«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

«Мин кем әле?» моноспектакле – үз-үзләре белән гадел сөйләшүгә әзер булучылар өчен

Үзегездән «Мин кем әле?» дип сораганыгыз бармы?

Бигрәк тә бу турыда иҗат кешеләре уйланадыр: күңелләре төшкәндә, ә кайчак югарылыкка ирешкәндә яки инде кая барырга белмәгәндә, шул сорау аша кире үзләренә кайталардыр. Февральдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Казанга «Мин кем әле?» моноспектакле белән килде һәм тамашачыны шул хакта уйландырды. Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләренә нигезләнгән спектакльне без дә карап кайттык.

Соңгы арада яшь иҗатчылар моноспектакль жанрына ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Бу аларның кыюлыгы турында сөйли, чөнки сәхнәдә берүзең тамашачының игътибарын «тотып тору» җиңел түгел. Моның өчен тәкъдим итәсе әсәрең дә, үзең дә, чыгышың да халыкка кызыклы булырга тиеш. «Мин кем әле?» моноспектаклендә бу җаваплы рольне яшь актриса Физәлия Габидуллина башкарды.

МОНОСПЕКТАКЛЬ – МАКСИМАЛЬ АЧЫКЛЫК

Ул кичтә MOÑ театр мәйданчыгында иҗат кешеләре җыелган иде, минем урыным беренче рәттә Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән бергә туры килде. Ул башта ничектер шикләнебрәк, уйланыбрак утырды, янәсе «Рүзәлнең шигырьләрен ничек укырлар икән?». Шулчак сәхнәдә кара худи, чалбар кигән Физәлия барлыкка килде – тамаша аның монологыннан башланды:

«Моноспектакль ул бик авыр процесс. Ул – максималь ачыклык, гаять зур актёрлык осталыгы һәм син төнлә мендәреңә дә сөйләмәслек хисләр, сүзләр, фикерләр таләп итә. Ләкин бу процесс шундый мавыктыргыч, моңа баш белән чумасың, үз-үзеңне сынап карыйсың кебек. Безнең моноспектакльдә без күрсәтергә теләгән герой – үз һөнәренә чын күңелдән хезмәт итүче, үз һөнәрен яратучы, тырышучы теләсә нинди сәнгать кешесе була ала. Әйтик, рәссам, композитор, режиссёр, шагыйрь... Менә шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин. Ул да минем кебек “Мин кем әле?” дигән сорауга җавап эзли. Без барыбыз да бу сорауны үзебезгә бирергә тиеш».

«БУ МИНЕМ ӨЧЕН ЧЫН МӘГЪНӘСЕНДӘ ТӘҖРИБӘ»

Физәлия моноспектакльдә яңгыраган барлык фикерләрне, ягъни монологны үзе язган. Актриса фикеренчә, бу жанрның төп үзенчәлеге – сәхнәдә бары тик үзе генә булуында:

«Бу минем өчен чын мәгънәсендә тәҗрибә», – диде ул ахырда. Моноспектакль шәхсән мине беренче чиратта Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләренә нигезләнгән булуы белән кызыксындырды. Аның иҗатын яратучы һәм күбрәк үзе укуында тыңлап ияләнгән укучы буларак, башка кеше укуын ничек кабул итәрмен икән дип уйландым. Гомумән, алда куелган төп сорауга җавапны актрисаның нинди юллар белән эзләве дә кызыксындырды. Бу гадәти генә моноспектакль түгел, монда Физәлиянең уй-кичерешләре дә, тамашачы белән интерактив та, биюләр дә, шигырь дә – барысы да бар.

ИМПРОВИЗАЦИЯ, ӘҢГӘМӘ, ЭЗЛӘНҮ

Интерактив дигәннән, Физәлия бер урында киң худи, чалбарын кара ялтыравыклы кыска күлмәгенә алыштырды да, микрофон белән тамашачылар янына килде. Дөресрәге, безнең янга... Ярый әле янымда Ркаил абый утырган диеп сөендем – ул Физәлиянең сорауларына оста җавап биреп барды. Алар арасында мондый кыска диалог туды:

- Мине карарга килдегезмени?

- Юк, шигырь тыңларга.

- Ничек уйлыйсыз, ни өчен кеше сәнгатькә тартыла?

- Шәхес буларак үз-үзен расларга тырыша. Эгоцентризм.

Алга таба Ркаил абыйга бу импровизация ошап та китте ахры – ул актрисаның башка сорауларына да җавап бирүен дәвам итте. Шул рәвешле моноспектакль тагын да җанланды кебек.

Физәлиянең уйлары белән Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләре бергә үрелеп барды. Ләкин икесе арасындагы бәйлелекне тою авыр булды. Шуңа мин спектакльне сәхнәгә куйган режиссёр Зөлфия Галиуллина белән сөйләшеп алдым:

«Минем бурычым әлеге спектакльдә Физәлия белән Рүзәлне бер формага һәм идеягә салу иде. Моноспектакль булгач, артист үзе турында сөйләргә тиеш, шуңа күрә сценарийда тулысынча Физәлиянең уйлары, фикерләре. Рүзәл – конкрет язучы шагыйрь. Миңа шигырьләрдә сурәтләгән образлары ошый: нәфис һәм шул ук вакытта күңелгә бик таныш. “Мин кем әле?” дигән сорауны мин үземә дә еш бирәм. Иҗат эчендәме, гади тормыш ыгы-зыгысындамы. Әлеге сорауга җавап, башны югалтып очканда – җиргә төшерә, куллар хәлсезлектән аска төшкәндә – алга таба атларга көч бирә. Һәрвакыт кеше рәтендә тота», – диде режиссёр.

ГАДӘТИЛЕКНЕ «ҖИМЕРЕРГӘ» УЙЛАДЫК

Моноспектакль кую идеясе турында Чаллы театрының әдәби бүлек җитәкчесе, язучы, драматург, «Мин кем әле?» спектакленең сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева сөйләде:

«Чаллыда Гали Акыш лицеенда язучылар белән очрашуда Рүзәл үзе шигырь укыганда, укучыларның ничек “аһ” итеп тыңлаганын күрдем дә, «Театрда да шигъри бер кичә оештырырга иде» дип күңелемә салып куйдым. Баштагы ниятебез – авторның үзен чакырып, аның белән очрашу форматында үткәрү иде. Аннан гадәтилекне «җимерергә» уйладык. Рүзәлнең шигырьләрендә фәлсәфә, сызлану, эзләнү – барысы да бар, бер тапкыр гына үткән кичә булып калмыйча, күбрәк тамашачыга ирешүен теләдек».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое