмы дип борчылган идем, әмма кыенлыгын күрмим. Яшь кеше берәр эшкә керсә, аңа зур өметләр баглыйлар, менә шуны акларга тырышасың. Клубка эшкә килгәч тә, башта миңа карата “булдыра алырмы?” кебек карашлар булган иде, соңрак инде ышаныч артканнан-арты. Бәлки нәкъ менә минем яшь булуым да хәзер мәдәният йортына яшь буынны җәлеп итәдер. Авыл җирендә хәзер иҗат белән кызыксынучыны табарга авыррак. Ләкин без кул кушырып утырмыйбыз, яшерен талантларны ачарга тырышабыз».

«ХӘЗЕР АВЫЛДА ЯШӘҮНЕҢ БЕР АВЫРЛЫГЫ ДА ЮК»

Илсафка 26 яшь, әлегә өйләнмәгән, бу сорауга җитди карый, чөнки авылда кайтып яшәрдәй кызны эзли:

«Авылда егетләр калмавының сәбәбе – анда риза булып яшәүче кыз табу авыр. Мин кызлар белән танышкач, тел төбен аңлагач, аның да, үземнең дә вакытны әрәм итмәс өчен, сөйләшүне шунда туктатам. Хәзерге заманда авылга карата стереотип бар: авыл ул – саз, тирес дип уйлаучылар бар. Минемчә, бу карашны бетерү өчен бер-ике буын үсүе кирәк. Хәзерге вакытта авылда яшәүнең бер авырлыгы да юк».

«АВЫЛСЫЗ ТОРЫП БУЛМЫЙ, АНЫҢ ҺАВАСЫ ДА ЯКЫН»

Илсаф белән гамьле әңгәмәдән соң, без Теләченең Үзәк авылына юл тоттык. Биредә өченче героебыз – Артур Алексеев мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм укытучы булып эшли.

фото: Фирүзә Вәлиева

«Укытучы булырга хыялландым дисәм ялган булыр. 11 нче сыйныфка җиткәч,, бик озак уйлагач кына шул юлны сайладым. Мәктәптә икенче әтием – безнең директорыбыз, ул минем йөрәгемдә зур урын алып тора. Мин нәкъ менә аннан үрнәк алып, укытучы булырга карар кылдым».

«ХАТЫНЫМ АВЫЛДА ЯШӘРГӘ КАРШЫ ИДЕ»

Артур барысы да гаиләдән килә дигән фикердә. Туган җиренә карата мәхәббәте аның әти-әни тәрбиясеннән күчкән. «Авылсыз торып булмый, монда һавасы да икенче», – ди ул.

«Хатыным Лиана Азнакайдан. Ул башта авылда төпләнергә каршы иде. Ә мин бит ир-ат, үз характерымны күрсәтергә тиеш. “Кайтасың”,- дидем. Тәкъдим ясадым, никах укыттык. Теләчедә өй алып яши башладык, узган ел кызыбыз туды. Хәзер юри генә “Әйдә, шәһәрдә фатир алабыз” диюемә “Шәһәргә бармыйм” дип кенә җавап бирә! Кешенең фикерен үзгәртеп була, иң элек яшисе урынны алдан күрергә, тоеп карарга кирәк».

БИЮЧЕ БУЛЫРГА ХЫЯЛЛАНГАН

Артур күңеле белән иҗади кеше, биергә ярата. 9 нчы сыйныфтан хореография буенча китәргә теләгән, ләкин «Син кечкенәрәк әле» дип гаиләсе җибәрмәгән. Әмма Артур бу карары өчен үкенми, чөнки иҗатны ташламаган – бию коллективында катнаша. Шулай ук балалар белән эшен дә яратып башкара:

«Хәзерге балалар белән үзең дә актив булырга кирәк. Дәрестә “биеп” йөрмәсәң булмый, шул ягы авыррак. Аны тәҗрибә җыя-җыя булдырасың. Хәзер балалар белән эшләүдән бигрәк әти-әни белән эшләү авыррак», – ди Артур.

Теләче егетләре безне тырыш, һөнәрләренә тугры һәм иҗади булулары белән сокландырды. Авыл турында стереотипларны җимереп, менә дигән итеп яши бирә алар! Андыйлардан үрнәк аласы да, аласы әле...

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое