«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

«Апуш» татар балалар театр студиясе Тукай турында «Унөч» спектаклен тәкъдим итте

Унөч яшүсмер төнге музейда нишләп йөри? Алар биредә нәрсә эзли, ә ни аларга тынгы бирми?

Әлеге һәм башка сорауларга җавапны «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре үзләренең яңа куелышында табарга тырышалар.

13 апрель көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасында алар чираттагы премьераны тәкъдим итте. «Унөч» дип исемләнгән спектакль бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына багышланган. 

Куелыш башланыр алдыннан фойеда «Апуш» студиясе шәкертләре Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәлахова җитәкчелегендә Г.Тукайның шигырьләрен укып, көтеп торган тамашачыны сөендерде.

Пьесаның туу тарихы шактый үзенчәлекле. Авторы –  язучы, шагыйрә Гөлүсә Батталова эшкә алынганчы, яшь актёрлар белән башта режиссёр Булат Минкин шөгыльләнгән. Ике атна дәвам иткән тренинглар нәтиҗәсендә спектакльдә уйнаячак унөч «апушның» эчке дөньясын өйрәнелгән: борчулар, куркулар, сөенечләр – яңа әсәр уйнаучыларның әнә шул хис-кичерешләренә нигезләнеп язылган. Әсәрне студия җитәкчесе, актёрлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова куйды.

Спектакльгә килгәндә, биредә 13 бала катнаша. Әлеге исем болай гына сайланмаган. Аның Тукайның вафат булган елы – 1913 ел белән дә бәйлелеге куелыш ахырында әйтелеп узды. 

Әсәрнең сюжеты яшүсмерләрнең Г.Тукайның музейга төнлә керүе белән бәйле. Балалар, конкурс биремен үтәр өчен, реконструкция башланыр алдыннан музейдагы бөтен экспонатларны барлыйлар. Сәхнәдә торган зур коробкаларны һәм пакетларны актарып, ремонттан соң шагыйрьнең «рухы кача» дип борчылалар. Эскпонатларны кулга алып, балалар моннан йөз елдан артык яшәгән шәхеснең хис-кичерешләренә һәм фикерләренә чумалар. Тукайның оекбашы, көзгесе, фотоаппарат, искергән мендәре, Кырлайда аягын җәрәхәтләгән көрәге, көндәлек тормышта кимәгән, әмма фотода булган түбәтәе кебек әйберләре аның тарихын һәм уйлануларын тамашачыга ачып бирә.

Билгеле, «Апуш» студиясенең куелышлары балаларга актуаль булган темаларга нигезләнгән. Һәм әлеге спектакльдә дә һәр яшүсмернең көн дә кичергән хисләре җиткерелә. Актёрлар мәхәббәт эзләү, әти-әнинең өметләрен акламаска курку, көчле стресс кичерү һәм башка шушындый  проблемаларын тамашачыга җиткерде. Музей бинасында бикләнеп калган яшьләр рухи яктан үз эмоцияләре һәм авыр мизгелләрендә дә бикләнгән дигән фикер алга сөрелә. Алар елыйлар да, кычкыралар да, нинди дә булса ысуллар белән эчке дөньяларын бушаталар. Ниһаять, бары тик дуслары белән хис-кичерешләен уртаклашып, бер-берсен ишетеп һәм аңлап, алар «иреккә» чыга алалар.

Спектакль барышында геройлар күңел төбендә сакланган уйлары һәм Тукайның тормыш мизгелләре бер-берсенә үрелеп бара. Балалар иң башта шушы кызыксыну һәм биремне үтәү артыннан гына барсалар да, соңыннан үзләредәй төрле эчке халәтләре белән очрашалар.

Рольләрне башкардылар:

Гаяз – Аяз Әһлиуллин

Мәдинә – Мәдинә Галиәхмәтова / Нәсимә Насыйбуллина

Кәрам – Кәрим Галиев

Зәйтүнә – Зәйнәп Хөснуллина / Әминә Каюмова

Айнур – Райнур Хәбибуллин

Фәрия – Фәридә Гатина

Мәрҗән – Мәрьям Җаппарова / Илизә Шакирова

Илнур – Нәдир Шәрипов / Рифнур Нәҗмиев

Мостафа – Мостафа Закиров

Руслан – Аслан Миргаязов

Зәлия – Зәмирә Зарифуллина

Әмир – Әмирхан Галиев

Зәринә – Зәринә Галиева

Композитор – Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Миләүшә Хәйруллина

Рәссам-сценограф – Юлия Кораблева

Аранжировщик – Кирилл Фурсов

Сәхнә теле остазы – Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәлахова

Хореограф – Илья Леонов.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое