«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Мәгарифкә һәм укытучыларга мәдхия: «Белем» музеена сәяхәт
Новости
Лайфстайл

Мәгарифкә һәм укытучыларга мәдхия: «Белем» музеена сәяхәт

«Белмәү – гаеп түгел, белергә теләмәү – гаеп» – менә без дә күбрәк белергә теләп, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында урнашкан «Белем» музей комплексына барып кайттык.

Язмада музейның иң кызыклы өлешләренә тукталырбыз, һәм укучыларыбызны да анда барып, үз күзләре белән күреп кайтырга кызыктырырга өметләнәбез.

Сүз уңаеннан, безнең апрель саны тышлыгы да Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә әзерләнде. Институтның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе Габдулла Тукай исемен йөртә, шуңа бу коллаборациябез бик урынлы килеп чыкты.

Музей 2025 елның августында ачылган, әмма аның тарихы узган гасырга ук барып тоташа. «Белем» нигезенә 1985 елда оештырылган ТР Халык мәгарифе музее коллекцияләре салынган. Музей ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы һәм ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылган.

Музейга керешкә үк безне Нияз Хаҗиәхмәтовның татар халкының дәүләтчелек тарихына багышланган панносы каршы ала. Паннода тарихыбыздагы мөһим вакыйгалар, шәхесләр сурәтләнгән. Музейга башка төбәкләр, хәтта чит илләрдән дә килүчеләр бар икән, тарихка мөрәҗәгать итү шуны исәптә тотып эшләнгән.

«Белем» логотибына да аерым тукталасы килә – ул безнең күпләребезнең тәүге китабы булган «Әлифба»га мөрәҗәгать итеп эшләнелгән. Музейда шулай ук төрле еллардагы «Әлифба» һәм «Букварь»ларның тышлыклары һәм электрон вариантлары урын алган – теләгән кеше, үзен кызыксындырганын сайлап, укый ала. Шулай ук аерым витриналарда портфель һәм компьютерларның үсеш-үзгәрешен чагылдырган экспонатлар да бар.

Музей берничә өлештән гыйбарәт: биредә язу тарихы, мәгариф традицияләре, мәгърифәтче шәхесләребез, Татарстанда мәгариф үсеше тарихы, яшьләр һәм балалар оешмалары белән танышып була. Һәр бүлектә интерактивлар да урын алган: мәсәлән, зур форматлы Менделеев таблицасында һәр элемент өчьяклы фигура рәвешендә эшләнелгән: аны әйләндереп, элемент турында мәгълүмат укып, аның кайларда кулланылуын күрергә була.

ЯЗУ ТАРИХЫННАН – МӘГАРИФКӘ ТАБА

Төп экспозиция берничә тематик бүлектән гыйбарәт, алар аша узганда, без татар мәгарифе тарихының төрле чорларын бербер артлы йөреп чыга алабыз. Биредә татар халкы язуының барлыкка килүе, аның этаплап үсеше күрсәтелә. Интерактив форматта Күлтәгин язмаларының татар һәм рус телләренә тәрҗемәсен укып була. Шунда ук безнең тарихтагы графикаларның тәңгәллек таблицасы да бирелгән: анда рун язмасындагы хәрефләрнең башка графикалардагы нинди хәрефләргә туры килүен карап була. Бу таблица электрон форматта да бик кирәк!

МӘГАРИФ ТРАДИЦИЯЛӘРЕ ҺӘМ БЕРЕНЧЕ УКУ ЙОРТЛАРЫ

Алга таба музей безне мәгариф традицияләре белән таныштыра. Идел буе Болгар дәүләте чорыннан алып, ХХ гасыр башына кадәр белем бирү системасының нидән гыйбарәт булуы, Казан Император университеты ачылуы, төрле уку йортларының барлыкка килүе турында мәгълүмат бирелә.

Биредә махсус күзлек ярдәмендә Император университетының 1910 елгы аудиториясеннән алып заманча цифрлы аудитория һәм киләчәк аудиториясенә кадәр күрү мөмкинлеге бар. Шул ук бүлектә кечкенә генә мәдрәсә дә урын алган – анда аякларыңны бөкләп утырып, үзеңне мәдрәсә шәкерте дип күз алдына китереп була.

ЧОРЛАР: ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ РЕФОРМАЛАР

Музейда совет чорындагы мәгариф системасының тамырдан үзгәрүе күрсәтелә. 1920–1930 елларда яңа дәүләт системасы формалашуы, латин графикасына, аннары кириллицага күчү процессы аша без тарихның катлаулы, әмма шактый кызыклы чорын күрәбез. Сугыш еллары һәм аннан соңгы чор музейда аерым бер мохит белән бирелгән. 1940–1960 елларга багышланган зонада ул вакыттагы мәктәп тормышын чагылдырган предметлар урын алган.

«Республика һәйкәлләре» интерактивы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алырга чакыра, ә сугыштан соңгы елларны сурәтләгән экспонатлар – мәктәп формалары, фарфор сыннар – тыныч тормышка кайту чорын сурәтли.

1970–1980 елларга багышланган бүлектә мәҗбүри урта белем кертелү, һөнәри белем системасының үсеше сурәтләнә. Интерактив экраннарда күрсәтелгән фотодокументлар ярдәмендә ул чорның рухын тоеп була.

ЯҢА ЧОР: 1990 ЕЛЛАРДАН – БҮГЕНГӘ КАДӘР

1990 еллардан башлап 2010 елларга кадәр Татарстанда мәгариф системасының үзгәреше, милли белем бирүнең үсеше, югары уку йортларындагы реформалар – болар барысы да музейда бер чылбыр булып ачыла.

Заманча бүлек исә бүгенге көн мәгарифенең ничек үсүен күрсәтә: илкүләм проектлар, яңа форматлар, цифрлы мөмкинлекләр.

ИНТЕРАКТИВ БЕЛЕМ КИҢЛЕКЛӘРЕ

«Педагогик китапханә» зонасында төрле елларда басылган дәреслекләрне карап кына калмыйча, интерактив мәйданчыкларда эшләп тә була. «Өй китапханәсе», «мәгълүмат банкы», «тикшеренүче» һәм «вакыт угы» кебек бүлекләр белемне яңа форматта кабул итәргә ярдәм итә. Теләгән кеше биредәге китаплар фондына мөрәҗәгать итеп, музейның үзендә үк фәнни эшләр яза ала.

КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ ҺӘМ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР

Музейның иң «тере» һәм заманча урыннарының берсе – «Зур үзгәреш» бүлеге. Биредә төрле фәннәр аша һөнәр сайлау темасы ачыла: ботаникадан алып астрономиягә кадәр юнәлешләр тәкъдим ителә.

«Теләкләр трамвае»нда исә үзеңнең киләчәк һөнәреңә бәйле тест үтеп була – инде югары белем алып, эшли башлагач та, үзенең үскәч кем булырга теләгәннәрен белмәүчеләр өчен шәп инде бу.

ЯШЬЛӘР, УКЫТУЧЫЛАР ҺӘМ ХӘТЕР

Яшьләр һәм балалар оешмалары тарихына багышланган бүлектә совет чоры мохите тергезелә: пионер символикасы, архив фотолар, «Фотокуб» аша күрсәтелгән тормыш мизгелләре – болар барысы да узган чорны «терелтә».

Ахыргы бүлекләр укытучыларга багышланган: биредә аларның казанышлары, бүләкләре, педагогик династияләр тарихы урын алган. Педагогик династияләр дигәннән, биредә Татарстаннан 56 гаилә турында мәгълүмат бирелгән, әмма республикабызда андый нәселләр бик күп, шуңа мәгълүмат тулыландырылыр дип көтелә. «Белем»дә күрсәтелгән иң зур стажлы династия – Балтач районыннан, Битколов-Закировлар нәселенең укытучылык стажы – 1234 ел, нәселләрендә 48 кеше мөгаллимлек юлын сайлаган.

Музейның исеме җисеменә туры килеп тора – чын белем чишмәсе. Мондый тирән, шактый күп катламлы юнәлеш – мәгариф тарихы балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булырдай форматта бирелгән. «Белем» музеена күп кунаклар, үсеш телибез һәм журналыбыз укучыларын да бу уникаль урынны күреп кайтырга дәшәбез.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое